"Куян-Озынколак"
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Шарифуллина Фарзания Халиулловна

Открытое занятие в рамках муниципального семинара-практикума для воспитателей дошкольных образовательных учреждений по теме: «Система работы по трудовому воспитанию и социальной адаптации детей в деском саду и в семье» на базе МБДОУ детский сад № 34 «Радуга» комбинированного вида ЕМР.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyankayda_kunakta.docx23.71 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

“Салават күпере” 34нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы

Куянкайда кунакта

(1 нче кечкенәләр төркеме)

Тәрбияче:

Шәрифуллина Ф.Х.

Алабуга шәhәре

Тема: Куянкайда кунакта

Белем бирү өлкәсе: аралашу, уен, сөйләм телен үстерү

Бурычлар:

  1. балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам итү, үзенең hәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү
  2. балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, хәрәкәтләрне кабатлауларын үстерү
  3. уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү, күтәренке кәеф булдыру

Җиhазлау: “Куяннар” җырының (Ф. Шәймәрданова көе, татар халык сүзләре) аудиоязмасы, зур йомшак уенчык куян, кәрзиндә балалар санынча кечкенә төсле туплар, төлке маскасы

Барышы:

Балалар килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Балалар бүген без сезнең белән куянга кунакка барабыз. Исэнме, куянкай!

Куян: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Исәнмесез!

Куян: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт!

Куян: Минем исемем Куян-Озынколак. Минем сезнең белән танышасым килә.

Тәрбияче (куянны тотып hәр бала янына килә, исемнәрен сорый): Синең исемең ничек, матурым? h.б.

Куян: Бигрәк матур икән исемнәрегез.

Тәрбияче: Куян-Озынколак без синең турында матур җыр беләбез.

Ф. Шәймәрданова көе, татар халык сүзләре

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта,

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян hаман да туңа

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Куян: Рәхмәт сезгә, нәни дусларым. Мин дә сезгә уен әзерләдем.

Хәрәкәтле уен “Төсле туплар” (балалар төсле тупларны тәрле якка аталар)

Тәрбияче: Матур туплар, төсле туплар тәгәриләр еракка.

Куян: Ай, нинди җитезләр икәнсез. Ярый, балалар, калсын шунда туплар.

Тәрбияче: Юк инде, Куян-Озынколак, безнең нәниләребез балалар бакчасына йөриләр. Уенчыкларны уйнагач, үз урыннарына куя беләләр. Әйдәгез, балалар, тупларны алып килеп, кәрзингә салыйк әле.

Куян: Молодцы, балалар! Бик уңган икәнсез.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, без дә кечкенә куяннар булабыз. Сез – куяннар, ә мин – төлке.

Хәрәкәтле уен “Төлке hәм куяннар”

Тәрбияче (төлке маскасын башына киеп):

Ә мин төлке хәйләкәр,

hаман куяннар күзлим:

Ничек тотарга берсен? – дип

Баш ватам, хәйлә эзлим.

Тотам! – дигәч, балалар йөгерешеп урындыкларга утыралар.

Куян: Бик күңелле булды сезнең белән.

Йомгаклау:

Тәрбияче: Балалар, сез Куян-Озынколакка бик ошадыгыз. Ул сезнең матур итеп уйный, уенчыкларны җыя белүегезгә бик куанды. Булдырдыгыз! Әйдәгез, Куян-Озынколак белән саубуллашыгыз!

Балалар: Сау бул, куянкай!