Проектная деятельность на тему " Осень"
проект по теме

Этот проект поможет узнать и открыть для себя много нового и интересного о золотом времени года-ОСЕНЬ!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Проект: "Көз"

Уртанчылар төркеме

1. Проектныңтөре:иҗади эзләнү.

2.Проектныңдәвамлылыгы: 1 ай.

3.Максат:көз көне табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү.

4. Бурычлар:

1. Бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерыпкую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын,сиземлләүмөмкинлекләрен үстерү; сөйләм телен үстерү.

2. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисен тәрбияләү.

3. Сүзлекне активлаштыру,“салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”, “кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”;“кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау;

5.Проектның этаплары:

1.Әзерлек этабы.

- Проектның темасын уйлап,максатын,бурычын кую.

- Проектның перспектив - тематик планын төзү.

- Әти- әниләрне проект планы белән таныштыру.

- Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп,чыганаклар туплау.

2.Төп этап.

-Әңгәмәләр;

-Күзәтүләр алып бару.

-Дидактик үстерешле уеннар уйнау.

-Мөстәкыйль чаралар.

-Матур әдәбият белән танышу.

-Экскурсиягә бару.

-Табышмаклар әйтешү.

-Күргәзмә:көзге яфракларны ябыштыру.

-Рәсем ясау.

-Уеннар уйнау.

-Җырлар өйрәнү.

3.Йомгаклауэтабы:“Көз бәйрәме”.

6.Переспектив-тематик план "Көз".

Эчтәлекнең тәртибе.

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Әти-әниләрбеләнбалаларныңбердәмэшчәнлеге.

1.

Практик гамәли эш- көзге агачларны күзәтү.

Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру,көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.Үстерешле уен "Бу яфрак кайсы агачтан?"

Төсле яфраклар җыю,яфраклар белән бию,аларны очыртып уйнау.

Бакчадан кайтканда төрле яфракларны җыеп киптерергә , яфраклардан букет ясарга.

2.

Әңгәмә: “Без көзне яратабыз".

Үстерешле диалог.Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.

Дидактик уен: "Көз билгеләрен әйт".

Көз турында табышмак уйлап чыгару.

3.

Рәсем ясау:

"Алтын көз"

Көз турында шигырь сөйләү.

Рәсемнәр ясау.

Конкурска рәсем ясау.

4.

 Л.Леронның "Яфрак бәйрәме" шигырен уку.

Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,тәрбияче артыннан сәнгатьле итеп кабатлау.

"Яфрак бәйрәме"җырынаяфраклар булып бииләр.

Көзге яфраклар турында шигырьуйлау.

5.

Кисеп ябыштыру: "Көзге байлыклар"

Дидактик уен "Табышмак әйтәм- тап",сорауларга җавап бирү.

Эчтәлек буенча кисеп ябыштыру

Киптерелгән яфраклардан композиция төзү.

6.

Җыр өйрәнү

"Алтын яфраклар очалар"(И.Шәмсетдинов көе,Җ.Тәр- җеманов сүзләре)

Җыр эчтәлеген аңлату,сорауларга җавап,җырларга өйрәнү.

Сүзләрне матур аңлаешлы итеп җырлау.

Җыр сүзләрен ныгыту.

7.

Экскурсия

"Көзге бакча"

Сорауларга җавап бирү,

"Көз һәм яңгыр" уенын уйнау.

Күзәтү.

Агачларның көзен ничек үзгәрүен күзәтү.

8.

Танып белү

"Көзге яфраклар.

Күгәрчен.

Табышмак,рәсем буенча сорауларга җавап бирү. Шигырь уку.[ш],[г] авазлар әйтелешен активлаштыру.

Дидактик уен"Кем күбрәк сүз әйтә?"

Көз турында шигырьләр укырга,җырлар тыңларга.

9.

Әвәләү:

"Яфраклар коела"

Тәрбияченең әңгәмәсе,әвәләү ысулларын искә төшерү.

Эчтәлек буенча әвәләү.

Әти- әниләр белән әвәләүөчен тозлы камыр әзерләү.

10

Бәйрәм иртәсе:

"Көз".

Шигырьләр ятлау,җырлар өйрәнү, уеннар уйнау.

Актив катнашу,әти-әниләргә бүләкләр ясау.

Яфраклардан күргәзмә оештыру,бәйрәмдә катнашу.

7.Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Балаларның күзәтүчәнлеге,кызыксынучанлыгыүсә,тирә - юнь турындагыбелемнәре арта,сөйләм теле үсә.

2.Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр турында белем алалар.

3.Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә,файдалы булуына ышаналар.

4.Матурлыкны тудыру,аны саклау теләге туа.

5. Әти- әниләр беләнтыгыз элемтә туа.

Кулланылган әдәбият.

1)К.В.Закирова"Балачак аланы".

2) Ф.Җ.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина"Туган телдә сөйләшәбез".

3) Г.З.Гарәфиева"Көзне кем белә?"

Көз бәйрәме

Җиһазлау.Көзге байлыклар- яшелчә, җиләк-җимешләр белән бизәлгән өстәл, презентация.

Тын гына җыр яңгырый.

Алып баручы.

Ни арада җәй утте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

1.Табыннар сыгылып тора

Ул сыйдан, ул нигъмәттән.

Алмалары ташып чыккан

Баллы, татлы ширбәттән.

2. Ак күмәч, ак ипи булып,

Түрдән икмәк нур сибә.

Мондый тәм-томнарны күргәч,

Авыздансуларкилә.

3. Көзгетабын- бай табын,

Кыяр, карбызһәмкавын.

Телем-телемтеленгән,

Өем-өемөелгән.

4. Алмалары ал төсле,

Балкыптугантаңтөсле.

Капсаң, эриавызда,

Һәркисәге бал төсле.

5. Әткәмкебектырышкөз,

Әнкәмкебекюмарткөз.

Көзләрюмартбулганга,

Бикбәхетле, бикшат без.

Җырбашкарыла “Без бәхетле, шатбалалар”

(Беркулынабавырсак, икенчекулына ромашка чәчәгетотып, Көзкерә)

Көз.Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин сезгәкүчтәнәчкәбавырсакалыпкилдем, чөнкибубәйрәмдәөстәлгәһәрвакытбавырсаккуйганнар. Улкөзгемуллык, байлык символы булган.

Алыпбаручы. Көз, чәчәкнедәбалаларгабүләкитәсеңме?

Көз. Ә чәчәгемнебалаларныңзирәклегенсынап карарөченалыпкилдем.Аныңтаҗларынатабышмакларязылган.

Алыпбаручы. Яле, сынапкарыйкалайса.

Берәү иде-җиргә иңде,

Күтәрелде- башын иде:

Санап кара-ничәүинде?(Көнбагыш)

Җәй иртәрәк уяныр,

Кыш иртәрәк югалыр.(Кояш)

Исемем- боерык,

Зурлыгым-йодрык;

Эленепторырлык

Бар миндә койрык.(Алма)

Итләч, йомры, яшелен

Өзепалдым, яшердем;

Гаҗәпләндембераздан,

Кояшсыз да кызарган. (Помидор)

6бала.Көз, ә мин помидор турындашигырьбеләм. АнышагыйрьШ.Галиевязган.

Көз.Яле, сөйләпкүрсәт.

6бала. Помидор-светофор

Ямь-яшелалдымда.

Су сибим, йомшартыйм,

Мин барыймянына.

Помидор-светофор

Саргаякай ара.

Көз, беразтүз, диеп,

Әйтерсеңшаяра.

Помидор-светофор

Улпештекызарып.

Туктыйм да сокланам,

Киталмыймкузгалып.

Көз.Менәрәхмәт. Ниндиматуршигырь!

Җирастында алтын казык,

Без аныалдыкказып. (Кишер)

1бала. Кура җиләге һәм чия

Компоткаәверелгән.

Кемдерисәмуенына

Миләш-муенсаэлгән.

2бала. Биибездә, җырлыйбыз да,

Уеннар да уйныйбыз.

Киләсеелга да уңыш

Мул булырдипуйлыйбыз.

 

“Әйлән-бәйлән” җырыбашкарыла.

Алыпбаручы. Чәй эчәбезбал белән

Бала-чагаларбелән.

Бала-чагасигезҗан

Камил, Илсаф һәм Гөлсем,

Фәридә белән Дилә

Кәмилә, Илназ, Зәринә.

Ә хәзер, балалар, чәй өстәле янына рәхим итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная деятельность по теме: "Осень"

Осень - прекрасная пора.Обняла природу осень, неспешно взяв в руки холст и кисти, чтобы с трепетом художника начать раскрашивать поникшую растительность в пестрые цвета. Никогда природа не выглядит та...

Проектная деятельность на тему "Здравствуй, здравствуй, осень золотая"...

Цель проекта : Систематизировать и углублять представления детей о времени года – осени....

Проектная деятельность на тему "Осенняя природа" в средней группе

Проектная деятельность на тему «Осенняя природа» в средней группеВид проекта: исследовательски-творческий.Сроки проведения: октябрь.Участники: дети средней группы, воспитателиЦель:...

Проектная деятельность на тему: «Осенний листочек» (2 младшая группа).

Проект проводился нами с сентября по октябрь.Цель проекта: обратить внимание детей на красоту природы родного края,воспитывать бережное отношение к природе....

Проектная деятельность на тему "Осенние чудеса" в средней группе

Проектная деятельность на тему «Осенние чудеса» в средней группеВид проекта: творческо-познавательный.Реализация проекта: сентябрь-октябрь.Цель: Обогащение знаний детей о сезонных измен...

Проектная деятельность на тему:" Осенний уик-енд"

Работа по взаимодействию с родителями в ДОУ...

Проектно-исследовательская деятельность на тему "Осень, осень, мы тебя ждали"

Проектно-исследовательская деятельность на тему "Осень, осень, мы тебя ждали"...