Коймаклар һәм бавырсаклар
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

 Ахметханова Гульсия Адгамовна

Максат: Камырдан әзерләнгән татар халык ашлары белән таныштыру; культура – гигиена кагыйдәләренә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koymaklar_hm_bavyrsaklar.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Олы Әтнә балалар бакчасы”.

«Коймаклар һәм бавырсаклар»

(I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)

                                                                                                                    Югары квалификацион    

                                                                                                                    категорияле тәрбияче

                                                                                                                    Әхмәтханова Г. Ә.

        

Максат: Камырдан әзерләнгән татар халык ашлары белән таныштыру; культура – гигиена кагыйдәләренә өйрәтү.

Материал: бавырсаклар, коймаклар, савыт-саба, камыр, такта, чүпрәк, курчаклар.

Сүзлек: коймаклар, бавырсаклар.

Эшчәнлекнең барышы.

Тәрбияче. Бүген безнең төркемгә йөрүче Регинаның туган көне. Әйдәгез әле, балалар, без аны туган көне белән тәбрик итик һәм бүләк бирик (бүләк бирелә).

Регина. Рәхмәт

Дидактик уен “Регина күчтәнәчләр белән балаларны сыйлый”.

Тәрбияче. Балалар, Регина үзе дә безгә буш кул белән килмәгән, күчтәнәчләр алып килгән. Хәзер аның күчтәнәчләре белән танышыйк (балаларны өстәл янына чакырам). Карагыз әле, Регина безгә нинди матур табын әзерләгән (өстәлгә матур итеп ризыклар урнаштырылган. Балаларның игътибарын алып килгән күчтәнәчләргә җәлеп итү). Регина безгә татар халкының милли ашларыннан саналган бавырсак һәм коймаклар алып килгән. Менә монысы бавырсак (күрсәтү), ә менә монысы коймаклар (күрсәтү).

Әйтегез әле, балалар, Регина нинди күчтәнәчләр алып килгән? (һәрбер бала тәрбияче ярдәме белән әйтеп чыга)

Ә хәзер табын артына утырыйк һәм үз-үзегезне табын артында ничек тотарга кирәклеген искә төшерик. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигән мәкаль бар.

Балалар. Табын артында сөйләшмәскә, кычкырмаска, авызны чапылдатмаска, ризыкны ашыкмыйча ашарга, як-якка чәчмәскә. Ашап бетергәч авызны һәм кулларны салфеткага сөртәргә. (балалар бавырсакларны, коймакларны кабып карыйлар, исемнәрен тагын бер кат ныгыталар).

Тәрбияче. Менә сыйландык та. Бик тәмле булды. Инде күрсәткән сый-хөрмәте өчен Регинага рәхмәт әйтик(балалар рәхмәт әйтәләр).

Регинаны туган көне белән котлап, бергәләшеп уйнап алыйк.

“Коймаклар” уены

Балалар кулга – кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Регина уртага чыга.

Иптәшләре аның исемен әйтеп җырлыйлар һәм җырның эчтәлеген хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.

Регинаның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

Җыр тәмам булгач, уртадагы бала үзе теләгән бер иптәше алдына килеп баса һәм аны уртага чакыра да әйләнәләр. Шулай бер ничә тапкыр кабатлана.        

Тәрбияче. Балалар, ә сезнең коймакларны һәм бавырсакларны үзегезнең ясап карыйсыгыз килмиме?(балалар үзләренең ризалыкларын белдерәләр).

Әйдәгез алайса, без сезнең белән камырдан бавырсаклар һәм коймаклар әвәләп ясап, үзебезнең курчакларыбызны сыйлыйк.

Балаларга камыр бирелә һәм “Коймаклар белән бавырсаклар” дигән әвәләү үткәрелә.

Тәрбияче. Балалар, сезнең алдыгызда камыр, аны ике өлешкә бүләбез. Камырның бер өлешеннән бавырсак, ә икенче өлешеннән коймак әвәләп ясарбыз.

Әйтегез әле, бавырсак нинди формада? (түгәрәк формада). Димәк, камырны уч төбендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәлибез.

Ә коймаклар нинди формада? (түгәрәк формада). Шулай булгач, икенче камырны да уч төбендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәлибез һәм ике уч белән сытабыз. Чөнки коймаклар җәенке булалар. Менә булды да. Хәзер коймакларны бер тәлинкәгә, ә бавырсакларны икенче тәлинкәгә җыябыз.

Инде курчакларыбызны сыйласак та була (курчакларга табын әзерләнә).

Балалар, курчаклар сез әзерләгән коймаклар һәм бавырсакларны бик яраттыла, сезгә рәхмәт әйтәләр.