Чыгышлар
статья по теме

Минем чыгышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_chygyshym.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе

                 «Актаныш авылы гомуми усеш бируче №2 балалар бакчасы»

 « Балаларны сөйләм теленә өйрәтүдә яңа укыту

             методик  комплектын куллану.»

                     ( Балалар бакчалары тэрбиячелэре эчен чыгыш)

                                  1 категорияле тәрбияче Гыйлфанова З.Р.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белэн гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе « Киләчәк» программасы кысаларында мэктэпкэчэ белем биру учреждениелэрендэ Татарстан Республикасы дэулэт теллэрен эйрэту программасы старт алды.

       Татарстан Республикасы Хэкумэте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рэислегендэ « Килэчэк » сериясенэ караган  Яна укыту-методик комплектлары,аларны гамэлгэ кую эшчэнлеген жэелдеру проблемаларына багышланган махсус « тугэрэк эстэл » артында сэйлэшу уткэрелде.ТР Хэкумэте башлыгы кутэрелгэн проблеманын утэ кэнузэк хэм дэулэти эхэмиятен билгелэп утте : «Без тиз арада балалар бакчаларына йэручелэргэ татар хэм рус теллэрен унайлы хэм нэтижэле итеп эйрэну эчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Теллэр узлэштеру байлык! Республикабызнын килэчэге булган балаларнын дэулэт теллэрен узлэштеру процессына мэктэпкэчэ яшьтэ ук старт биру-мэктэп,югары уку йортларында белем алу этабы эчен яхшы фундамент эзерлэу ул »,- диде И.Халиков.Балаларнын тэкъдим ителгэн укыту-методик комплектлары нигезендэ шэгыльлэнулэрен, беренче чиратта,мавыктыргыч хэм югары дэрэжэдэ профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады.Заманча педагогик технологиялэр белэн янэшэ мультимедиа чараларын хэм Интернет мэмкинлеклэренен кин файдаланылуы эчен Татарстан Республикасы Хэкумэтенен мул ярдэмен вэгъдэ итте.

      Яна укыту-методик комплетлар хакында суз алып барганда без татар гаилэлэре эчен рус телен хэм рус гаилэлэрендэге балалар эчен татар телен узлэштеруне эффектив итэ торган заманча эсбаплар турында сэйлибез.Барлык балаларнын да ике телне дэ яхшы белуе мэхим.

       Балалар бакчаларында дэулэт теллэрен эйрэту эчен укыту-методика комплекты тэзелгэн,анда тэрбиячелэр хэм ата-аналар эчен матур эдэбият жыентыклары,шулай ук татар хэм рус теллэрендэге аудио-видиоматериалларыннан торган комплектлар керэ.Программаны гамэлгэ керту процессында тэрбиячелэрне хэм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур.

     Алга билгелэнгэн максатларнын бер элеше « Туган телдэ сэйлэшэбез » укыту-методик комплекты ярдэмендэ гамэлгэ ашырыла.Уз чиратында,элеге УМК менэ нилэрне уз эченэ ала:

  1. Программа
  2. Тематик план
  3. Календарь кэндэлек план
  4. Эш дэфтэре (балалар эчен )
  5. Аудиоматериал
  6. Мультипликацион сюжетлар
  7. Курсэтмэ,таратма материаллар
  8. Диогностикалар

Анын максаты тубэндэгечэ билгелэнэ: мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телдэ дэрес сэйлэмен формалаштыру.Бала тирэ- юньдэгелэрнен сэйлэмен анлый алырга ;экренлэп  сузлек байлыгын арттыра барырга:сузлэрнен мэгънэсенэ тэшенеп ,жэмлэлэр тэзи белергэ хэм сорауларга  дэрес жавап бирергэ,шулай ук аралашунын тэрле формаларын  яхшылап узлэштерергэ тиеш була.(диолог,монолог.)

  Бу процесны тулырак ничек куз аллап булла сон ?

-табигать хэм социаль чынбарлык белэн табигый шартларда танышу.

- образлы уенчыклар,нэфис сэнгать образлары аша чынбарлыкны тану.

 - сэнгать эсэрлэре  буларак ,рэсемнэр аша тирэлекне танып- белу.

 - нэфис суз,ягъни эдэби эсэрлэр аша чынбарлыкны эйрэту.  

 « Туган телдэ сэйлэшэбез »методик кулланмалары эзер комплекслы- тематик план хэм проект рэвешендэ бирелэ. Куп проеклар балалар хэм элкэннэр тормышын чагылдыра .Бу уз чиратында ,безгэ,тэрбиячелэргэ балаларнын сэйлэм  эшчэнлеген оештыруда зур ярдэм.

      Укыту-методик комплектларнын тэп компонентларыннан берсе-эш дэфтэрлэре.Алар балаларга сузлэрне истэ калдырырга,аларны сузтезмэлэрдэ хэм жэмлэлэрдэ дэрес кулланырга бик нык ярдэм итэ,шулай УК сузлэргэ аваз анализы ясаганда булышлык итэ.Шулай ук тэрбиячегэ дэ материалны ныгытырга,эшчэнлеккэ кызыксыну уяту вакытында баланын хаталарын тэзэтергэ мэмкинлек бирэ.Балалар белэн эшчэнлекнен тэп максаты информацион-коммуникатив технологиялэр,уен- ситуациялэр,кургэзмэлелек кулланып тел эйрэту,аралашу телэге тудыру.Комплект хэрбер эшчэнлекне оештыру эчен тэсле матур кургэзмэ хэм таратма рэсемнэр,битлеклэр,аудиоязма,бармак театрын уз эченэ ала.Болар барысы да балаларнын суз байлыкларын ,сузлэрне отып калу аша хэтерен,зихенен устерэ хэм ин дэ отышлысы ,гади диологта катнаша белу кунекмэсен устерэ.

    Методик эсбапларда курсэтелгэнчэ тэрбия хэм белем биру балаларнын яшь узенчэлеклэрен искэ алып оештырыла. Шунысында искэрту мэхим  мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга гомуми белеем биру процессында каралган  барлык федераль дэулэт талэплэре дэ бу очракта утэлэ.

     Сэйлэмне камиллэштерудэ тэп бурычлар:сузлек эше,сэйлэмнен грамматик тэзелешен формалаштыру.

  авазларнын дэрес эйтелешен тэшендеру,бэйлэнешле сэйлэмгэ эйрэту

   эдэби эсэрлэр хэм халык авыз ижаты эсэрлэре белэн таныштыру.      

Балалар белэн эшлэудэ сузлек эше зур эхэмияткэ ия. Беренче чиратта сузлек запасы гомуми кулланыштагы сузлэр нэтижэсендэ арта.

 Икенчедэн куп тапкырлар кабатлау рэвешендэ сузлэрне ачыклау конкретлаштыру.

 Эченчедэн сузлэрне активлаштыру.

  Балаларнын сузлек запасын эйрэнгэн материалны тэркемдэ кабатлый хэм ныгыта алсыннар эчен хэр эшчэнлектэ хэм башка белеем биру элкэлэрендэ дэ курсэтмэлелеклэрне тарату материалларын мин узем бик утешле кулланыр идем .Бу курсэтмэлеклэрдэн  тэрле дидактик уеннар хэм кунегулэр уйлап табырга булла .Мэсэлэн «Кем тулырак эйтер», «Кем кубрэк сэйлэр ».УМКга кертелгэн экиятлэрне исэ бик телэп карар идем, аудиоязмаларны тынлар идем.

  Бигрэктэ балалар ел фасыллары хэм элкэннэр хезмэтен чагылдырган курсэтмэ рэсемнэрдэн хикэя тэзеп сэйлэргэ яраталар.Бу курсэтмэлеклэр  режим моментларында  тэрле энгэмэлэр оештырганда кулланырга бик унайлы.

   Сэйлэмнен грамматик  тэзелешен формалашуда тэп шарт булып тэрбияченен элкэннэрнен дэрес хэм граматалы итеп сэйлэшуе тора бит суз тэзелешенэ карата кунегулэр дэ монда узенен унай ролен уйнамый калмый.

  Схема рэвешендэ бирелгэн картиналарны экият иллюстрациялэрен экиятне эзлекле тэртиптэ итеп сэйлэргэ эйрэтудэ кулланырга була.Э таратма материаллар белэн балаларны диологик сэйлэмгэ эйрэтудэ зур этэргеч.

Сэйлэмнен аваз культурасын тэрбиялэу,диалог хэм монологларда бэйлэнешле сэйлэмгэ ирешу- шулай ук сэйлэм устерудэ алмаксатлардан санала.

   Шулай итеп балаларнын сэйлэмен устеру эчен югарыда курсэтелгэн мэсьэлэлэрне без хэрберсен аеры тугел,бары тик берлектэ чишэргэ бурычлы.Мисалга,сэйлэмнен грамматик тэзелешенэ эйрэткэндэ без элеге тэп бурычтан тыш,берьюлы авазлар эйтелешенэдэ аларны мэгънэ ягыннан дэрес кулана белугэ дэ игътибарны киметмэскэ тиешбез.

    Методик ярдэмлекнен « Туган телебезне эйрэнэбез » булеге балаларнын суз байлыгын арттыру  ,бэйлэнешле сэйлэм усешен эчтэлекне тасвирлап хэм хикэялэп сэйлэу, ижади фикер йэрту хэм анлатып бирэ белу кунекмэсе усешен тээмин иту эшчэнлеген билгели. Элеге булектэ шэгыль уткэру барышында граматалылык нигезлэрен узлэштеру эшенэ актив эзерлэу эше алп барыла.

     Сюжетлы рэсемнэр балаларда ижади эшчэнлек ихтыяжы тудыра ( хикэялэр тэзу )хэм формалаштыра,ижади фикерлэулэрен хэм образлы кузаллауларын активлаштыра.

     Мэктэпкэчэ эзерлек чорында балаларнын кечкенэ кулэмле тексларны  бэйлэнешле хэм эзлекле итеп сэйли белу кунекмэлэрен камиллэштеру дэвам итэ.УМК да бик куп эдэби эсэрлэрдэ сюжетлы рэсемнэр кулланырга мэмкинлек  бирелгэн.Эсэрне укыганнан сон ,логик сэйлэм формалаштыру максатыннан,эсэр сюжеты буенча энгэмэ оештырырга була. Минем тарафтан бирелгэн сораулар хэм биремнэр,баллада эсэрдэ тасвирланган вакыйгаларны сэйлэп бирергэ кызыксыну уята.Шигырьлэрне укыганда иллюстрациялэрне кулану бигрэк тэ отышлы.Чэнки балага шигырьнен эчтэлеген анларга хэм истэ калдырырга ярдэм итэ.

       Сэйлэм устерудэ тэп бурычларны анык билгелэу атналык эш планлаштырганда бик кулай.Хэр мэсьэлэнен узенэ курэ уз спецификасы бар. Шунын нигезендэ эйрэту ысуллары хэм алымнары алдан уйланылып сайлап алынырга тиеш.

   Балаларнын сэйлэмен устеру хэм туган телгэ эйрэту шэгыльлэрендэ кулланыла торган ысуллардан бармаклар белэн уеннар мисалын китерергэ мэмкин .Хэрэкэт активлыгы югарырак булган саен,нэнилэрнен сэйлэме тизрэк усеш ала.

    Мэктэпкэчэ яшьтэге сабыйнын сэйлэмен устерудэ туган тэбэк кэнкурешен эйрэтугэ корылган  материалларны системалы рэвештэ кулану бик эхэмиятле .Монда инде жирле халыкнын гадэти кэнкурешен,яшэу шартларын,зурлар башкарган эшлэрне, гореф-гадэтлэрне,бэйрэмнэрне,милли характердагы хэрэкэтле хэм эстэл уеннароын ,татар халык авыз ижатын,рухи идеалларны ,татарнын узенэ генэ хас ижат иту ысулларын, татар рэссамнарынын сэнгать эсэрлэрен,республикабызга гына хас табигый климат шартларын эйрэту аша сэйлэм усешенэ ирешу кузаллана.

     Экскурсиялэр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый узгэрешлэрне кузэту,элкэннэрнен эшчэнлеген карап бэялэу,татар хэм рус рэссамнарынын рэсемнэре буенча диалоглар,бэйлэнешле гыйбарэлэр тэзу,татарча мультфильмнар карап фикер алышу;тэшенуе жинел булган жырлар,экиятлэр,классик музыка тынлау;спектакльлэр тамаша кылу;махсус оештырылган сэйлэм ситуациялэре-сэйлэмгэ эйрэту процессында шушы бик тэ утемле ысулларны кулана алабыз

       Татарча сэйлэмне эффектлы узлэштерудэ туган тэбэк материаллры  ин мэхимнэреннэн.Ни эчен дигэндэ,ул мэктэпкэчэ яшьтэге баланын тирэ-юньне кабул итуенэ ,тоюына,уз  «мин» ен тануга нигезлэнэ.Укыту методик комплекты куллануны гомуми белеем биру процессынын федераль дэулэт талэплэренэ туры китереп, яшь узенчэлеклэре буенча тэркемнэр хэм башлангыч мэктэп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез.

                          Кулланылган эдэбият.

  1. Туган телдэ сэйлэшэбез. Ф.В.Хазратова,З.Г,Шэрэфетдинова,

                                                 И.З.Хэбибуллина.

2.Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы:авазларны уйнатып.

                                                                                         Р.К.Шэехова.

     3.Татарча сэйлэшэбез.З.М.Зарипова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем чыгышларым

Минем чыгышларым. Балчык серләренә өйрәтү....