Каюм Насыйрига ияреп әкиятләр илендә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Галиева Гульюзем Гумаровна

Белем бирү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл k.docx22.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Балалар, "Кеше ...узенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата  сөйләмәс. Ләкин башка  телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрнен белү бик кирәк. Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр " дип язган бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри.Нинди дөрес нинди мәгънәле сүзләр шулай бит.Балалар, без сезнең белән төркемебездә бөек педагог Каюм Насыйри турында сөйләштек инде шулай бит.Ягез әле әйтегез кем сон ул аюм Насыйри?Нәрсәләр белән шөгыльләнгән ул? Бик дөрес әйтәсез балалар Каюм Насыйри ул татар халкының бөек ул, ул татар халкын үстерер өчен бик күп хезмәтләр эшләгән, төрле төрле китаплар язган.

        Балалар, сөйләмебезне бай, матур, аһәңле итүдә китапларның, әкиятләрнең өлеше бик зур.Шуна күрә мин сезне бүген китаплар дөньянына, әкиятләр иленә барырга чакырам.Сез ризамы?Балалар әйдәгез әле иң элек искә төшерик, каюм насыйринын “Әбүгалисина” кыйссасында китаплар кайда сакланган?Бик дөрес әйтәсеә тау куышларында, мәгарәләрдә сакланганнар.Әйтешез әле ә кем соң ул Әбүгалисина?Ул нәрсә эшләргә бик тә яраткан?

Әйе, балалар, Әбүгалисина бик тә күп китап укырга яраткан, ул тау куышында бер ел буена төрле төрле китаплар укып үзенең белемен арттырган.Балалар әйтегез әле, ә нәрсә соң ул китап?.Китапларны балалар һәр ваыттада нишләтергә кирәк?

Әйдәгез инде хәзер юлга кузгалыйк.

(Кулына китап тотып Әбугалисина керә)

Әбугалисина: Әссәләмәгаләйкүм балалар.

Бергә: Вәгаләйкүмәссәлам

Әбугалисина: Кая юл тотмак булдыгыз балалар, бәлки без юлдашлардыр?

Балалар: Без китаплар иленә, әкиятләр дөньясын барабыз.

Әбугалисина:Ә минем аннан кайтып килешем.Мин анда бик күп белем тупладым,әле сезгә дә җитәрлек әкиятләр алып килдем.Менә бу китапта әкиятләр җыйналган, сезгә бүләк итим әле шшы китапны.Рәхәтләнеп танышыгыз шушы китаптагы әкиятләр белән.

Балалар: Рәхмәт сина Әбугалисина

Әбугалисина:Рәхмәтегезгә рәхмәт.Белегез бу китап бик тә тылсымлы, аның һәр бите саен сер яшеренгән.Инде юлымда булыйм, сау булыгыз дусларым.

Бергә: Сау бул Әбугалисина

(Әбугалисина чыгып китә)

Тәрбияче: Балалар карагыз әле нинди маур китап, мондый кыйммәтле бүләкне балалар йомшак мендәр өстенә генә куеп карарга кирәк.

( Ярым түгәрәк ясап китап карый башлыйлар)

Тәрбияче: Балалар бу китапта бит бик тә матур риваять язылган.Тыңлагыз әле. Борын-борын заманда Әдәп- Әхлак дигән авыл булган ди. Бу авыл халкы бик тә ачык күңелле, ягымлы, тәртипле, укымышлы булганнар ди.Алар бер- берсе белән сөйләшкәндә ягымлы сүзләр генә кулланып сөйләшкәннәр ди.Балалар, бу авылда кешеләр генә бер-берсе белән яхшы мөгаләмәдә булганнар, ә хаттә көн белән төн дә береннән башка берсе яши алмаганнар ди.Алар бер- берсен тулыландырып, бер-берсенә гел ярдәм итеп яшәгәннәр ди.

(Көн-төн чыга)

Көн: Хәерле көн, төнкәем!

Төн:Хәерле көн, төнкәем!

Көн:Мин сине бик сагындым, төнкәем!

Төн: Мин дә сине бик юксындым, көнкәем!

Көн: Мин сиңа йомшак җилдән, кошлардан бик күп сәлам китердем.

Көн:Мин дә сина айдан, йолдызлардан бик күп сәлам китердем.

Көн: Син үзеңнең аең, йолдызларың белән караңгыда кешеләрнең юлларын яктыртасын.

Төн: Ә яна көнгә бик күп кеше сөенә төнкәем.

Көн: Еллар һәрвакыт тыныч булсын!

Төн: Көннәр һәрвакыт аяз булсын!

Көн: Балаларның шат авазы күбрәк ишетелсен!

Төн: Әти-әниләр бер кайчан да күз яше тукмәсеннәр!

Көн: Әйдә төнкәем китик инде үз юлыбызда булыйк.

Төн: Әйдә көнкәем, әйдә.

(Көн белән төн җитәкләшеп чыгып китәләр)

Тәрбияче: Балалар күрдегезме Әдәп-Әхак авылында көн белән төн бер-берсе белән ничек матур итеп сөйләшәләр.Берсенә берсе ничек ягымлы итеп “көнкәем”, “төнкәем” диеп эндәшәләр.

         Әйдәгез инде тылсымлы китапны каравыбызны дәвам итик, алда безне нәрсәләр көтә икән? Китапның киләсе битен ачыйк. Балалар китапның бу битендә риваять дәвам итә.

Балалар, бу авылда көн белән төн генә түгел, ә алда укып киткәнемчә, барлык авыл халкы бик тә ачык күңелле, ягымлы, тәртипле, укымышлы булганнар ди. Алар бер- берсе белән сөйләшкәндә ягымлы сүзләр генә кулланып сөйләшкәннәр ди. Бу авыл халкы бик тә әдәпле, тәрбияле булганнар ди. Балалар, ә тәрбияле, әдәпле бала үзе нинди була соң ул? Сез ничек уйлыйсыз?

1 бала: Тәрбияле бала, һәрваытта да әти-әни сүзен тыңлар, аларга каршы сүз әйтмәс, кечеләрне кыерсытмас.

2 бала: Тәрбияле бала сөйләшкәндә олыларны бүлдермәс.

3 бала:  Тәрбияле бала һәрвакыт чиста пөхтә йөрер

4 бала: Әдәпле бала уйнаган уенчыкларын үзе җыяр, уенчыкларны кадерләп уйнар.

5 бала: Тәрбияле бала өстәл янында үзен бик тә тәртипле тотар, уйнап утырмас, авыз тулы ризык белән сөйләшмәс.

Тәрбияче: Бик дөрес сөйләдегез балалар, тәрбияле бала, һәрваытта да әти-әни сүзен тыңлар, аларга каршы сүз әйтмәс, кечеләрне кыерсытмас, сөйләшкәндә олыларны бүлдермәс, тәрбияле бала һәрвакыт чиста пөхтә йөрер, әдәпле бала уйнаган уенчыкларын үзе җыяр, уенчыкларны кадерләп уйнар, әдәпле бала уйнаган уенчыкларын үзе җыяр, уенчыкларны кадерләп уйнар.

        Ягез, инде балалар, китап каравыбызны дәвам итик.Балалар, китапның бу битендә, татар халык әкияте “Өч кыз” әкияте язылган. Әйдәгез әле укыйк.

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди

өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап

йоклаткан.

Әни.Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу.

Алып баручы: “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип,

көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары

бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре

авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй  яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен( җырлый):Мин тиенкәй.

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса, җырлыймын:

Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

Һай, онытып та җибәргәнмен. Әбинең хәлен белеп кайтыйм әле.(өй янына килә)

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырган инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен: Әби, исәнме? Нәрсә булды? Әллә авырдыңмы?

Әби: Рәхмәт, Тиенкәй. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми

калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә

килсеннәрче.

 А.б. Тиен шундук чыгып чапкан, олы кызына барып кергәндә, ул ләгән чистарта икән.

Тиен: Әниең авырган, барып  хәлен бел.

Олы кызы(ләгән чистарта) И,ИИ,й, бик барыр идем дә, ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Алайса, син шушы ләгәнеңнән аерылма.

А.б. Тиен олы кызны гөберле бакага әйләндергән. Тиен уртанчы кызның тәрәзәсенә шакыган.

Тиен Әниең авырган, барып  хәлен бел.

Кыз :ИИ и ий, бик барыр идем дә, менә шушы җепне  эрләп бетерәсем бар

шул.

Тиен:  Алайса,  шул җебеңнән аерылма!

А.б.  Тиеннең уртанчы  кызга бик ачуы килгән. Ул аны үрмәкүчкә әйләндергән.

А. Б. Тиен тәрәзәне какканда кече кызның камыр баскан чагы икән.

Тиен: Йөгер тизрәк. Әниең авырган,хәлен белергә кирәк.

А.б. Кече кыз кулларын да сөртеп тормыйча, күчтәнәчен алып әнисе янына чыгып йөгерә. (килә, дару эчерә,чәй каптыра, өстенә шәл яба)

Кече кыз. Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем, олы кызларым ник күренмиләр, син

аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен: Чакырдым, бакага,икенчесе- үрмәкүчкә әверелде.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

- Әни, гафу ит.

 - Әнием, гафу ит мине..

Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырды, балалар, сезне сагынудан булган

икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым.

Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы.

Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә

алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен

белегез!

 

 Тәрбияче: Балалар нинди матур әкият.Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә, балалар? Әйе бик дөрес, әниләрне һәрвакыт тыңларга, аларга ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтә, чонки безнең әниләребез безгә бик якын, бик кадерле.

         Балалар, әйдәгез китап карауыбызны дәвам итик. Балалар карагыз әле китапның бу битендә өй рәсеме ясалган. Бик тә кызык бит әле бу, нәрсәне аңлата икән бу, балалар?карагыз әле балалар бу өй бит бик тә матур бер аланда ялгызы гына басып тора. Көннәрдән бер көнне шушы өй яныннан тычкан йөгерә икән.

(Теремкәй әкияте)

Тәрбияче: Менә балалар, без сезнең белән Әбугалисина биргән тылсымлы китап белән танышып та чыктык.Сезгә китап уку ошадымы? Бу тылсымлы китап безне нинди булырга өйрәтте балалар?Бик дөрес балалар.Без бу тылсымлы китапны төркемебезнең иң күренекле урынына куярбыз. Кич белән әти-әниләребез килгәч аларга да күрсәтербез. “Вә дәхи олуглык вә игелелек дигән нәрсәгыйлем вә әдәп беләндер вә күркәм әхлак беләндер”, дигән Каюм Насыйри. Әйдәгез инде хәзер кунаклар белән саубуллашыйк һәм төркемебезгә кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...

Лэпбук. Тема:"В мире сказок", "Әкиятләр илендә" (УМК)

Авторская разработка "Лэпбук" для дошколҗников " Әкиятләр илендә", "В мире сказок". Цель: активизация знаний детей о татарских, русских народных сказок. Задачи: продолжат...

“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ” Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы

Праздник "В стране сказок" на татарском языке“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”Мәктәпкә  әзерлек  төркеме белән бәйрәм чарасы...

Организованно-образовательная деятельность в старшей группе на тему: «Наш земляк Каюм Ахметшин – Герой Советского Союза»

Основная образовательная область: познавательное развитиеИнтеграция образовательных областей: социально - коммуникативное развитие, речевое развитие, физическое развитие....

Каюм Насыйри хикәятләре белән танышу.

Каюм Насыйри хикәятләре белән танышу....

"Габдулла Тукай әкиятләре илендә"

Досуговое мероприятие для детей совместно с родителями....

План кружка "Әкиятләр илендә"

первая группа раннего возраста...