Урманда кунакта
рабочая программа (средняя группа)

                                         Урманда  кунакта.

(Экологик кичә) 
Максат:  Балаларга табигатькә сак караш тәрбияләү; табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү; халык мәкальләрендә урман образы кулланылышы; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен Тукай әкияте герое ярдәмендә искә төшерү. 
Исәнмесез, якын дуслар, хуш килдегез, рәхим итегез, рәхәтләнеп күңел ачып, кичәбезне карап китегез.

Безнең бүгенге кичәбез «Урманда кунакта» дип атала.

_ Ә хәзер укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын дөрес әйтсәгез, без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз.

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә . (Урман)

- Балалар без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга кергәнче, безгә төп өч кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?

- Шаулама!

-Чүпләмә!

- Рәнҗетмә!

- Дөрес, балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.

 

 

 

 

 

 

 

- Карагыз әле, балалар, урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый.

Нинди генә агачлар, куаклар үсми, нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләрне әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә урманыбыз чиста, матур , саф һавалы. Ә бит безнең урманыбызга кунаклар күп килә. Кайсы җиләк , кайсы гөмбә җыярга, кайсы ял итәргә килә. Шундый кунаклардан соң урманыбызны танып та булмый. Чәчәкләр, үләннәр таптала, тимер банкалар, чүп-чарлар күпләп кала. Урман бик ямьсезләнеп кала.

- Сез дә шундыймы балалар ?

-Юк, без андый түгел. Без урманны яратабыз.

- Балалар, сез урманга кергәндә иң беренче нәрсәләр күрдегез? (агачлар)

-Чынлап та, төрле-төрле агачлар күп монда. Менә бусы- каен. Аның кәүсәләре ак, ә яфраклары түгәрәкләнеп тора. Каен агачыннан хуш исле себерке ясыйлар. Ә каен бөреләрен дару итеп кулланалар.

- Бу агач – имән. Аның кәүсәсе коңгырт төстә. Имән – озын гомерле агач.

Чыршы белән наратны да сез инде күргәнегез бар. Алар үзләренең яшел төсләрен ел буе да югалтмыйлар. Аларның ылысларыннан бик файдалы дарулар ясыйлар.

Әйдәгез әле, урман аланында әзрәк ял итеп алыйк. Үзебезнең туган җиребезнең, туган авылыбызны, урманыбызга багышлап бер җыр җырлап алыйк:
( Җыр: Кояшлы ил») 

Бөек шагыйребез Г. Тукай да урманы менә ничек тасвирлап язган:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк,

Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби,чыршы,нарат,

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә Аллы- гөлле гонҗәләр.

Ак,кызыл ,ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Нинди генә чәчәкләр үсми урманыбызда. Матур-матур хуш исле чәчәкләр безне әнә ничек елмаеп каршы алалар:


 

 

Ә мин Кыңгырау чәчәк:

Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм, чыңламыйм,

«Эт эчәгесе» шикелле

Үләннәргә чорналмыйм. 
Ә мин Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин,

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда. 
 Тәрбияче: Энҗе чәчәк күләгәле урыннарда гына үсә. Аның яфраклары киң, сусыл, ә чәчәкләре кечкенә тамчылар кебек асылынып үсә. Энҗе чәчәкнең җимешләре агулы була. Ә хуш исле булуы белән ул аерылып тора. Бу чәчәк май аенда чәчәк ата, кыйммәтле дару үләне дә булып санала. 

Ә мин Ромашка:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

 Тәрбияче: Ромашка да дару үләне булып санала. Ул май аеннан алып җәе буе чәчәк ата. Аның чәчәкләрен киптереп төрле төнәтмәләр ясыйлар. Буыннар сызлаганда, бәрелгән сугылган җирләрне суы белән дәвалыйлар. Чәчтәге кавыкларны бетерә, чәчне үстерә.



Ә мин Баллы чәчәк:

Бал кортлары үбеп ала.

Татлы чәчәкләремне.

Өзмәгез безне күпләп,

Җиткерәм теләгемне.

 Тәрбияче: Бу чәчәкне икенче төрле Күкебаш дип тә йөртәләр.

Чәчәкләрнең төбенә телеңне тидереп карасаң, бал тәме тоясың.

Умарта кортлары аннан күпләп бал җыя. Апрель, май айларында ук чәчәк ата башлый. Бу үсемлекне дә дару ясауда кулланалар.


- Әйе, балалар, урманның матурлыгы искиткеч. Ул үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый. Безнең илебездә бик күп  дару үләне үсә. Ә кешеләр аларны күпләп җыеп юк итәләр. Шунлыктан кайбер чәчәкләр хәзер бик сирәк күренәләр. Сирәгәеп барган үсемлекләрне, чәчәкләрне , җәнлекләрне табигатьнең Кызыл китабына керттеләр. Бу китапка кертелгән үсемлекләрне җыярга, җәнлекләрне ауларга ярамый. Алар саклауга мохтаҗ.

 

 

- Балалар, Кызыл китапка бик күп үсемлекләр, чәчәкләр кертелгән. Без аларның берничәсе белән генә танышырбыз.. Ә калганнары белән танышуны бүтән вакытта дәвам итәрбез.

Ә мин сезгә шушы Кызыл китапны бүләк итәм. Сез аны кайткач бергәләп карарсыз. Шуның өчен байлыгыбыз – урманны якларга, сакларга кирәк. Бу безнең изге бурычыбыз. Шулай булганда гына ул безне үзенең тәмле җиләк-җимешләре белән сыйлар, саф һавасы, табигате белән җаныбызны сафландырыр. 
Гөлҗимеш:

Әрәмәдә үсәм мин – гөлҗимеш

Җимеш тә мин, гөл дә мин.

Витаминның оясы_

Барасы да җыясы.

Гөлҗимеш май уртасыннан башлап июльгә кадәр чәчәк ата, ә җимешләре август -сентябрьдә өлгерә. Аның чәчәге бик матур. Чәчәге матур дип аны өзәргә ярамый. Сабагы –чәнечкеле. Кулыңны «тешли» . Аның җимешләре көчле кырауларда да коелмый.. Гөлҗимешнең чәчәкләрен киптерәләр. Төрле төнәтмәләр ясыйлар. Чәй урынына да эчәләр.Бик күп авыруларга дәва. Төрле яраларны дәвалыйлар.


Тузганак:

Яратам мин таң нурын Брук бонд» чәеннән бер дә

Дару минем тамырым. Калышмыйм мин белегез.

Шикәре дә җитәрлек. «Принөесса Гита» белән

Чәй ясасаң кайнатып Ярышырга әзер мин.

Тәме исең китәрлек.


Тузганак та безгә бик файдалы үсемлек. Аның тамыры эч авыруларыннан файдалы. Ә чәчәкләреннән бик тәмле варенье кайнаталар. Яшь яфракларыннан салат ясап ашыйлар. 

Балан:

Суымны эч- авыртсаң,

Йөткерсәң, я карлыксаң-

Шәп дару юк моннан да,

Дару ясыйлар минем,

Хәтта кабыгымнан да.

 Тәрбияче: Баланның чәчәге ак, ә җимешләре ут кебек кып-кызыл, тәме әчкелтем. Баланда витаминнар бик күп.

Анардан бик күп төрле дарулар ясыйлар.

Балан май, июнь, июль айларында чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Баланнан варенье кайнаталар. Балан согын бал белән бергә кушып эчеп бронхит, ашказаны авыруын дәвалыйлар. Салкын тигәндә, баш авыртканда Балан бик файдалы. Аның җимешләрен кышкылыкка киптерәләр. Төнәтмә ясыйлар. Баланнан шулай ук бик тәмле бәлеш тә пешерәләр. 
Кычыткан:

Шат булырсыз һәрвакыт Кычыткан усал диләр,

Куллансагыз кычыткан. Кычыткан чага диләр.

Витамин ул кычыткан, Минем витаминнарымның

Авырмассыз һичкайчан. Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашаганыгыз бармы.?

« Галина Бланка» «Кубик Маги»

Минем кебек витаминнарга баймы?

 Тәрбияче: Кычыткан инде безгә бик таныш үсемлек. Күрәсең кычыткан да бик файдалы үсемлек икән. Ул яз башында кар эрү белән үк җир өстенә калкып чыга. Аның яшь яфракларыннан витаминлы аш пешерәләр, салат ясыйлар. Яфракларын дару иттереп тә кулланалар.. Аның яфракларын июнь-июль айларында җыеп киптерәләр. Аның тамырын бөер_ бавыр авыртканда файдаланалар.


Һәм шулай ук безнең урманыбызда безге билгеле, таныш булган үсемлек – Зәңгәр мәтрүшкә һәм Сары мәтрүшкә турында да берничә сүз әйтеп китик. Бу мәтрүшкәләр июль август айларында чәчәк ата башлый. Мәтрүшкәнең сарысы да , зәңгәре дә бик күп авыруларга дәва. Баш авыртканда, салкын тигән очракларда аның суын кайнатып эчәләр. Кан әйләнешен яхшырта. Сары мәтрүшкә иң борынгы дару үсемлекләренең берсе. Аны 99 авырудан дәва дип йөртәләр. 
- Балалар, чәчәкләрне, менә шушы дару үләннәрен җыйган вакытта менә бу кагыйдәләрне һәрчак исегездә тотыгыз:

-Чәчәкләрне күпләп җыймагыз!

- Өзгән очракта, тамыры белән йолкынмасын, сак булыгыз!

- Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне бөтенләй өзмәгез!



(Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Бармагы бүрәнә ярыгына кыстырылган Шүрәле керә. Балалар куркышып калалар.)

Шүрәле: 


Коткарыгыз мине бу бәладан. Мине явыз Былтыр харап итте

 Тәрбияче.


Курыкмагыз балалар. Бу бит Тукайның Шүрәлесе. Без сине коткарырбыз Шүрәле. Тик безнең сиңа берничә сорауыбыз бар. Шуларга җавап бир.

Шүрәле: 


- Әйтәм, әйтәм, коткарыгыз гына.

  Тәрбияче.: 


- Әгәр дә син, Шүрәле, болында матур-матур чәчәкләр күрсәң, нишләр идең?

Шүрәле: 


- Тамырлары белән йолкып алып, себерке ясар идем дә рәхәтләнеп чабыныр идем.

 Тәрбияче: 


-Балалар, алай эшләргә ярыймы.?

Балалар: 


- Юк, чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга һич тә ярамый.

-Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

-Күпләп өзсәң, умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый. ---Алан ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче.: 


- Белдеңме, Шүрәле, чәчәкләрне күпләп өзүдән табигатькә нинди зыян килә. Ә хәзер икенче сорауны тыңла: -Әгәр дә кош оясында йомыркалар күрсәң, син нишләр идең?

Шүрәле: 


- Алып кайтыр идем дә пешереп ашар идем.

Тәрбияче: (куркынып)

-Әй балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?

Балалар: 


- Юк, чөнки йомыркаларда кош балалары бар.

-Кош ояларын туздырырга ярамый!

-Оялар янына якын килмәскә, шауламаска кирәк. -Чөнки кошлар кешеләрдән курка.

 Тәрбияче.: 


-Ишеттеңме, Шүрәле, әгәр алай эшләсәң кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр иде. Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерәләр. Аларның матур җырлары яңгырамаса, бик күңелсез булыр бит.

Ә хәзер тагын бер соравыбызны тыңла. -Әгәр дә син юлда шырпы тапсаң, нишләр идең?

- Ш: Учак ягып, рәхәтләнеп җылынып ятар идем.

 Тәрбияче.


-Юк- юк Шүрәле, урманда учак ягарга һич ярамый. Эссе көннәрдә бигрәк тә. Урманда янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар, һәлак булыр, ә син өйсез калырсың. Урманнан башка нишләрсең?

Шүрәле (куркып китә):

-Абау, бик куркыныч булып ките миңа. Мин бик күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар.

 Тәрбияче: 


- Балалар, Шүрәлене коткарыйкмы? (коткарыйк). Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та эшләмәс инде..

- Юк – юк эшләмәм.

Балалар Шүрәленең кулын ычкындыралар.)

 Тәрбияче: 


-Әйдәгез әле, Шүрәлегә без халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен әйтеп күрсәтик, шигырьләр сөйлик.

(Балалар сөйлиләр)

-Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә!

-Урман үстер, ачлык күрмәссең!

- Агачның тамырына балта чапканчы киләчәгеңне уйла!

1 бала: (шүрәлегә)

Ямь- яшел, куе булганга

!әркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар!

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

2 бала:

. Без урманда бик озак йөрдек,



Шауламадык, чүпләмәдек.

Бернәрсәне куркытмадык,

Урманда без кунак булдык.

3 бала: 


И күңелле бу урманда,

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту,

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз!

Әссе чакта коры чакта,

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз.


Шүрәле:

- Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Урманның чын дуслары. Миңа ялгышларымны аңларга да ярдәм иттегез. Урманга кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз.

 Тәрбияче.: Ә хәзер балалар, урман белән хушлашыйк, аңа рәхмәт әйтик.

_ Рәхмәт сиңа урманым. Сау бул!

-Без әле сиңа тагын кунака килербез.

(Җыр:  Яз ,яз җитте.)


(Менә балалар без урманга килеп никадәр яңалык белдек, дару үләннәре белән таныштык. Анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшердек. Шүрәлегә дә үзенең ялгышларын аңларга ярдәм иттек. Сез дә бу кагыйдәләрне онытмагыз, урманны саклагыз.!Урман – безнең байлыгыбыз. Исегездән чыгармагыз!.)

 Тәрбияче  Корбанова Н.Х.