Борок дачасына сәяхәт
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему

Хузягалиева Газима Миннегалиевна
Сезнең игътибарыгызга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган ягыбызның табигать
һәйкәле - Борок дачасының табигате белән таныштыру, аның үсемлек һәм җәнлекләр дөньясын
өйрәтү эшендә ярдәмлек булып торган методик әсбап тәкъдим итәбез.
Эчтәлеге балаларда танып белү активлыгын үстерүгә, табигатькә сак караш һәм дөрес
мөнәсәбәт формалаштыруга, табигатьне бербөтен итеп кабул итүгә, туган як табигате турында
күбрәк белергә теләк уятуга юнәлтелгән.
Әсбапта "Борок дачасы" ның матурлыгын чагылдырган фотосурәтләр, табигать һәм
табигатьтә яшәүче тере җаннар турында кызыклы шигырьләр, табышмаклар, рәсемнәр,
аңлатмалар, күп кенә кызыклы биремнәр, ял минутлары һ.б. бар. Китап 5-7 яшьтәге балаларга
тәкъдим ителә.
Без сезне туган ягыбызның табигать һәйкәле - Борок дачасы буйлап кызыклы
сәяхәткә чакырабыз. Бу сәяхәт гади түгел. Аның өчен беркая да барырга кирәкми. Сәяхәт
вакытында сез күп кенә табигать серләрен ачарсыз. Хәерле юл сезгә!

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon 2015.borkovskaya_dacha.pdf967 КБ

Предварительный просмотр: