РАФАИЛ ТӨХФӘУЛЛИННЫҢ КҮҢЕЛ КЫНГЫРАУЛАРЫ.
консультация на тему

Галиева Гульюзем Гумаровна

Бу материалда боек язучы Р.Тохфатуллин ижаты хэм  аны борчыган куп кенэ соруларга жавап эзлэнде...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rafail_tokhfullinnyn_kunel_kyngyraulary.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

    Галиева Гөлйөзем Гөмәр кызы

 Әлмәт шәhәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 58 нче “Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы.

Әлмәт шәhәре.

РАФАИЛ ТӨХФӘУЛЛИННЫҢ КҮҢЕЛ КЫНГЫРАУЛАРЫ.

Чын язучы кайчан, нидән башлана? Аңа иҗат итә башларга ниләр сәбәпче була? Р. Төхфәтуллин әдиплек биеклегенә ничек күтәрелгән? Аның иҗаты башка язучылардан нәрсәсе белән аерылып тора?  Шушы һәм башка бик күп кенә сораулар миңа Р. Төхфәтуллин иҗаты белән якынрак танышырга сәбәпче булдылар. Шулай итеп мин аның белән танышуымны язучының биографиясеннән башладым.

 Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәр мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач, Донбасска китеп, Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый, аннары берникадәр вакыт шахтада забойщик булып эшли. 1941 елның октябрендә эвакуация белән туган якларына кайта һәм унынчы класста укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта, кыска сроклы курсларга йөреп, тракторчы профессиясен үзләштерә. 1942 елның августында Р. Төхфәтуллин армиягә алына һәм, алты ай чамасы хәрби училищеда хәзерлек курсы үткәннән соң фронтка җибәрелә. Башта — пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында, ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945 елның январенда армия хезмәтеннән азат ителеп, Р. Төхфәтуллин туган авылына кайта. Шул вакыттан алып 1957 елның көзенә кадәр ул Яңа Кенәрдә чыга торган «Кызыл юл» район газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1957—1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1959 елның июненнән ул — профессиональ язучылык хезмәтендә.

Р. Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Шул вакыттан бирле узган өч дистә ел эчендә әдип берничә пьеса, җиде повесть, йөздән артык хикәя һәм очерк иҗат итә, рус һәм татар телләрендә егерме җиде китап бастырып чыгара.

1959 елда Р. Төхфәтуллин нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп килә. Нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә.

Рус теленнән тыш, Р.Төхфәтуллинның аерым әсәрләре күмәк җыентыкларда казакъ, үзбәк, каракалпак, чуваш, башкорт, телләрендә, ә «Җиләкле яланнар» исемле повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» («Совет әдәбияты») журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.

Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р. Төхфәтуллин 1974 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде, ә 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Р. Төхфәтуллин—1955 елдан СССР Язучылар союзы члены булган.         Язучының биографиясе белән танышкач, мине аның иҗаты тагын да кызыксынуга салды, шулай итеп мин аның иҗаты белән тирәнтен таныша башладым.  Р. Төхфәтуллин бик күп поветлар,хикәяләр иҗат иткән: “Авылым хикәяләре” (1959), “Йолдызым”(1960-1961), “Таныш көй” (1964), “Бөтнек үләне исе” (1972), “Тамчылар ни  сөйли” (1964), “Китә казлар” (1976), “Акбуз  ат” (1979) һәм башка бик күп әсәрләр.                                                        

Ул узенең иҗатында сугыш һәм сугыштан соң чор кыенлыкларын айлар-еллар буе үз җилкәләрендә күтәреп, түзгән һәм җиңеп чыккан колхозчылар, авыл тормышын сурәтли. Аның бу елларда иҗат ителгән әсәрләре гади кешегә шул кадәр якын ки, хәттә алар Р. Төхфәтуллин әсәрләрен укыганда үз тормышларын янадан кичергән кебек булалар. Мәсәлән “Авылым хикәяләре” һәм “Йолдызым” әсәрләренең геройлары бүгенге көндә дә безнең араларда очратырга була, аларның холыклары, килеш-килбәт, рәвешләре дә узебезгә охшаган. Язучы укучыларын  нәкъ менә шушы алымы белән үзенә җәлеп итеп тора да инде.  Рафаил Газиз улы Төхфәтуллинның иҗатын тагын да үзенчәлекле итә торган сыйфат ул—буыннан-буынга күчеп килә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау.Әдип бу  күренешләргә лирик буларак төсле призма аша карый, әмма бу тормышны ал төсләргә ману, укучыны хыял болытларына күтәрү дигән сүз түгел. Р. Төхфәтуллин гади кешеләрнең гаҗәеп бай күңел байлыгын күрә, шуларга соклана. Авторны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән саф тойгы— туган як кешеләренең олы эшләре, тормышларына соклану тойгысы. Бу сурәтләүләр “Таныш көй” хикәясендә нык чагылыш таба. Бу хикәя нәни  кешегә мәхәббәт белдергән юллар белән башланып китә:                                                        

 “...Бала йоклый. Йодырыкланган нәни кулларын ян-якка ташлаган. Нәфис буынтыклы аяклары, тездән җиңелчә бөгелеп, түшәккә сеңгән.....”                “...Ана елмая, ягымлы назлы зүзләр пышылдый: ”И минем сөеклем, и минем чибәрем, улкаем минем”. Куллары бик сак, бик йомшак итеп “усалкай”нын ефәктәй чәчләрен,алмадай битләрен, кайдадыр тырмалып өлгергән йомры тезләрен иркәләп сыйпый”.[1:24б]

 Менә шушы юллар аша язучының йөрәгендә күпме мәхәббәт, күпме саф хис, күпме ярату икәнен ачыкларга була. Нәкъ менә шушы юллар әдәбиятка яңа, чын язучы килүен хәбәр итәләр дә инде. Бу —Р. Төхфәтуллин иҗатының үзәгендә торучы иң мөхим мотив.Мәхәббәт хисе язучынын бик күп әсәрләрендә чагылыш таба.                                                                          

 “Таныш көй” әсәрендә язучы төп герое Гөлфиянең тормыш юлын сурәтли. Героиняның эчке халәтен ул бик матур итеп яза: көзге яңгыр...һәм  исеме дә онытылган әмма таныш көй:                                                                    

”...Тып-тын булып калды. Тик каядыр еракта ялгыз гармунчының ниндидер моңсу да, ашкынулы да бер көй уйнавы гына ишетелә.Бик таныш көй бу. Кая ишеткәне бар соң эле Голфиянең бу көйне?...” [1:35 б]                            

Күңелнең борчылып эзләнүе,эчке бер канәгатьсезлеге аркылы геройның савыгуын “Бөтнек үләне исе” дигән хикәясендә дә очратабыз.Бу әсәрдә салкын җил, карлы-бозлы яңгыр, пычраклардан курыкмаска күнеккән нефтьчеләренең көндәлек эшләре тасвирлана.                                            

Язучының сәнгать әсәрләренең кыйммәтле бер хасиятенә — серлелеккә еш мөрәҗәгать итә һәм сокландыргыч романтик образлар тудыра:                                             ”...Төш диген шуны...Төне буе ниндидер бер үлән белән саташып чыкты Җаббар. Телем-телем куе яшел яфраклы, аксыл сабаклы бер учлам үлән күз алдында гына тирбәлә дә тора бит...” [2:71 б]  Гаҗәп сыйфатлы бу үлән гади бөтнек үләне булып чыга.                                          

 Р. Төхфәтуллин — авыл язучысы һәм  туган җирдән беркайсан да аерылып китмәс шикелле.Авылнын сугыштан  соңгы кыенлыкларын әдәбияттә яшермичә, турыдан- туры ачып салучыларның да беренчеләреннән ул буды диеп әйтсәк бер дә ялгышмабыз мөгаен. Бу “Авылдашым Нәби” һәм “Йолдызым” повестьларында нык чагыла. Мәсәлән:  

”...Нәби бригаданың атларын бер үзе карый. Сәрвар фермада өч-дүрт кеше өчен сыер сава...”. [1:80 б]  Нәкъ менә мондый кешеләр  башкалардан да хезмәттә олылап карауны таләп итәргә хаклылар. Әсәрдә ” хезмәт кешесе — җирең терәге” дигән фикер алга сөрелә.Авторнын хезмәт кешесенең олы ихтирамы бу әсәрдә ачык сизелеп тора.

 Р. Төхфәтуллин    прозасы лирик буяларга бик бай. Мондый детальләр күп очракта табигать бизәкләрен кешенең рухы, эчке дөньясы белән янәшә куеп, сокландыру рәвешендә биреләләр. Язучынын геройлары өчен туган-үскән жир табигате тормышларының аерылмас бер кисәге. Мәсәлән:

”... Сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул  яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма...” [3:265 б]

 Әдипнең әсәрләрендәге унай геройлар ,барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңнел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы күркәм сыйфатлар белән билгеләнә. Иң алгы планга кеше хисләренең самимилеге куела. Мондый геройлар укучыда әлбәттә мәхәббәт хисе уятмыйча кала алмый.

Шулай итеп мин  Р. Төхфәтуллин ның заман,тормыш барышы турында уйланучан һәм укучыны да уйландырырга мәҗбүр итә торган әдип булуына инандым.   Кешенең  кешелеклеген, күңел байлыгын, гүзәллеген таный белү, гадилек, хаклык — болар барысы да язучының әсәрләрендә чагылыш таба. Язучы гаделсезлек, хаксызлык, кеше күңелен рәнҗетү кебек күренешләргә дә бик сизгер.

 Р. Төхфәтуллинның иҗатын өйрәнгәч,түәндәге фикергә килдем: кешеләр өчен дә, башкалар өчен дә яшәүчеләр күп икән. Язучының әсәрләрендәге  Гөлфияләр, Нәбиләр традициясе әдип иҗатында кимеми, саекмый. Автор безне шундый кешеләрнең яналары белән таныштыра тора — шул ук вакытта ул үз-үзен дә кабатламый.

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый.Талантлы язучынын лирик  прозасы эзләнүләргә, тәҗрибәләргә бик бай. Бу иҗатнын нигезендә үз халкынны ярату,туган җиреңнең шифалы йогынтысы ята.

Кулланылган әдәбият.

  1. Р. Төхфәтуллин.Сайланма әсәрләр.1 том.Казан. Татарстан китап нәшрияте.1982
  2. Р. Төхфәтуллин Акбуз ат.Казан . . Татарстан китап нәшрияте.1977
  3. Р. Төхфәтуллин. Хикәяләр һәм повестьлар.Казан.Татарстан китап нәшрияте.1973