"Без һава сулыйбыз"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Музепова Гузель Ахметовна

Икенче кечкенәләр төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_hava.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

Без һава сулыйбыз!

(Икенче кечкенәләр төркемендә эксперементлар)

 Аудиоязмада”Яз җитә”(Ф.Кәрим сүз.,М.Фәйзи муз.)яңгырый балалар җырга кушылып җырлыйлар.Экранда яз күренеше:күктә кояш елмая,гөрләвекләр ага(слайд№1)

Тәрбияче:балалар без сезнең белән нәрсә турында җыр җырладык?

Балалар:Яз турында.

Тәрбияче:Әе балалар яз табигатҗнең иң матур вакыты.Яз көне нинди үзгәрешләр була.

Балалар :кар эри,тамчы тама,кояш җылыта һ.б

Тәрбияче:Шундый матур яз көнендә бүген безнең янга ике шар очып килгән.Берсе-  шундый матур,тыгыз,зур,шат күңелле,ә икенчесе-кечкенә һәм кәефсез.Ни өчен икенче шар шундый кәефсез икән?

Балалар:аның эчендә һава юк,ул шиңгән.

Тәрбияче:һава шары тыгыз һәм түгәрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар :аңа каты итеп өрергә кирәк.

Тәрбияче:Без өреп кабартсак,аның өчендә нәрсә була?

Балалар:һава.

Тәрбияче:Хәзер уч төпләрегезне авызыгызга якын китерегез дә кулыгызга өрегез.Сез нәрсәдә булса сизәсезме?

Балалар:без җылы һава сисәбез.

Тәрбияче:Димәк балалар һаваны сизеп була.Хәзер минем яныма килегез әле(Балаларны су салынган савыт янына чакыра)Мин өреп кабарткан шарны суга җибәрәм.Суда нәрсәләр барлыкка килде?Алар каян килделәр соң?

Балалар:Шар өченнән һава чыгып ,куыклар барлыкка килде.

Тәрбияче:бик дөрес.Ә хәзер икенче өстәл янына килик.Өстәл өстендә сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар:таяклар,стакан һәм су.

Тәрбияче:Таякчыкларны алып сулы стаканга өреп карыйбыз.Нәрсә күрәбез?

Йосыф син нәрсә күрәсең?(һәр баладан сорап чыга)

Балалар: куыклар күрәбез

Тәрбияче:Әе куыклар чыга.Нәрсә икән ул балалар куык?

Балалар:Һава,аны һава барлыкка китерә.

Тәрбияче:Ә хәзер без сезнең белән куык дигән уен уйнап алырбыз.

Куык”уены

Өрел, куык, зур булып,

Тик шартлый күрмә тулып,

Һаман да син бул матур-

Шартламыйча кал берүк.

Уен ике тапкыр кабатлана .Шартламыйча кал берүк”дигән сүзләрдән соң тәрбияче “Куыклар очып киттеләр”-ди.Балалар очу хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче:балалар безнең куыклар нишләделәр?

Балалар:очып киттеләр

Тәрбияче:Нәрсә ярдәмендә куыклар очтылар?

Балалар :җил ярдәмендә

Тәрбияче.балалалар безнең җил ярдәмендә тагын нәрсәләр хәрәкәтләнә ала.Әйдәгез әле экранга карыйк.(Слайд№2)һава шары,һава еланы һ.б  балалар ничек уйлыйсыз без сезнең белән җил чыгара алабызмы?

Балалар:Әе

Тәрбияче :ничек итеп?

Балалар:Өреп

Тәрбияче:Әйдәгез балалар без сезнең белән көймәләр йөздереп карыйк.(өстәл янына алып килә)кәгазҗдән ясалган көймәләрне су да йөздерәләр.

Балалар көймәләр нишлиләр?

Балалар:тик торалар

Тәрбияче:Көймә йөзсеннәр өчен нишләргә кирәк?

Балалар :өреп карарга.

Тәрбияче:Әйдәгез көймәләргә өреп карыйк. Дөрестәндә көймәләр йөзеп киттеләр.Көймәләрне нәрсә йөртә.

Балалар :без өргән һава.

Тәрбияче:Димәк балалар безнең тирә ягыбызда һава чолгап алган икән.Ә хәзер мин сезгә  табышмаклар әйтәм,җавабын табарсыз микән.Игүтибар белән тыңлагыз.

Ипи түгел

Су түгел,

Авыр түгел

Аз түгел

Ансыз яшәү

Мөмкин түгел.(һава)

Кулсыз аяксыз

Ә капканы ача.(Җил)

Төркем бүлмәсенә елаган  куян керә.(куян пакет тоткан)

Тәрбияче:Нәрсә булды куян?

Куян:Ике шарым бар иде,иртән уянсам шарларым юк,(аптыраган)м

Нә бу буш пакет кына калган.

Балалар сез ничек уйлыйсыз,куянның шарлары кая киткән?

Балалар :очып киткәннәр.

Тәрбияче:Дөрес балалар,куянның шары очып киткән,ә пакеты буш калган.Әйдәгез мин сезне буш пакет ярдәмендә һава тотырга ирәтәм.

Балаларга буш пакет бирә

“һава тот”уены

Пакет эчендә нәрсә бар?Нәрсәгә охшаган7

Балалар :пакет эчендэ һава ,шарга.мендәргә ошаган.

Тәрбияче:балалар без һаваны күрәбезме.

Балалар:Юк ул күренми.Төссез,үтә күренмәле.

Тәрбияче:Әйдәгез балалар куян дустыбыз белән уйнап алыйк.

“Түгәрәк уены”

Тәрбияче:Балалар сезгә бүгенге дәрес ошадымы?без бүген нәрсәләр өйрәндек?

Мин сезгә бүгенге дәрестә әйбәт акыллы булганыгыз өчен бер уен алып килдем.

“Күбек чыгар”