"Яз. Сыерчыклар" шөгыль
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен, табигатьтә файдалары турында белемнәрен тирәнәйтү, кошларга мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү максатыннан "Яз.Сыерчыклар" дигән шөгыль уздырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_koshlar.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           Тема: “Яз. Сыерчыклар” дигән картина карау  һәм

хикәя төзү. (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.

Тәрбия бурычы: Балаларда табигатькә, кошларга карата сак караш, миһербанлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү, кошларның файдасын искә төшерү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыка, физкультура.

Ысуллар һәм алымнар: уеннар, әңгәмә, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, слайдлар карау, балалар сөйләмен бәяләү, “Яз.Сыерчыклар” рәсеме.

Сүзлек өстендә эш: бөреләр, фасыл, сыерчык оясы.

Алдан эшләнелгән эш: рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку, эндәш өйрәнү, Г.Лотфи сүзләренә, И.Шәмсетдинов музыкасы “Сыерчык” җырын өйрәнү, дидактик уеннар уйнау.

                                Эшчәнлек барышы:

- Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларыннан тотынышыйк та, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте!

- Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Мин табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

                 Яңгырлы да, карлы да,

                 Ә каеннары сулы.

                 Бөреләр туп-тулы-

                 Елның кай фасылы? (Яз)

  • Дөрес, хәзер елның кайсы фасылы? (Яз)
  • Яз килгәч, табигать ничек үзгәрә?(Боз һәм кар эри, сулар ага, көннәр озая, төннәр кыскара, кошлар кайта һ.б.лар)
  • Агачларда нинди үзгәрешләр була? (агачларда бөреләр хасил була)
  • Яз көне җылы яктан нинди кошлар очып кайта? (Кара каргалар, сыерчыклар, карлыгачлар) (Слайдлар карау.)
  • Алар кая урнашалар? (сыерчыклар кешеләр ясаган ояларга урнаша. Кара каргалар агач ботакларыннан, карлыгачлар өй кыекларына балчыктан оя ясыйлар)
  • Кошларның безгә нинди файда китерәләр?(агачлардагы кортларны чүплиләр, матур сайраулары  белән кешеләрне шатландыралар).

Дөрес, балалар. Кешелек дөньясында кошларның файдасы бик зур. Алар безнең дусларыбыз. Аларга һәрвакыт ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк.

Табышмак әйтү:

                    Агач башында йорты,

                    Эчендә яши - җырчы.

                    Бу кайсы кош? (Сыерчык) (Слайд карау.))

- Бик дөрес, балалар. Әйдәгез әле, менә бу рәсемнәрне тәртип буенча тезик.

Дидактик уен “Тәртип буенча тез!”

Балалар “Яз.Сыерчыклар” эчтәлекле рәсемнәр сериясен, эчтәлегенә карап, тәртип буенча тезеп чыгалар.

“Яз. Сыерчыклар” эчтәлекле рәсемнәр сериясен карау. Балаларга сораулар бирү:

  • Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?
  • Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
  • Беренче рәсемдә балалар кая килделәр?
  • Алар анда нәрсә күрделәр?
  • Сыерчык оясы нинди?
  • Балалар, моны күргәч, нишләделәр?
  • Алдагы рәсемдә алар нишлиләр?
  • Нигә алар читкәрәк китеп басканнар?
  • Хикәягә нинди исем бирер идегез?

                          Тәрбияченең үрнәк хикәясе:

Балалар язгы матур бер көнне паркка килделәр. Алар агачта эленеп торган иске, ватык сыерчык оясын күреп алдылар. Балалар бу ояны мәктәпкә алып кайтып төзәттеләр. Аны алып килеп каенга элеп куйдылар. Сыерчыклар озак көттермәде, алар ояга килеп кундылар һәм матур итеп җырлый башладылар. Балалар читкәрәк басып аларны күзәтәләр. (Аудиоязмада сыерчык тавышын тыңлау.)

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар сез сөйләп карагыз.

       Балалар эшчәнлеге (5 бала сөйли).

               Ял минуты. “ Кошлар ашату ”.

               Менә кошлар очып килде

               Җимлеккә.                                     очу хәрәкәте ясыйлар

               Әй, сөенде алар анда

               Җим күпкә.                                    сикергәлиләр

               Әй, чукыйлар алар җимне            башлары белән чукыган

               Җимлектән.                                    хәрәкәтләр ясыйлар

               Сөенешеп тыпырдыйлар

               Җимлектә.                                      тыпырдыйлар

Эндәш әйтү “Сыерчык”. Бергәләп балалар белән өйрәнү.

               Сыерчык, сыерчык,

               Күк күлмәгең киеп чык;

               Үзеңнеке булмаса,

               Атаңныкын киеп!

               Атаңныкы булмаса,

               Анаңныкын киеп чык;

               Анаңныкы булмаса,

               Бабаңныкын киеп чык.

Уен “Сүзне дәвам ит!”

Яз – ул кояш, җылы, яктылык, гөрләвекләр, кошлар җыры, чәчәкләр...

Язгы ка – кара, пычрак, тыгыз, салкын, юеш...

Күк йөзе – зәңгәр, чиста, матур, якты, ачык...

Кояш – җылы, якты, назлы, нурлы, иркә, сары...һ.б.

Җыр тыңлау: “Сыерчык” И.Шәмсетдинов музыкасы, Г.Лотфи сүзләре.

Йомгаклау.

- Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Шөгыль сезгә ошадымы? Кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?  Булдырдыгыз, балалар, бүген сез аеруча тырыштыгыз! Ә хәзер ял итегез!