"Өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көне"
материал по теме

Гилазиева Эндже Рашидовна

Сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiyachelr_kone.docx25.92 КБ

Предварительный просмотр:

(Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Залга 2 алып баручы керә, кара-каршы сөйләшәләр)

1 нче алып баручы: Син кичә телевизордан хәбәрләр карадынма? Урамда ниндидер кыргый хайван, әллә маймылга ошаган кеше күргәннәр ди. Ничек безгә килеп эләкте икән ул?

2 нче алып баручы: Булмас ла, әйбәтләп карап бетермәгәннәрдер аны. Бәлки ул, яхшы итеп киенгән малай кеше булгандыр.

1 нче алып баручы: Ә менә иң кызыгы шунда, ул кешеләр шикелле буйда, хәтта сөйләшә дә белә, ләкин тышкы кыяфәте нәкътә кыргый хайван кебек.

2 нче алып баручы: Берәүне дә урлап алып китмәгәнме? (куркып)

1 нче алып баручы:  Син нәрсә?! Ул үзе явыз түгел ди. Минем аңлавымча, аңа тәрбия һәм белем җитми бугай.

2 нче алып баручы: Димәк, тизрәк администрацияга шалтыратырга кирәк. Аны эзләп табу белән балалар бакчасына путевка тапшырыга тиешләр.

1 нче алып баручы: Мин синең белән килешәм.        

(музыка тавышы килә, кыргый кеше керә, берәүгә дә игътибар итми. Зал уртасына тамашачыларга арты белән барып утыра. Кинәт шар шартлый, ул шарны карый башлый, каршына. Алып баручылар бер-берсе белән шыпырт кына сөйләшәләр, шаккаталар. Кыргый кеше пышылдаган, көлгән тавышлар ишетеп борылып карый, алып баручылар янына килә, аларны тотып карый.)

1 нче алып баручы: Син хайван мы, әллә кеше ме?

2 нче алып баручы: Син кайдан килдең?

 

Кыргый: Мин таш гасырдан. Мин (уйлана-уйлана) Кыргый Кеше. Бернәрсә дә аңламыйм, Кая? Нәрсә? Ни өчен?

1 нче алып баручы: Хәзер-хәзер, борчылмагыз. Синең безнең янга килүең бик әйбәт булды әле. Без сиңа барысын да аңларга ярдәм итәрбез.

Кыргый: Апайлар, ә сез кем? (алып баручыларга). Әнәәәә-әәә-әә тегендә караңгыда нинди яктырткычлар ул? Ни өчен алар шундый күп? (балаларга күрсәтә).

2 нче алып баручы: Иии-ии-иии, таныштырырга да онытып торабыз икән бит. Алар яктырткычлар түгел, Алар безнең иң яхшы, киң күңелле тәрбиячеләребез, өлкән тәрбиячеләребез, һәм алар тарафыннан тәрбия, белем алучы балаларыбыз. Алар – “Өлкәннәр һәм Тәрбиячеләр көне”нә җыелдылар.

 

1 нче алып баручы: Һәм  ул бәйрәмне тиз арада башларга кирәк, чөнки безгә иң кадерле, хөрмәтле, якын кешеләребезне котларга кирәк.

Кыргый: Нинди көн дисез? Кемнәр соң тәбичеләр? (шаккатып) Менә шушы кешеләрме?

2 нче алып баручы: Менә хәзер син барысын да беләчәксең? Кара һәм тыңла.

Тәрбияче апа сезгә
Рәхмәтемне белдерәм!
Балаларның йөзләренә
Шундый нур биргән өчен.
Каты итеп яратканга,
Назлап караган өчен.
Матур рәсемнәр буятып,
Язарга өйрәткән өчен!  (
Эмиль)

Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,

Әни кебек үзе мөлаем.

Зирәк сүзен кызганмаган

Бу дөньяда бар соң кем тагын? (Г.Ислам)

Тәрбиячем, җанга якын кешем

Кыласыз сез бары изгелек.

Гамәл, киңәшегез үзегезгә

Бирсен иде бары игелек! (Илфар)

Халык милләт буламыни, 
Булмаса тәрбиясе. 
Тәрбиягә җан өрүче 
Синдер ул - тәрбияче.
 (Рания)

Кто ведет в начале жизни

Самый первый наш урок?

Ну, конечно, воспитатель,

             Он наш первый педагог. (Х.Ислам)

1 нче алып баручы: (2 нче алып баручы белән сөйләшә). Ә син беләсеңме балалар бакчасы нәрсәдән башлана икән?

2 нче алып баручы: төркем, тәрбияче, балалар бакчасы мөдире, аш-су бүлмәсе, шәфкать туташы бүлмәсе. (икесе дә аптырашта кала. Кинәт тавыш ишетелә, балалар тавышы, балаларның көлү тавышы куела).

Ике алып баручы бергә: Елмаюдан, көлүдән!

(Концерт номеры)

 

Кыргый: Димәк, балалар бакчасы – ул балалар яшәгән йорт. Ә тәбичеләр көненең ни кагылышы бар соң?

2 нче алып баручы: Кыргый, тукта, ашыкма, яхшылап тыңла һәм карап тор.

1 нче алып баручы: 27 нче сентябрь – тәрбиячеләр көне дип юкка гына әйтмәгәннәр. 1863 нче елның 27 сентябрендә Санкт-Петербург та Иң беренче балалар бакчасы ачылган. Аделина Семенович – балалар бакчасына нигез салучы. Ә менә 1917 нче еллардан соң балалар бакчасына зур игътибар бирелә башлаган. Балалар бакчасын салу авыл, шәһәр, район җирендә көннән көн арта барган.

Хәзерге көндә безне тәрбияләп үстергән өлкән яшьтәге апаларыбыз ул елларда тәрбияче, балалар бакчасы мөдире булып эшләгәннәр. Бүгенге көндә без – яшь буын тәрбиячеләре аларга үрнәк булып эшләргә тырышабыз.  Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Рәхмәт сезгә олы юлга озаткан, белем һәм тәрбиягез өчен. Ә хәзер балаларның шигырьләрен котлау итеп алсагыз иде.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

                    Безнең сезгә әйтер теләкләр.              (Ильсаф)

Поздравляем всех сегодня,

Кто жизнь детям посвятил.

Вам здоровья и здоровья,

                         Много радости и сил.           (Ильмаз)

Без телибез сезгә олы бәхет,

Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

Барыр юлларыгыз озын булсын,

                     Ашыкмасын килер картлыклар.    (Камиль)

Воспитателей поздравить

С этим праздником хотим,

В этот день от всей души мы

                        Вам спасибо говорим.       (Раниль)

Благодарны мы Вам за старанья,

За улыбки детские и смех!

Пусть проблемы и переживания

                                   Позади остануться у всех.                 (Искәндәр)

Кыргый: Кызык икән, ә алар тәрбияләгән балалар кая соң?

2 нче алып баручы: Алар төрле һөнәр ияләре булганнар, менә кайберләре бүгенге көндә балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирә.

Кыргый: Ни өчен? Аларның бит һөнәрләре бар, димәк, алар балалар түгел.

1 нче алып баручы: Әлбәттә, алар балалар түгел, ләкин һәрвакыт тәрбиячеләр булып калачаклар.

Өлкән буын тарафыннан тәрбия һәм белем алучы тәрбиячеләребез:

Тәрбиячеләрнең исемнәре укыла. Өлкәннәргә бер тәрбияче котлау сүзләре әйтә.

Кыргый: (уйланып) Ххх-хх-ххх, бик кызык булды әле бу. Аларның да тәрбияләп үстергән балалары бармы?

        2 нче алып баручы: Әлбәттә, һәм алар да бүген безнең белән, залда утыралар.

Балалардан концерт номеры.

Рәхмәт, кояш Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бакчабызга

Җылы, рәхәт барчабызга.

Рәхмәт тәрбиячебезгә,

                         Елмайды кояштай безгә.       (Зәринә)

Мы желаем крепкого здоровья,

Много сил, упорства и добра.

Пусть встречают дети Вас с любовью

                         И не забывают никогда!          (Дарина)

Мы Вас всех хотим поздравить

В этот праздник от души.

Вам большую благодарность

                      В этот день объявим мы.            (Әмир)

 

Кыргый: Тәрбиячеләр, балалар дисез, шуннан нәрсә? Аларга ул балалар бакчасында куңелсез тугелме? Ашыйсылары килеп йөрмиме бакчада?

2 нче алып баручы: Балаларның күңелсезләнеп йөрергә вакытлары юк, ә ашауга килгәндә 4 төрле ризык ашаталар.

1 нче алып баручы: Әйе, әйе, Кыргый һәм болар барысы да бакчада эшләүчеләр, һәм лаеклы ялга чыгучылар ярдәме белән булдырылган.

Бакчада эшләүчеләргә рәхмәт йөзеннән концерт номеры

 

Кыргый: Димәк, балалар бакчасында бигрәк тә күңелле, рәхәт икән. Ә миңа урын булыр микән?

2 нче алып баручы: Әлбәттә, менә сиңа балалар бакчасына путевка тапшырабыз. Рәхим итеп ал.

Кыргыйга путевка тапшырыла.

1 нче алып баручы: Безнең балалар бакчасында тырыш тәрбиячеләр, уңган, яхшы кече тәрбиячеләр, тәмле ризык белән сыйлаучы пешекчеләр, балаларның сәламәтлекләрен кайгыртучы шәфкать туташы, бакчаның чисталыгын саклап торучы апаларыбыз һәм дә инде тырыш, булдыклы, ярдәмчел балалар бакчасы мөдире бар. Аның ярдәме белән генә балаларыбызга һәм ата-аналарга бакчада иркен, җылы. Әйдәгез әле, сүзне балалар бакчасы мөдире Алия Адхамовнага бирик.

(Алия Адхамовна сүз әйтә)

 

2 нче алып баручы: Өлкән буын тәрбиячеләре һәм әлеге вакытта балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләребез, кече тәрбиячеләребез һәм барлык персоналны Тәрбиячеләр һәм Өлкәннәр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тәрбияче һөнәре – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.! Корычтай нык сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп, тигез гомер итәргә язсын. Кайгы-хәсрәт сезне урап узсын. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ТЕМА: “ӨЛКӘННӘР ҺӘМ ТӘРБИЯЧЕЛӘР КӨНЕ”

(икенче кечкенәләр, уртанчы һәм зурлар катнаш төркеме тарафыннан үткәрелгән бәйрәм иртәсе)

2016 нчы уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиячеләр иҗаты

                                                    ...

Федераль дәүләт таләпләре нигезендә тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү

       Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә кө...

Тәрбиячеләр өчен уен- ситуациялщр

рус телле тәрбиячеләргә...

Тәрбиячеләргә консультация “Әти-әниләр белән баланы дөрес тәрбияләү”

В данном материале описывется работа с родителями по правильному воспитанию детей....