Корбан гаете
план-конспект занятия

Мухаметшина Диляра Фоатовна

Мөселманнарның олы  бәйрәме – Корбан гаете белән таныштыру. Балалар күңелендә бәйрәм рухы тудыру. Бер-берләренә матур теләкләр әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл korban_gaete.docx19.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Корбан гаете

Максат: Мөселманнарның олы  бәйрәме – Корбан гаете белән таныштыру. Балалар күңелендә бәйрәм рухы тудыру. Бер-берләренә матур теләкләр әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

                                Эшчәнлек барышы.

      Яулык бәйләгән кызлар, түбәтәй кигән малайлар табын артына утырышалар. “Туган тел” җыры  башкарыла.

 1 бала: Гает мөбәрәк булсын,

             Күңелләр күтәрелсен.

            Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

            Бар дөнья да көлеп торсын.

Тәрбияче: Балалар, мөселманнарның иң матур бәйрәме – Корбан гаетен бәйрәм итәбез бүген. Безгә үзебезнең татар икәнлегебезне, мөселман икәнлегебезне белеп үссеннәр диеп, бу көнне мөселманнар гына ашый торган иттән ашлар, бәлешләр пешерәләр. Корбан ите, дигән бу сыер итен, сарык итен ашаган кеше зур үсә, акыллы була.

     Корбан гаете көнне кешеләр бер-берсен  бәйрәм белән котлый, күчтәнәчләр бирә, кунакка йөрешә. Менә безнең бәйрәм тагын да күңелле үтсен диеп, безнең белән бәйрәм итәргә хәзрәттә килгән. (Хәзрәтнең котлавы, үгет-нәсыйхәтен тыңлау, балаларның белгәннәрен укып күрсәтүләре). Ә хәзер Гөлинәне тыңлыйк.

Гөлинә: “Аллаһу әкбәр” диеп азан әйтә,

Рәис абый манарадан.

Кузгалмыйча тыңлап торам

Азан яңгыраганда.

Кәрим: Әтигә ияреп киләм

 Шушы мәчеткә көн дә.

             Үсеп җиткәч матур итеп

                         Азан әйтермен мин дә.

 Динә:              “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” диеп кенә.

                          Намазлыгын идәнгә

                          Пөхтәләп җәеп кенә,

                         Бабам укый намазны

                         Түбәтәй киеп кенә.

Тәрбияче: Балалар, бабайлар бергәләп намаз укыр өчен кая баралар?

  • Мәчеткә баралар.

Тәрбияче: Ә менә гает көнне анда бабайлар гына түгел, тагын кемнәр барды?

- Минем әтием.

- Минем абыем.

- Мин дә әтием белән бардым.

Тәрбияче: Бабайларыгыз,  әтиләрегез, абыйларыгыз – бик күп кеше җыела, бик күңелле була. Корбан гаете матур, олы көн. Шул хакта Мәрьям сөйләсен әле.

Мәрьям: (Б.Хәйруллина шигыре)

Хәерле көн, гает көне

Яңа көнем, бул изге.

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр эле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды сәламләшик.

Татар балалары бит без

Исән-сау булып яшик.

Тәрбияче: Мәрьям матур әйтте, без бит татар балалары,  мөселманнар. Мондый матур гаетләр мөселманнарда гына була. Мөселман кеше нишли, дидек?

  • Мәчеткә йөри, намаз укый.
  • Кызлар яулык яба.
  • Малайлар түбәтәй кия.

Тәрбияче: Әйдәгез, малайларны тыңлыйк.

Инсаф:       Һаваның да бар ае,

             Мәчетнең дә бар ае.

            Инсаф минем исемем,

            Мин бит татар малае.

Вилдан:     Хәлсезләнгән песине,

         Һәм хуҗасыз этләрне

         Ишегалдына дәшеп,

        “Бисмиллаһ” әйтеп сыйлыйм,

        Мин бит татар малае.

Азамат:     Ялкауларны гел сөймим,

                 Әти түбә япканда

                  Тотып торам калайны,

                 Әти кадак какканда

                 Биреп торам кадакны.

                 Мин бит татар малае.

Рәнис:     Кул юабыз сөендереп,

                Баскычтагы комганны.

                Чәй эчәргә утырабыз,

               “Бисмилласыз” ашамыйбыз,

               Без бит татар малае.

Сәид:      Догалар да беләм мин,

                Түбәтәй дә киям мин.

               Очратсагыз урамда

               Әгәр минем кебекне,

               Белеп торыгыз, яме

               Мин бит татар егете.

Тәрбияче: Малайларыбыз бик матур сөйләделәр, әйдәгез, бергәләп “Кәләпүшем” җырын тыңлыйк.(“Кәләпүшем-кәләпүш”җыры башкарыла Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗиев музыкасы).

   Балалар, хәзер авылларда бик матур итеп мәчетләр төзиләр. Мәчетле авылны күрсәң, монда татарлар – мөселманнар яши икән дип уйлап куясың. Ә Казанда – безнең Татар иленең башкаласында әллә ничә мәчет бар, бик матур мәчетләр. Казанның иң матур мәчете –Кол Шәриф мәчетен карап китегез. (Рәсемнәр карау).

     Зур үскәч, укыганда, укып бетергәч бик күп йөрерсез, күп мәчетләр күрерсез әле. Ә үзебезнең авыл мәчетенә кергәнегез бармы? Ягез әле Сәмирә белән Илзидәне тыңлап китик әле. (Сәмирә - “Фәләкъ” сүрәсе, Илзидә -“Нәс” сүрәсе укыйлар).

Зилә: Гает бәйрәмен яратам.

          Бу көнне бик күңелле.

          Яңа күлмәктән генә

         Йөрисең гел ул көнне.

         Әбием коймак пешерә,

         Май чыжылдый табада.

        Елмаеп тора әти дә

        Күңелледер аңа да.

Тәрбияче: Зиләнең шигырен тыңлап, гает көнне башкарыла торган тагын бер күркәм, матур гадәтне искә алдык. Гает көнне иртүк торып, әниләр, әбиләр ни пешерә?

  • Коймак пешерәләр.

Тәрбияче: Әйе, һәр өйдә гает  көнне таба исе чыгаралар, коймак пешерәләр.

     Гает көн ул – тәмле ит, коймак, тәм-томнар ашап, бер-береңә ягымлы сүзләр әйтешә торган көн. Әйдәгез безнең корбан ашыбыз килгәнче “Түбәтәй” уен уйнап алабыз.

    Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне  бер-берсенә бирәләр.

Түбәтәйеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б.  Уен шулай дәвам итә.

Тәрбияче: Балалар, апалар һәм Рәис хәзрәт  бүген күп итеп күчтәнәчләр китерделәр. Хәзер бергәләп корбан итеннән пешерелгән ашны, тәм-томнарны ашарга утырыйк. Рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Корбан бәйрәме

Воспитание в детях человечесности, мелосердия, умения  прийти на помощь нуждающимся в ней, стремления быть благородным в жизни...