«Шәһәр бәйрәме”
материал (старшая группа) на тему

Хафизова Гульуса Анасовна

Мәктәпкәчә хәзерлек балалар төркеме өчен , Гөлзада Әхтәмова шигырьләре кулланып әзерләнгән кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhr_byrme.docx19.4 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет учреждениесе 6нчы «Башакчык»  балалар бакчасы  Алабуга муниципаль районы Татарстан Республикасы.

«Шәһәр  бәйрәме”

Мәктәпкәчә хәзерлек балалар төркеме өчен , Гөлзада Әхтәмова шигырьләре кулланып әзерләнгән кичә.

6нчы балалар бакчасы

Татар теле  тәрбиячесе

Хафизова Гөлүсә Әнәс кызы.

Алабуга 2014ел.

Максат: балаларны Алабуга шагыйрәсе Гөлзада Әхтәмова шигырьләре белән таныштырып, аларда туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисләре уяту.

Җиһазлау: күл буе күренеше, агачлар.

Костюмнар: Үрдәк, Акбай, чеби, куян, төлке, аю, Шүрәле.

   Күл буе күренеше. Анда таллар үсә. Кояш кыздыра. “Бак-бак-бак-бак”дип , күл буена үрдәк килә. Күлгә төшеп су коена. Батулла сүзл., Мөхтәр Минхаҗев көе. “Бакалар җыры” Үрдәк бии.

Үрдәк

1,2,3-утырам,

1,2,3 –мин торам,

1,2,3-сикерәм!

Үрдәк күлне ярата,

Иренми бака тота.

Тик шулай да туймый ул,

Йөгереп өйгә кайта.

  • Каршылагыз бак-бак-бак
  • Ачты, бик ачты тамак.

(Үрдәк күл буенда ята,кояшта кызына. Кошлар сайраган тавыш ишетелә. Өгерә-йөгерә күл буеннан эт чабып бара.

Үрдәк. Әй, тукта әле! Синең исемең ничек?

Эт .Минем исемем Акбай, һау-һау.

Үрдәк. Син кая барасың?

Эт . Һау-һау. Кызык сорау. Алабугада бәйрәм-шәһәр көне. Шунда ашыгам.

Үрдәк. Ә-ә-ә. Алай икән.

(Ашыга-ашыга чеби керә)

Чеби. Теп-теп-теп.

 Үрдәк. Тукта, әле! Синең исемең ничек?

Чеби. Кеп-кечкенә чебичек

            Тартмадан килә төшеп.

            Мин сорыйм “Исемең ничек?”

            Ул әйтә: “Чеби-чеп-чеп!”

             Белмәскә шуны ничек?

             Чеп-чеп-чеп. Чплим ярма.

              Тары ярмасы бармы?

Үрдәк.  Кая барасың Чебичек?

Чеби.  Алабугада бәйрәм-шәһәр бәйрәме. Шунда ашыгам.

Үрдәк. Туктагыз әле, мин дә сезнең белән барам.

Акбай һәм Чебичек. Әйдә-әйдә...

Үрдәк. Мин дә барсам бәйрәмгә,

    Вакыт үтмәс әрәмгә!

(Музыка уйный. Акбай, Чебичек һәм Үрдәк бергә чыгып китәләр. Урманга барып керәләр.)

Акбай.  Тукта, нәрсә бу? Кем йоклап ята монда?

(Аланда кемдер йоклап ята. Акбай аның янына килә, төрле яктан карый, һау-һау дип өрә Чебичек белән Үрдәк янына борылып:

-Берни ишетми, берни күрми!

(Үрдәк бак-бак-бак дип кычкырып, уятырга тырыша. Акбай белән Чебичеккә эндәшә)

 

Чебичек( йоклап ятучының колагына килеп бик каты итеп кычкыра: теп-теп-теп-теп! Куян сикереп тора да агач артына поса)

Акбай. Куян ич бу! Син монда нишләп ятасың? Алабугада бәйрәм икәнен белмисеңме әллә?

Куян. Менә тагын ак куян

           Белмим кая чабадыр?

           Алдан-арттан күрә ул,

           Күзе кылый шуңадыр.

            Мин Куян, Куян,

            Кечкенә генә.

            Бик йомшак кына!

            Ике колагым

             Озынкай гына

            Аякларым җиңел

            Мамыктай гына.

Акбай. Безнең белән барасыңмы?

Куян. Барам! Барам!

(Музыка яңгырый. Озак кына урман буенча баралар. Каршыларына төлке чыга)

Төлке. Кая шулай чабасыз?

              Кызыксынам чамасыз!

Үрдәк. Акбай, Чебичек.

              Алабугада бәйрәм...

              Шәһәр бәйрәме...

              Шунда ашыгабыз

Төлке.  Ә-ә-ә, шулаймени!? (Төлке иснәнә-иснәнә үрдәк янына килә.) Әһә, нинди тәмле үрдәк! Хәзер мин сине ашыйм!

(Үрдәк кача. Төлке Куян янына килә.) Нинди тәмле куян! Хәзер ашыйм!

(Куян чабып китә. Акбай өрә-өрә Төлкене куа. Ул куркып кача. Бу тавышка Аю чыга.

Аю. Бу нинди тавыш? Кем уятты мине?

Акбай.  Ачуланма инде, Аюкай, йокыңнан уятканга,

                Без килдек синең яныңа, тик сине яратканга.

                Аюны усал, диләр .

                Аюдан куркалар да.

                 Әйбәт ул китапларда.

                 Куркыныч урманнарда.

Үрдәк. Аһ, эш харап, эш харап,

              Аюга булмый ярап!

Аю.  Мин сезне тотам!  (Барысын да куа, үрдәкне эләктереп ала)

Үрдәк.  Аю абзый җибәр безне. Без ашыгабыз.

Акбай. Чебичек, Куян.

             Алабугада бәйрәм. Шәһәр бәйрәме. Шунда ашыгабыз.

Аю. Мин дә барам.

(Озак кына баргач, Аю арый . Йоклап та китә)

Акбай. Әйдәгез уйныйбыз!

(Мәликә уены башкарыла.)

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Төлке. Сез мине гафу итегез. Мин сезгә тимәм.

Акбай. Син безнең белән уйныйсыңмы?

Төлке. Уйныйм, уйныйм.

(Уен дәвам итә. Шулвакыт Шүрәле килеп чыга.)

Шүрәле. Минем урманымда нишләп йөрисез? Кем сезгә монда уйнарга рөхсәт итте?

Акбай.Тукта әле, Шүрәле. Кызма әле.

Үрдәк. Алабугада бәйрәм .Шәһәр бәйрәме.

Акбай. Шунда ашыгабыз.

Шүрәле. Шулаймени? Ярый алайса, башта сез минем күңелемне күтәрегез.

Акбай. Без сиңа биеп күрсәтәбез. (барысы бергә “Әйлән-бәйлән җырын җырлыйлар һәм бииләр). Роберт Миңнуллин сүзләре, Фуат Әбүбәкеров музыкасы.

Сез дә безгә кушылыгыз –

Без шатлык таратабыз.

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Куш-та

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр ул – канат, җыр ул – бәйрәм.

Без биибез тыпыр-тыпыр.

Без биибез тып та тып!

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Куш-та

Ягез сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Куш-та

Шрәле. Бик яхшы биедегез, бик яхшы җырладыгыз да.

Куян. Әйдәгез. Күз бәйләшле уйныйбыз.

Шүрәле. 1,2,3,4,5...10 (Күзләре каплаган яулыкны чишә. Як-ягына карана - берк–м дә юк. Эзли.Елый. Барысы да аның янына киләләр.)

Акбай. Нәрсә булды Шүрәле? Нигә елыйсың? Әйдә безнең белән бәйрәмгә. Барысы да Алабугада. Алабугада бәйрәм.

 Гәрәй Рәхим ,Анатолий Рет сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе

“Алабуга –якты кала” (Мой светлый край Елабуга) җырына  балалар шарфлар белән бию башкаралар.

Уртанчылар төркеме “Мин үсәм” җырын башкара

Мин үсәм, үсәм, үсәм.

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя,

Юлларыма гөл сибә.

Мин барам, барам, барам,

Бакчада белем алам.

Бакча да мине сөя,

Кояштай якты бирә.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Туган телемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм,

Туган илемне зурлыйм.

Шуның белән бәйрәм тәмам.