Әти-әниләр өчен консультация “Балалар сәламәтлеген ныгытып”.
консультация на тему

Әти-әниләр  өчен  консультация

“Балалар  сәламәтлеген  ныгытып”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_slamtlegen_nygytyp.docx20.33 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр  өчен  консультация

“Балалар  сәламәтлеген  ныгытып”.

   Бала тәрбияләү – гаять зур әһәмиятле эш. Балалар тәрбияләүдә иң әһәмиятлесе нәрсә соң?  Башта бу сорауга  барысы да бик әһәмиятле, дип җавап бирәсе килә. Чыннан да бала тәрбияләүдә нинди генә якны алма, аны  әһәмиятле түгел дип әйтеп булмый. Ә иң кирәклесе – баланың сәламәт булып үсүе. Бала гомеренең беренче елларында күнегүләрнең  иң зур юлын үтә: сәламәтлеккә нигез салына.

     Физик тәрбиянең бурычы – балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның төп хәрәкәтләрен үстерү – гигиена шартлары, куелган көн тәртибе, туклану, балаларның организмын чыныктыру, хәрәкәтләрне үстерү өчен  махсус занятиеләр үткәрү һәм уеннар оештыру ярдәмендә тормышка ашырыла.

     Балаларның уеннары, ашау, йоклау, прогулка  сәгатьләре билгеләнгән вакытта режим белән үткәрелергә тиеш. Бу – балаларның организмын билгеле ритмга гадәтләндерә, аларның сәламәтлеген ныгыта, оешканлыкны, билгеле бер кагыйдәгә буйсына белүне тәрбияли.

     Гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик мөһим мәсъәлә, ул ата-аналардан түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Гигиена тәрбиясенә баланы кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк, шул чагында гигиена күнекмәләре гадәткә әйләнә һәм бала башкача эшләүне күз алдына да китерми.

     Гигиена тәрбиясенең  характер, ихтыяҗ тәрбияләү,тәртипкә өйрәтү белән тыгыз бәйләнештә булуын да әйтеп китәргә кирәк. Баланың иртәнге гимнастика ясавын, йокларга ятар алдыннан аягын юуын, киемен карап йөртүен, билгеле бер вакытта ашавын тикшереп торучы ата-аналар балада төгәллек тәрбиялиләр, аны тәртипкә өйрәтәләр.

     Гигиена тәрбиясе хезмәт эшчәнлегенә әзерли. Уенчык почмагын, йоклап торгач урын-җирен җыеп куюлары белән генә калмыйлар, бәлки хезмәт күнегүләрен дә үзләштерәләр.

     Гигиена  тәрбиясе бер үк вакытта эстетик тәрбия дә була. Шапшак нәрсә матур була алмый. Баланың чәчен, тешләрен карарга, тәнен, киемнәрен чиста тотарга, өйдә чисталык сакларга өйрәтү белән, ата-аналар әкренләп балаларда матурлыкка омтылыш  һәм аңа мәхәббәт тәрбиялиләр.

     Ничә яшьтә булуына карамастан, баланы режимга өйрәтергә кирәк. Дөрес  оештырылган көндәлек режимның балаларны үстерүдә аларның  сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте бик зур. Режимга күнеккән баланың билгеле бер вакытта  ашыйсы килә, аппетиты яхшы була, физик һәм психик яктан дөрес үсә. Көндәлек режим – баланың яшен исәпкә алып төзелгән хезмәт, ял, туклану кагыйдәләре ул.

     Балалар  өчен физик тәрбиянең иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч төре –

с п о р т. Чаңгыда шуу, велосипедта йөрү, йөзү – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә мөмкин нәрсә.

     Баланы физик тәрбияләүнең төп максатларыннан берсе – аның организмын  һава температурасы үзгәрешләренә чыдам итү, аны чыныктыру.

Чыныктыруның иң ансат ысулы – һава ваннасы алу. Аны тышта, һавада үткәрәләр. Һава тән тиресенә турыдан-туры тәэсир итсен өчен, җылы көннәрдә баланы трусик һәм майкадан һәм яланаяк йөртергә кирәк.

     Төнгелеккә аяк юып ятуның  әһәмияте  һәм әкренләп 30 градустан бүлмә температурасына кадәр төшерелгән су белән аякларны юганда аның чыныктыру тәэсире була.

     Тәнгә су йөгертү, су коену кебек процедуралар организмны чыныктыра. Су белән чыныктыруны кече яшьтән башлау яхшы.

     Җәйге айларда чыныгу өчен кояштан да, һава һәм судан да файдаланыла.

     Хәрәкәтләрне үстерү балаларны физик тәрбияләү системасында күренекле урыннарның берсен алып тора. Кече яшьтән үк баланың дөрес йөрергә, йөгерергә, сикерергә, үрмәләп менәргә өйрәнүе бик  әһәмиятле. Хәрәкәтләрне үстерү өчен системалы рәвештә хәрәкәтле уеннар һәм гимнастика үткәрелергә тиеш. Бу балаларның актив, җитез, оешкан булуларына ярдәм итә.

     Физкультура, спорт белән шөгыльләнгән баланың авырлыгы, күкрәк читлегенең үсеше, мускуллары спорт белән шөгыльләнмәгән балага караганда күп өстен була. Бала никадәр күп хәрәкәтләнсә, мускуллар шулкадәр яхшырак була. Күп хәрәкәтләнүдән, йөгерүдән, сикерүдән балага бернинди зарар булмый, чөнки  ул аны бик теләп башкара.

     Физик күнегүләр вакытында балаларда төгәллек, гаделлек, иптәшлек хисе, бер-береңә ярдәм, кыюлык, тотнаклык, мөстәкыйльлек  тәрбияләнә. Физик яктан чыныккан балалар теләсә нинди хезмәтне башкарырга сәләтле булалар. Шуңа күрә гаиләдә дә, б/бакчасында да физик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирик.