Формирование и развитие у детей патриотических чувств посредсвам народной педагогики.
консультация на тему

Дошкольный возраст- это важнейший период становления личности. Поэтому очень важно в этот период привить детям чувство любви к родному дому, городу и привязанности к природным ценностям родного края, к Родине, так как именно на этой основе воспитывается патриотизм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_pedagogikasy_asha_balalarda_-_kopiya.docx17.83 КБ

Предварительный просмотр:

Халык педагогикасы аша балаларда

патриотизм хисләре формалаштыру.

(тәрбиячеләр өчен чыгыш).

К.Д.Ушинский әйткәнчә, халык тарафыннан барлыкка китерелгән тәрбия башка халыклардан кабул ителгән яки абстракт идеяләргә нигезләнгән системаларда була алмаган тәрбияви көчкә ия. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыллы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары һәм әхлак нормалары, яхшы гамәлләргә өйрәтүче язылмаган законнары халык педагогикасында чагылыш таба.Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган , буыннан – буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту – тәрбия турындагы тәгълимат.

Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану, уңай нәтиҗәләр бирә.

Балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, мәктәпкәчә учреждениеләрне төп бурычларының берсе булып тора. Патриотизм хисе күпкырлы: бутаган җиргә мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, туган ватныңны, аның байлыгын саклау.

Шуңа күрә, без тәрбиячеләр, балаларда үзеңнең гаиләңә, өеңә, бакчаңа, урамыңа, шәһәреңә, илеңә , табигатеңә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләргә, формалаштырырга тиешбез.  

Татар халкының бик үзенчәлекле традициясе – ул нәселеңне белү, өйрәнү. Гаиләдә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, гадел, ярдәмчел, өлкәннәрне хөрмәт итүчән,хезмәт сөючән булып үскән.

Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.

Татар халык әкиятләрен генә алыйк. Балалар  “Өч кыз” әкиятен бик яратып тыңлыйлар. Бу әкиятне сәхнәләштереп уйнаганда, балалар шул вакыйга

эчендә яшиләр. Аларда авыру анага карата кызгану, аны ярату, кайгыртучанлык хисләре уяна.

 Халкыбызның “Энҗе бөртекләре”әкияте балаларны туган як табигате матурлыгын тоярга, аны яратырга, хезмәтне сөяргә өйрәтә,ягъни балада патриотизм хисләре тәрбияләнә.

Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер элементы, аеруча үтемле тәрбия факторы.

Татар теле тәрбиячесе буларак, бакчада татар халык бәйрәмнәрен даими үткәрәм :”Казаным, минем , Казаным”, “Нәүрүз”, “Әниләр бәйрәме”, “Туган телне җырлыйбыз”, “Сабантуй” бәйрәмнәренә балалар туган ил, туган шәһәр,туган як турында, әниләр, әбиләр турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, аннары аларны яратып башкаралар. Туган тел байлыгы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә, һәм аларда патриотизм хисләре тәрбияли:

  • Туган илдән туйган юк.(мәкаль)
  • Туган илдә барыбыз беруган,
  • Бик кадерле безгә ул шуңа(мәкаль)
  • Анаң шикелле кешегә тел тидермә(мәкаль) –ата- анага хөрмәт
  • Ялкаулык – хурлык,
  • Тырышлык – зурлык(хезмәткә хөрмәт)

-Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.(Ш.Маннур) – хөрмәт, ярату

-Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә:

Җир өстендә, җир астында,

Тауларда һәм диңгездә.(Г.Кутуй) – горурлык хисе

Татар теле кабинетында НРК буенча мини музей күп еллардан эшләп килә.

Монда балаларны татар халкының үткәне блән таныштыру мөмкинлеге тудырылган: милли киемнәр:күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читекләр – бар да татар милли бзәкләре белән бизәлгән. Агачтан эшләнгән сандыкта әбинең чиккән сөлгеләре, муенса, алка, беләзекләре саклана. Никадәр тәрбияви мирас! Борынгы һәркем белергә, сакларга тиеш.

Татар халык уеннары аша балаларда дуслык, хезмәткә хөрмәт хисләре тәрбияләнә.

Табигать, ел фасыллары турындагы табышмаклар табигатьне яратырга, кызыксыну, туган як табигатенең матырлыгын тоярга булышалар. Табышмакларны балалар бик яраталар, үзләре дә иҗат итәләр( бигрәк тә яшелчәләр турында)

-Сорыйлар, көтәләр,

Килсә, бар да качалар.(Яңгыр)

-Исе юк, төсе юк,  аннан башка тормыш юк(Су)

Киләчәк буын акыллы, тәрбияле, туган илгә тугрылыклы булып үссен иде.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Опыт работы Яворчук Елены Николаевны воспитателя МБОУ д/с№ 9 г.Славянска-на-Кубани, на тему: «Воспитание любви к малой Родине как средство формирования у детей патриотических чувств и развития духовности»

Опыт работы Яворчук Елены Николаевны, воспитателя МБОУ д/с№ 9 г.Славянска-на-Кубани, на тему: «Воспитание любви к малой Родине как средство формирования у детей патриотических чувств и развития духовн...

Педагогический совет на тему: "Ознакомление детей с родным городом,народными традициями, парково-архитектурным ансамблем, как средство воспитания у детей патриотических чувств"

Педсовет на тему: "Ознакомление детей с родным городом, народными традициями, парково-архитектурным ансамблем, как средство воспитания у детей патриотических чувств"....

Статья "Воспитание патриотических чувств через народное творчество (бисероплетение)"

Уважаемые коллеги. Я сама увлекаюсь бисероплетением и попыталась привить этот вид искусства своим детям. Им очень понравилось получать видимый результат, даже путём некоторых усилий. Я в начале работы...

«Тематическое планирование «Развитие у детей патриотических чувств в процессе ознакомления с событиями Вов»

Тематическое планирование по всем областям для подготовительной группы...

Формирование гендерной, семейной, гражданской принадлежности, патриотических чувств у детей с задержкой психического развития

Формирование гендерной, семейной, гражданской принадлежности, патриотических чувств:Воспитание ценностного отношения к собственному труду, труду других людей и его результатамФормирование первичных пр...

Перспективный план бесед по формирование гендерной, семейной, гражданской принадлежности, патриотических чувств, чувства принадлежности к мировому сообществу

Формирование у детей гендерной, семейной, гражданской пренадлежности, патриотических чувств, чувства пренадлежности к мировому сообществу....