"көз"
материал (старшая группа) на тему

Галиева Разина Равиловна

"Көз Патшабикәсенә сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Көз"54 КБ

Предварительный просмотр:

“Көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәт”   бәйрәм сценариесе

Сценарий детского праздника Королевы Осени 

Зал бәйрәмчә бизәлә.Чәчәкләрдән, көзге яфраклардан гирляндалар ясалып эленэ, чәчәк букетлары куела Урталыкка Көз патшабикәсенә кресло куела. Стенага көзне тасвирлаган картиналар эленә. Бер почмакта көзге уңыштан өстәл әзерләнә.

Күңелле музыка яңгырый. Залга балалар кереп, урыннарына утырышалар. Бәйрәм башлана.

Алып баручы.  

Әкият, әкият башлана!

Олысы да, кечесе дә

Әкияткә ышана.

Бары әкияттә генә була

Тылсымлы могҗизалар.

Хәзер менә шул турыда

Сөйлим сезгә балалар!

Дуслар! Бүген без сезнең белән гаҗәеп бер матур әкият иленә - Көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәткә китәрбез. Ә юлга үзебез белән бик күп итеп көлке, шатлык, җырлар, уеннар, биюләр алырбыз. Чөнки алардан башка безне ул бәйрәмгә кертмәячәкләр.

Бер бала. Ә без анда нәрсәгә утырып барачакбыз соң, машинагамы, поездгамы?

Алып баручы:

Юк балалар! Без күзләребезне генә йомачакбыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәчәкбез. Ә хәзер минем арттан кабатлагыз;

«Бер, ике, өч! Әкият, ишегеңне ач!» Балалар кабатлыйлар. Музыка яңгырый. (Кирәкле атрибутлар куела).

Алып баручы:

Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, берегез дә калмадымы?

Бу вакытта залга өч малай чыгалар. (Аларның өсләрендә жилетлар, каурыйлар тагылган беретлар, кулларында төрелгән кәгазьләр)

1-малай (кәгазьне сүтеп укый):

Игътибар! Игътибар! Бүген көз патшабикәсе барлык кешеләрне бәйрәмгә чакырды!!

2- малай (кәгазьне сүтеп укый):

Барлык кунакларга да биергә, җырларга кушылды!!

 3- малай:

Әнә Көз патшабикәсе үзе дә килә, каршы алыгыз!!

Музыка яңгырый.

Залга Көз патшабикәсе керә. Аның кулында чәчәкләр, көзге яфраклар белән үрелгән таяк. Ул килеп тәхетенә утыра. Аның кырыена өч малай (аның хезмәтчеләре) килеп басалар.

1-малай алгарак чыгып сөйли:

Утырып алтын атына

Көз килде бар дөньяга.

Урманнар, кырлар буйлап

Йөри алтынга буяп

2- малай алгарак чыгып сөйли:

Бакчада балан өлгерде

Көннәр дә салкынайта.

Кошлар тавышы күңелдә

Моңсу хисләр уята.

3- малай алгарак чыгып сөйли:

Җилләр белән уйнаклап

Яфраклар коелалар.

Тезелешеп кошлар да

Җылы якка очалар. 

Шулвакыт ишектә  кемнеңдер: “Җибәрегез мине, минем дә бәйрәм күрәсем килә!” дигән сүзләре ишетелә.

Көз патшабикәсе (хезмәтчеләренә карап):

Бу нинди эш? Кемнең безнең бәйрәмнең ямен җибәрәсе килгән анда?

 

Шулчак залга Карачкы килеп керә. Ул йөгереп килеп Көз патшабикәсенең аягына егыла.

Карачкы:

Көз патшабикәсе! Мине берәү дә бәйрәмгә кертми, зинһар өчен керт мине үзеңнең бәйрәмеңә!

Көз патшабикәсе (гаҗәпләнеп):

Син кем? Бу кыяфәтеңдә ни эшләп йөрисең минем бәйрәмемдә?

 Карачкы (кесәсеннән әрекмән яфрагы алып, күз яшьләрен сөртә):

Көз патшабикәсе:

Менә инде балалар бәйрәмендә елап торырга! Йә әйт әйдә, нәрсәгә елыйсың? 

Карачкы:

Патшабикәм! Мин ниндидер бер ялкау я эшлексез түгел. Мин бик эшчән бакча Карачкысы! Җәй буе бакчада басып торам, йокламыйм да, ашамыйм да яшелчәләр саклап үстерәм. Минем әле яклаучыларым да бар.

Кош булып киенгән балаларга карап:

Кошлар, мин сезне бакчадан куаммы?

Кошлар (бергә):

Куасың, куасың!

Карачкы:

Минем тагын яклаучыларым бар!

Яшелчәләр булып киенгән балаларга карап:

Яшелчә, җиләк-җимешләр, мин сезне кошлардан әйбәт саклыйммы?

Яшелчәләр (хор белән):

 Саклыйсың, саклыйсың! Рәхмәт сиңа карачкы! Синнән башка без бетәр идек!

Көз патшабикәсе Менә күрдегезме инде, ә мине бәйрәмгә кертмиләр, киемең матур түгел диләр. Матур киенсәм миннән кем курыксын инде?

Көз патшабикәсе:

Ачуланма инде Карачкы дус. Әйдә түрдән уз,кунак булырсың!

Карачкы башын югары чөеп, себеркесен мылтык кебек тотып кошлар утырган урындыклар яныннан “Көш, көш” дип әйтеп үтә. Бер кошны куып төшереп, урнына менеп утыра.

Көз патшабикәсе(кулындагы таягын идәнгә өч тапкыр сугып):

Көзне бик күңелсез фасыл диләр, әйдәгез уйныйк, көлик, шатланыйк! Бәйрәмебезне башлыйк! Дусларым Гөмбәләр әйдәгез чыгыгыз уртага!

Гөмбә башлыклары кигән балалар бию башкаралар. 

Көз патшабикәсе:

Сез гөмбәләр бик уңганнар!

 Карачкы:

Мин саклаган яшелчәләр

Бик күп булып үстеләр.

Бергәләшеп, җитәкләшеп,

Бәйрәмгә дә килделәр.

Карачкы белән бергәләп түгәрәк уен уйнала. 

Көз патшабикәсе:

Булдырдың Карачкы, бик матур уйнадыгыз! Бүген безнең бәйрәмгә бик күп балалар килделәр, алар да көз турында шигырьләр, җырлар беләләрдер, әйдәгез хәзер сүзне аларга бирик әле.

  1. Менә көз килде.                                   2. Бездәге кошлар

Салкынча, җилле.                                    Көньякка китте.

Агачларда яфраклар                                Сизелмичә дә

      Саргайган инде.                                        Җылы җәй үтте.

Яфраклар җыры һәм биюе башкарыла.

Көз патшабикәсе:

Бик матур җырладыгыз да биедегез дә, рәхмәт сезгә балалар! Бик моңсу тавышлар ишетелә, кемдер елаган шикелле, ул нинди тавышлар икән?

 Карачкы(кулын каш өстенә куеп, һавага карап):

Юк, бу елау түгел. Кошлар шулай саубуллаша, көньякка очалар..

Балалар “Көзге моң” җырын башкаралар.

Көз патшабикәсе:

Ярый дусларым, күңелсезләнмик, әйдәгез бер биеп күңел ачыйк. Кайда соң әле минем яңгыр дусларым белән, кояш нурларым, бер биеп алыгыз әле!

“Яңгыр һәм кояш биюе” башкарыла.

Карачкы:

Ә мин әле бер уен да беләм. Балалар хәзер мин сезне ике командага бүләм. Бер команда җил була, ә икенчесе яңгыр. Яңгырлар:”Тып-тып-тып” дип, ә җилләр:”У-у-у”дип уларлар. (Башта аерым әйттереп карый, аннары бергә әйтәләр).

Булдырдыгыз балалар! Ә хәзер Кәбестә турау уенын уйнап алыйк!

“Кә-кә-кә-кәбестә” уены уйнала.

Көз патшабикәсе:

Без бүген бик күңелле бәйрәм иттек! Көз шулай инде ул балалар, әле моңсу һәм шатлыклы, кояшлы-яңгырлы була. Ләкин мин бик шат, сез мине матур алтын төсләрем , мул табыннарым, яшелчә, җиләк-җимешләрем өчен яратасыз. Бүген минем бәйрәмемдә катнашкан өчен сезгә зур рәхмәт балалар! Мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне калдырам, ә хәзергә сау булыгыз!

Рәзинә Равил кызы Галиева. Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасының I категорияле музыка җитәкчесе.