УМК белән әшләү нәтиҗәләре
методическая разработка (старшая группа) на тему

Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты- балаларны үзләрен әйләндереп алган әйләнәтирәдәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мативация тудыру тора.Уртанчылар торкеменнэн татар балаларын рус теленэ ойрэту эшчэнлеге башланып киттте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umkbelen_eshleu_netizheler_.ped_sovetka.docx33.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б.Байлар Сабасы

гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2нче “Әллүки” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем Муниципаль бюджет учреждениесе.

Пед.кинәшмәдә чыгыш.

                                                                                  1кв.категорияле тәрбияче :

                                                                                           Ахтэмова Р.М.


     

 Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты- балаларны үзләрен әйләндереп алган әйләнә тирәдәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мативация тудыру тора.Уртанчылар торкеменнэн татар балаларын рус теленэ ойрэту эшчэнлеге башланып киттте.

Программа белэн танышып. Тематик план.Календарь көндәлек план тозедек. Күрсәтмә, таратма материаллар , уеннар тупладык.

         Эти-әниләрне жыелышларда  укыту- методик комплектлары белән таныштырдык. “УМК-ны эшебездә ничек кулланабыз” дигән  темага консультация үткәрдек. Шулай ук әти-әниләр белән анкета сорауларына  жавап  алып   анализ ясалды. Чөнки  әти-әниләр белән берлектә эшләгәндә генә унай  нәтиҗәләргә ирешеп була.

   Рус теленэ ойрэту эшчэнлегенен торышы белэн таныштыру очен,группа жыелышына Гольнур Фартовнаны чакырдык.Ул бик эчтэлекле хэм анлаешлы итеп барсында анлатып сойлэп бирде.

   Эш дәфтәрләрен, аудиоматериалларны һәм мултипликацион сюжетларны кирэк чакта   кулланып эшчәнлекнең  бер өлеше итеп кулландык. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр. Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар. Шулай ук эшчәнлектә без төрле уеннар уйныйбыз.”Бармак уеннары”, “Сэхнэлэштерелгэн  әкиятлэр” , “Яшелчә кибете” уены, битлекләр белән уеннар. Эшчәнлектәге өйрәнгән сүзләрне тагында ныграк ныгыту, балаларны кызыксындыру өчен үзебез ясаган дидактик уеннар кулланабыз. Мәсәлән: “Бер суз белэн эйт”, “Тылсымлы тартма”, “Алсуны ашат”, “Нэрсэ артык”, “Тату гаилә”, “Дискалар белән уеннар”. Эшебездә балалар белән җырлы-биюле уеннарны да бик яратып кулланабыз. М-н: “Чебилэр зарядкасы”, “Төсле туп” һ.б.  

 Хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтергэ ойрэту беренче урынга куела. Берничә эшчәнлек узгач өйрәнгән сүзләр һәм алдагы эшчәнлекләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр кулланыла

Атналык теманы йомгаклаганда  балалар белән мультсюжетлар да  карыйбыз. Аларның эчтәлеге 3-7 минутлык, балаларның белгән сүз байлыгына яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгәннәр..

 Бу мультипликацион сюжетларны караганнан соң балалар белән сорау-җавап тибында әңгәмәләр үткәрәбез, өйрәнелгән уеннарны кабатлыйбыз. Балалар бик яратып карыйлар.   Мультфильмнарны караганнан соң балалар белән рәсем конкурслары оештырабыз. Балалар бу мультфильмнарны әти-әниләре белән өйләрендә дә карый алалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы сайтында.

Бишенче яшьтәге балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик принципка нигезләнеп  ел дәверендә “Коз  бәйрәме”, “Мин дөньяның бер кешесе”,  “Энилэр бэйрэме”, “Яңа ел бәйрәме”, “Кыш”, “Ватанны саклаучылар көне”, “Сигезенче март”, “Халык  җәүһәрләре”, “Яз”, “Җиңү бәйрәме”, “Җәй” кебек темалар үзләштерүне күнел ачу чарадларында ныгытуны куздә тота. Балаларга һәм әти-әниләргә мондый чаралар, бәйрәмнәр бик ошый. Чөнки балалар төрле яклап ачылалар, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, тел белүләрен күрсәтәләр.        .     Балаларның төп эшчәнлеге уен. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлеләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра, оештыру сәлатләрен үстерергә ярдәм итә.

       Ял минутлары, хәрәкәтле, дидактик уеннарны әзерләгәндә К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина “Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” , К.В. Закированың “Уйный-уйный үсәбез” – Казан – “Мәгариф” нәшрияты , М.Ф. Кашапованың “Иң татлы тел, туган тел” - Казан “Мәгариф” нәшрияты  методик китапларын кулланабыз.

        Безнең максатыбыз һәрбер баланың татарча матур итеп сөйләшә алуына ирешү, балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту .