Дидактик уен
методическая разработка (средняя, старшая группа) на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen.docx15.8 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлнара Фәрләхова, тәрбияче.

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең гомуми үсеш бирүче төрдәге 3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы ” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Дидактик  уен «Санлы капчык»

5 - 6 яшьлек балалар очен

Максат: 1 дән алып 10 кадәр саный, таный белү күнекмәләрен камилләштерү, сан белән предметларны туры китерү сәләтләрен ныгыту.

Бурычлар:

- Саннарны сөйләм телендә кулланылышын активлаштыру, мәрҗәннәрне санап киндерга салу.

- Саный, таный белү сәләтләрен үстерү.

- Биремне дөрес башкару өчен теләк булдыру, игътибарлылыкларын үстерү.

Уен өчен кирәкле материаллар: ( 1 рәсем)

  1.  Капчык.
  2. Төрле төстәге сәйләннәр.
  3. Сан язылган киндерлар.
  4. Сан язылган карточкалар.
  5. Сан һәм төрле төстәге түгәрәкләр ясалган карточкалар.

Уен кагыйдәсе: Уенда 5-10 бала катнаша . Уен түгәрәк өстәл артында уйнала. Уенны алып баручы тәрбияче. Бер-береңне борчымыйча, урыннан кычкырмыйча уйнарга кирәк. Уен белән танышып беткәч, уенны бала алып барырга мөмкин.

Уен тәртибе: Уенны берничә төрле уйнарга була:

  1. Капчыкка сан язылган карточкалар салына. Өстәлдә мәрҗәннәр(бер төстә генә булса әйбәтрәк), сан язылган киндер савытлары. Капчыктан сан язылган карточка алына. Бала санны әйтә һәм сан язылган киндерны таба. Әлеге киндергә шул сандагы сәйләннәрне сала. Уен капчыкта саннар беткәнче уйнала. (2 рәсем)
  2. Капчыкка сан һәм төрле төстәге тәгәрәкләр ясалган карточкалар салына. Өстәлдә сан язылган киндер савытлары һәм төрле төстәге сәйләннәр. Бала капчыктан карточканы ала, санны  атый, түгәрәкнең төсен әйтә һәм шул санда, төстә булган сәйләннәрне киндер эченә санап сала. Уен капчыкта карточка беткәнче уйнала. (3 рәсем)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Детская "игровая дидактика"

Методическая разработка адресована педагогам,воспитателям и родителям."Игровая дидактика",как средство физического и психического развития ребенка....

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

УМК буенча дидактик уен "КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР"

УЕН “КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР” (Разложи одежду) Максат:  Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланы...

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

УМК буенча дидактик уеннар

Рус балаларына татар теле өйрәтү буенча дидактик уеннар...

Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм»

Бурычлар:Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү; исемнәрне сан, тартым белән төрләндерүгә (әни-әниләр, әни – әнием) күнектерү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга ...