Көзге бәйрәм
материал на тему

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_beyrem.docx31.43 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге   бәйрәм

Алып баручы.  Ни арада җәй үтте,

                           Матур көз килеп җитте.

                           Шатлык тулы  бу бәйрәмне

                          Балалар   күптән   көтте.

Рәхим   итегез,

Көзге  бәйрәмгә.

Яфраклар   тотып,

Бер  биик, әйдә.

 «Яфраклар      биюе»      башкарыла.

Көз       керә.

Мин- Көз.Килдем   сезгә.

Кәзге  байлык  кулымда  .

Муллык   белән  байлык  телим

Кем  очраса  юлымда.

Исәнмесез,балалар!

Балалар.  Исәнмесез!

Алып  баручы.Рәхим  ит  көз.Түрдән  уз.Хәзер безнең   балалар    синең     турында   җыр җырлыйлар.

Җыр   «Көз ,көз, әйт   әле»  (Г.Гәрәева  көе, сүз.)

Көз. Бик  матур  җырладыгыз ,Рәхмәт  .Минем    турында  бик   матур    шигырьләр   дә   бар  бит.

Алып  баручы.Без  шигырьләр   дә  беләбез,көз.

Шигырьләр: «Көз»,«Көз   җитте»,(Муса  Җәлил) «Көз» (Резеда Валиева), «Көзге табын».

Ишек шакыйлар.Киемнәренә    яшелчә,җиләк  - жимешләр  аскан,башына  эшләпә  кигән  Уңыш  бабай  керә.Ул  аркасына  капчык   аскан.

Уңыш  бабай.Исәнмесез,кадерле   балалар! Исәнме,кызым   Көз! Сездә  музыка, җыр  тавышын   ишеткәч   керергә   булдым.

Алып   баручы.Рәхим   ит. Уңыш   бабай.Без  сине  сагынып   көттек.Син килешкә  җырлар, биюләр,уеннар   әзерләдек.

Уңыш  бабай .Ай  рәхмәт,балалар!Ягез,һөнәрләрегезне   курсәтегез   әле.

«Уҗыш  җыябыз»   жыры   башкарыла. (Т.Волгина   суз.,А.Филиппенко    муз.,Г.Гәрәева  тәржемәсе.)

Көз. Балалар,мин  сезгә  « Табышмак    әйтәм,жавап   тап!»   уены    алып  килдем.

Көз,яшелчәләр,жилэк  -жимеш  турында табышмаклар.

Уныш бабай.Ай яй  яй! Бигрәк  тә тапкырлар  икән   сез!Ә  менә  өлгер  микән  сез?Карап карыйк  эле.

«Өлгерләр»     ярышы .Кем   тизрәк  бәрәңге жыя.

“Аш пешерү” уены . Ашка нинди яшелчәләр кирәк?

Уныш бабай.Булдырдыгыз    балалар .Сез  бик  унган  да,бик  булган да,  тырыш та  икәнсез.  Менә   сезгә шунын  өчен   көзге  нигъмәтләр. Сыйланыгыз .

(Кәрзин  белән  алмалар,грушалар  бирә).

Балалар.Рәхмәт   бабай.Сау  булыгыз!