Яз белән Җиңү килә!
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

мәктәпкә әзерлек төркемендә Җиңү бәйрәменә эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yaz_beln_zhinu_kil.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Яз белән Җиңү килә!

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тирә-юнь һәм иҗади сәнгать буенча интеграцион эшчәнлек

Максат: 1. Табигатькә соклану хисләре, патриотик хисләр,ветераннарга                

                    карата мәрхәмәтлелек, рәсем ясауга кызыксыну һәм пөхтәлек  

                    тәрбияләү.

                2. Рәсем ясау осталыкларын, буяу, төс, ритмны үстерү.

                3. Җиңү көне,яз,аның сыйфатлары турындагы белемнәрен ныгыту.

Өлкәләр интеграциясе: танып белү, иҗади сәнгать.

Җиһазлар: яз, 9 май бәйрәменә багышланган рәсемнәр,теш щеткасы, буяу, кара битләр, Д.Тухманованың “День Победы”аудиоязмасы.

Шәхси эш: пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: гөрләвекле, сулы, бөреләр.

Алдан эшләнгән эш: рәсемнәр карау, язның сыйфатларын кабатлау, мәкальләр өйрәнү.

Шөгыльнең төзелеше: 1.Кереш өлеш (дәвамы 3 мин.)

                                          Максат: балаларның игътибарын җәлеп  итү, эшчәнлеккә              

                                                         кызыксыну уяту.

                                         

                                          2.Төп өлеш ( дәвамы 15 мин.)

                                         Максат: Максатларны үзләртерү.

                                         Методик алымнар:

                                           1.Шигырь уку: "Яз килә"

                                           2.Балаларга сораулар бирү.

                                           3.Яз турында әңгәмә.

                                           4.Ял минуты.

                                           5.Җиңү турында сөйләшү.

                                           6.Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

                                       

                                           3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2 мин. )

                                          Максат: Эшчәнлекне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!

Яз килә!  М.Мөнир

Көннәр аяз, кәктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк,

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп көяш көлә,-

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар: Яз  турында.

Тәрбияче: Әйе дөрес, яз нинди ул?

Балалар: Яз матур, җылы, сулы, яңгырлы, гөрләвекле, кояшлы.

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар,  яз көне  табигатьтә нинди үзгәрешләр була соң?

Балалар: Кояш җылыта, кошлар кайта, гөрләвекләр ага, карлар эри.

Тәрбияче: Дөрес,балалар, яз көне кояш ныграк җылыта башлый,кар эреп сулар, гөрләвекләр ага.Бөҗәкләр уяна.Язның беренче чәчәкләре-умырзаялар үсеп чыга.Агачларда бөреләр бүртә.Кошлар җылы яктан туган якларына кайталар.Димәк,бар дөнья уяна.

Тәрбияче: Балалар,яз турында тагын нәрсәләр беләбез соң без?

Балалар: Мәкаль һәм әйтемнәр.

Тәрбияче: Әйдәгез алайса әйтеп китик инде без алаларны.

Балалар: Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
                  Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
                  Язның пычрагы да ямьле була.
                  Язгы көн ел туйдыра.
                  Язгы хезмәт — көзге хөрмәт.

Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз!

Тәрбияче: Балалар, яз  белән безгә тагын ниндидер бик истәлекле, данлыклы бәйрәм килә,ничек уйлыйсыз нинди бәйрәм ул?

Балалар: Җиңү көне-9 май бәйрәме!

Тәрбияче: Дөрес балалар, Җиңү бәйрәме- 9 май килеп җитә.Ул көнне Рәсәйдә яшәүче бар халык Җиңү көнен бәйрәм итә.Ә быел Җиңүгә, балалар, 73 ел була.Әйе, күптән булган ул сугыш,артта калган авыр көннәр, ләкин без ватаныбызны  саклаучыларыбызга мең-мең рәхмәтебезне әйтәсебез килә.Безгә ул көнне онытырга хакыбыз юк...

Балалар, 9 май көннен без ничек бәйрәм итәбез соң?

Балалар: Парадка чыгабыз,һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз,ветераннарыбызны котлыйбыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз,әйдәгез хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.

                                           Физминутка

Тәрбияче: Балалар,тынычландык өстәл артларына утырабыз.

Менә сез парадка чыгабыз,һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз дип әйттегез, ә тагын бәйрәм көнне нәрсә була?

Балалар: Салют була.

Тәрбияче: Менә хәзер безгә салют ясарга кирәк булачак.Өстәлләрегезгә карагыз әле, ни өчен мин сезгә кара кәгазьләр куйдым икән?

Балалар: Чөнки салютны төнлә аталар.

Тәрбияче: Әйе, шуңа мин сезгә кара битләр куйдым,тыңлагыз хәзер мин сезгә салютны ничек ясарга кирәк икәнен күрсәтеп китәм.   

Теш щеткасын буяуга манабыз һәм кара битләргә каратып,бер бармак белән щетканы йөртеп чыгыбыз.Щеткадан вак кына тамчылар кара битләргә чәчриячәк , менә шулай безнең салют килеп чыгачак.

                            /Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге/

                    “День Победы» аудиоязмасы яңгырый.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Без бүген яз, Җиңү көне турында сөйләштек.

Тәрбияче: Нәрсә ясадык?

Балалар: Салют ясадык.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер, урындыклардан торып, үзебез ясаган рәсемнәрне карап чыгабыз.

Тәрбияче: Диләрә, сиңа кайсы рәсем ошый?

Балалар: Миңа менә бу рәсем ошый һ.б.

Тәрбияче: Балалар, сез миңа бүген бик тә ошадыгыз, бигрәк тә Таир, Элина, Самира һ.б.

Әйдәгез, хәзер, балалар ясалган рәсемнәребездән кечкенә генә күргәзмә оештырыйк.