"Сан"
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Кашапова Гузель Нургалеевна

План - конспект нод в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san.docx13.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сан.

Бурычлар: Коммуникатив технологияләр, уен ситуацияләре, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиhен үстерү.Тел байлыгын баету.Өйрәнгән сүзләрне актив кулланышка кертү мөмкинлекләрен үстерү.

Җиhазлау: Уенчыклар куян, аю, ат.Алма муляжы.Бармак театры атрибутлары.hәр бала санынча 1дән 5кә кадәр  ат рәсемнәре төшерелгән битләр.

Метод: Дуаль метод, авазлар ассоцияциясе методы.

Өйрәтү технологияләре: Ком уен терапеясе, уен технологиясе, үстерелешле өйрәтү технологиясе.

                                                        Эшчәнлек барышы.

1. Тәрбияче керә.Балалар урындыкларда утыралар.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез.

-Хәлләр ничек, Артем?

-Яхшы.Рәхмәт.

-Син кем?

-Мин Максим.

-Син Колямы?

-Юк, мин Саша.

-Син әбиме?

-Юк, мин кыз.

2. Бармак уены “Гаилә”. Бармак театры атрибутларын кулланып, гаилә әгъзаларын әйтү.

-Бу кем?

-Бу бабай.

-Бу малаймы?

-Юк, бу кыз.

-Бу әтиме?

-Юк, бу әни.

-Балалар, әйдәгез аларны саныйбыз.

-1,2,3,4,5.

(2-3 баладан санатырга була)

3. Дидактик уен “Кем юк?” “Ничә?”

Уенны интерактив тактада да оештырырга була. Бала такта янына чыгарыла.Анда 5 гаилә кешесе сурәтләнгән рәсем.Бала аларны атый. Бер рәсем алына. Сабый кем юклыгын әйтә hәм ничә калганын саный.

-Кем юк?

-Әни юк.

-Сана ничә калды?

-Дүрт.

(Берничә бала белән уйнарга була)

4.Дидактик уен “Ком уен терапеясы”

 Балалар тәрбияче янына киләләр. Алар алдына тартма белән ком куела. Анда 4 төрдән булган уенчыклар яшерелә. Балалар уенчыкларны алалар hәм бер төрдән булганнарын берләштереп саныйлар.

-Ничә алма?

-2 алма.

-Ничә куян?

-4 куян.

-Ничә аю?

-3 аю.

-Ничә ат?

-1ат.

-Балалар, лошадь татар телендә ничек атала?  Мин сезгә хикәя укыйм, шуннан чыгып без аның татар телендә ничек аталуын истә калдырырга тырышырбыз.

(Р.К.Шаехова “Раз- словечко, два- словечко” 30бит,2002 ел.)

Ат сүзен кабатлау, җырлап карау, шыпырт кына әйтү, кайтаваз уенын уйнау.

 5. Уен: “Кайтаваз”

Тәрбияче: Ат.

Балалар: Ат.  

- Коля, мә ат.(Тәрбияче ат уенчыгын балага бирә, шул рәвешле hәр бала ат сүзен кабатлый)

-Рәхмәт.  Оля, мә ат.

(Уен hәрбер бала белән уйнала)

  6. Дидактик уен: “Сана, ничә?” Нәниләргә 1дән 5кә кадәр ат сурәтләнгән рәсемнәр таратыла .  

-Оля, ничә ат?

-Ике ат.

-Коля, ничә ат?

-Дүрт ат.

7. Җыр. Аудио тыңлау, җырлау.

Бер, ике, өч, дүрт, биш аю,

Зур аю, матур аю.

 Бер, ике, өч, дүрт, биш ат,

Зур ат, матур ат.

  Тәрбияче:Әфәрин, балалар, хәзергә мин сезнең белән саубуллашам. Саубулыгыз.