Сценарий утренника разновозрастной группы ко дню матери "АК КУҢЕЛЛЕ ӘНИЛӘР!"
материал (младшая, средняя группа) по теме

Юрикова Эльмира Рустамовна

Сценарий утренника разновозрастной группы ко дню матери "АК КУҢЕЛЛЕ ӘНИЛӘР!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

(Альметьевский район)

“Ак күңелле әниләр!”

(балалар баксасында Әниләр көненә багышланган сценарий кичәсе).

Подготовила Юрикова Э.Р

Воспитатель

«МБДОУ «Д/с «Алтынчэч» с. Бишмунча»

Альметьевск 2018                                                                                                          

                 Девочки начинают утренник с танца “Колыбельная” – “Әлли бәлли бәү”

Сәхнәгә ике тәрбияче чыга.

1.А-б.  Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
           Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
           Без узасы юлда маяк булып
           Гомер буе балкып торыгыз.

           Исәнмесез, димен бүген сезгә,

          Бәйрәм белән газиз аналар!

          Юллар ерак булса, җырлар белән

          Якынаер бүген аралар.

             Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.  Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын,кадерле әниләр!

2 а.б   Разрешите вас поздравить,

             Радость вам в душе оставить,

             Подарить улыбку, пожелать вам счастья,

             Прочь невзгоды и ненастья.

             Пусть исчезнет грусти тень!

   Добрый день, дорогие наши мамы! Мы поздравляем Вас с самым светлым праздником – Днём Матери! Это праздник, к которому никто не может остаться равнодушным. 
      И мне от лица всех детей хочется сказать слова благодарности всем мамам, которые дарят нам любовь, добро, нежность и ласку.
 Примите слова поздравления от наших  и ваших детей:

  1. Әкрен генә карлар ява. (Ильфир)

         Дөнья бик юмарт бүген.

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

  1. Иң кадерле кешеләрне (Рузиля)

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

  1. Әни сүзе – иң бөек сүз, (Айзиля)

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

  1.  Әниләрнең бәйрәме ул (Әмир)

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк. Бүген әниләр белән.

  1. Всех мамочек Земли  (Ильшат)
    Сегодня поздравляю.
    В День матери хочу
    От сердца пожелать,
    Пускай вас берегут,

 Пускай не обижают,
Ведь ближе никого
У нас, чем Мама,  нет.

 Все мамочки Земли,
 Пред вами преклоняюсь,
 И жизни вам желаю
 Счастливых, долгих лет!

Песня   «Ин матур җыр»

1 а.б. Бәләкәйләргә сүз бирәбез

Бәләкәйләр чыгыши:

“Әни”  диеп, язып куйдым

Яңа яуган ап - ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни”  сүзен таптарга   (Дамир)

 

Поздравляю мамочку Милую мою.

 И скажу я мамочке: «Я тебя люблю!».

Мне с тобою весело,

Радостно играть,

Вместе слушать песенки,

Вместе танцевать  (Ислам И.)

Әнием, күз нурым,

Кадерлем син минем.

Иң олы, иң изге

Багерем син минем! (Ильяс)

Мама милая моя,

Очень я люблю тебя,

Ты всех лучше и добрей,

Всех роднее, красивей  (Ясмина)

Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен. (Ислам З.)

Маму я свою люблю, 

Ей подарок подарю.
Я подарок сделал сам
Из бумаги с красками.
Маме я его отдам,
Обнимая ласково.  (Альмир)

“Шалкан” әкияте. (Бию бәләкәйләр)

1.а.б. - Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен.  Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.  Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!  Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.

  1.  Эй, кояш, тыңлап тор,

        Туктап тор бер урында.

        Мин җырлыйм матур җыр –

       Чәч, кояш нурларың,

       Чәч барча төсен дә.

        Әнием өчен дә,

        Әниләр өчен дә! (Айзилә)

  1. Я мамулю поздравляю,

        Ей здоровья я желаю.

        Очень я ее люблю,

        В праздник мам стихи прочту.

        Мамы лучше не найти,

        Землю можно обойти.

        А такая, ты, одна —

        Очень я люблю тебя. (Айлин)

  1. Ашлар тәмле булсын өчен,

       Дөнья ямьле булсын өчен,

       Гөлләр чәчәк атсын өчен,

       Бәхет, шатлык артсын өчен,

       Әни кирәк!

       Иң кадерле кеше җирдә

       Әни димәк! (Амир)

1 а.б. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен, әниләр. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы,  заботится о нас, передает свои песни, оберегает нас.

  1. С прекрасным днем прекрасной маме
    Поздравления мои,
    Ты человек родной мой самый,
    И нет конца моей любви!
    Забота, ласка и тепло -
    Все это мамочка моя,
    Будь всегда счастлива Мама,
    Тебя любит вся семья! (Ильфир)

  1. Мама, мамочка, мамуля,  

       Ты такая красотуля.

       Ты меня за всё прощаешь

       И всегда всё понимаешь.

       Поздравляю нежно я  

       С днем Мамулечек тебя! (Эльвин)

 

Бию “Барбарики”

1 а.б. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

  1.  Әниләрне саклыйк!

         Әниемнең эше-иң изге эш,

         Әниемнең сүзе - иң назлысы.

        Әнием кулы - иң йомшагы,

        Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы! (Радмир)

  1.  Иң кадерле кешем җирдә

        Ул син, газиз әнием.

        Гел изгелекләр бөркелә

        Бары синнән, әнием! (Рамазан)

1 а.б. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

 

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.

Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз. Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

 Икенче бирәм  “Балаларыбызны беләбезме?”  дип  атала. 

Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 

–         Балагыз  нинди  төс ярата?

–         Нинди  кием кияргә ярата?

–         Балагызның яраткан  артисты бар мы, кем?

–         Балагыз  кайсы  бәйрәмне ярата?

–         Балагыз  нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

–         Сезнең пешергән кайсы  ризыгызны бигрәк тә яратып  ашый?

–         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

Бию “Буги - Вуги”

 2 а. б. Уважаемые мамы, читаете ли вы книжки со своим детьми?  (Ответы родителей) Вот сейчас мы и проверим, как вы внимательно читаете детям сказки. Конкурс « Книга в семье». Я буду читать вам отрывок из сказки, а вы вспоминать и отвечать

В гости к бабушке пошла,
Пироги ей понесла
Серый волк за ней следил,
Обманул и проглотил.
(Красная шапочка)

Убежали от грязнули
Чашки, ложки и кастрюли.
Ищет их она, зовет
И в дороге слезы льет.
(Федора)

И зайчонок, и волчица –
Все бегут к нему лечиться.
(Айболит)

Ждали маму с молоком
А пустили волка в дом
Кто же были эти
Маленькие дети?
(Семеро козлят)

Как у Бабы у Яги
Нет совсем одной ноги,
Зато есть замечательный
Аппарат летательный.
Какой? 
(Ступа)

Знает утка, знает птица,
Где Кощея смерть таится.
Что же это за предмет?
(Игла)

Песня “Мы запели песенку”

       1 а.б.  Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар сезнең барыгызны да шушы матур бәйрәм белән тагын бер кат котлыйбыз! Бу бәйрәмне без сезнең өчен әзерләдек. Ә хәзер сезне балаларыгыз биергә чакыра.

  1.   Син, әнием, безнең өчен

         Бу дөньяда бер генә.

          Елмайганда йөзләреңнән

         Бар өйгә нур бөркелә.

         Иң кадерле кешебез син,

         Сөекле әниебез.

         Син булганга без бәхетле,

         Тыныч, рәхәт яшибез. (Ильшат)

  1.  Мама, мамочка моя,

        Поздравляю я тебя.

        Будь здорова и красива,

        Будь любима и счастлива.

        Тогда солнце из окошка

        Прыгнет на твои ладошки,

        Ты меня обнимешь нежно —

        Буду счастлива и  я, конечно.

        И подарок подарю. Мама, я тебя люблю! (Рузиля)

 

  1.  Юллар кебек озын булсын, (Рамазан)

        Әнкәем, гомерләрең.

       Ай нурыннан да нурлырак

       Әнкәемнең йөзләре.

       Моңлы көйдәй күңелемдә

       Әнкәемнең сузләре.

  1.   Пусть день твой будет  (Эльвин)
    Солнечным, прекрасным.
    И розами твой будет устлан путь.
    И каждый вечер – звездным,
    Чистым, ясным.
    О, мама! Всегда счастливой будь!

Җыр “Рәхмәт Әнием!”

2 а. б.    Любите мам! За что?  Не знаю.

              Наверно за то, что дышишь и мечтаешь.

              Радуешься солнцу и светлому дню,

              За ласку, за верность, за каждое « - Люблю!»

              За небо, за ветер, за воздух вокруг.

              Любите мам!  Она лучший Друг!

Алексей Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира - от матерей!»

        Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать: «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

Танец под песню «Мама»  Индиго (с шарами)

2 а.б.    Без сна ночей прошло немало,

        Забот, тревог не перечесть.

        Земной поклон вам все родные мамы

        За то, что вы на свете есть!

1 а.б.    Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

             Чәчәк букетлары корыр ул.

             Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

             Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

             Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр! 

Хөрмәтле әниләр!  Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат  юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның  пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар  сырхаулап  ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез  булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте  яусын сезгә. Озын   гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны  алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.  Рәхмәт сезгә.

«Бәхеттә-шатлыкта» җыры яңгырый. Балалар әниләренә бүләк тапширалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Новогоднего утренника (разновозрастная группа)

Сценарий Новогоднего утренника (разновозрастная группа)...

Сценарий Новогоднего утренника ( разновозрастная группа)

Сценарий новогоднего утренника(разновозрастная группа)...

Сценарий Новогоднего утренника ( разновозрастная группа)

Сценарий Новогоднего утренника ( разновозрастная группа)...

Сценарий утренника - разновозрастные группы - «День Победы»

Цели:воспитывать чувство любви к Родине, гордости за героизм нашего народаразвивать чувство патриотизма.ДЕЙСТВУЮЩИЕ ЛИЦА:Музыкальный руководитель:   Ведущий (воспитатель) ) Дети.Родители.Муз...

8 марта «Путешествуем по странам вместе с мамами» сценарий в разновозрастной группе

малыши сидят на стульчиках. «Солнечная капель»(старшие вбегают в зал с колокольчиками, поют). Нас сегодня утром раноЗвон капели разбудил.Что случилось?Это праздник,Мамин праздник насту...

Сценарий новогоднего утренника (разновозрастная группа от 4 до 7 лет)

laquo;Заколдованная , Снегурочка»Дети входят в зал под песню «Снегом белым» гр. Фабрика, образуют хоровод вокруг елки.     ребенок.Любой из нас, конечн...

Сценарий выпускного утренникав разновозрастной группе детского сада «Плывёт кораблик детства»

Выпускники детского сада совершают увлекательное морское путешествие на своём последнем празднике в детском саду. Неожиданные встречи, сюрпризы, интересные игры и конкурсы - всё это не оставит равноду...