Мероприятие посвященное обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах. "Путешествие в мир сказок с правилами дорожного движения"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Открытое мероприятие посвещеноое обучению детей правилам безопасного поведения на доргах

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ded_moroz_i_leto_tatarcha.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Хәерле көн кадерле кунаклар, балалар!

Без бүген сезгә, әкият сөйләрбез, күрсәтербездә. Һәм юл йөрү куркынычлык кагыйдәләрен өйрәтербез. Сез әзерме балалар? Әйе без әзер.

Бу әкиятебез безнең бик мавыктыргыч, шуңа игътибар белән тыңласагыз иде.

Балалар сез Северный полюсны кайда икәнен беләсезме? (җаваплары).

Анда чәчәкләрдә үсми, яшел үләннәрдә юк. Ләкин анда сезнең иң яраткан, иң көтеп алган Кыш бабай яши.

12 ай буена ул үзенең өендә утыра, һәм сезгә Яңа елга бүләк итәргә дип бүләкләр әзерли.

Бүгенге көнгә кадәр Кыш бабайның вакытында килмичә калганы юк. Ләкин бервакыт...(музыка) бер хәл була. Хәзер үзегездә күрерсез нәрсә булганын (Кыш бабайның өе). Дед мороз дигән җыр куела. Кыш бабай өстәл каршында утыра, уенчыклар бизи. Җырның икенче куплетыда сондыгын чыгара.

Ак аю керә.

Ак аю 1 (Алмаз): Исәнме Кыш бабай. Булды вакыт җитте.

(Сондыгын ачып җибәрә).

Ак аю2 (Г.Тимур): ой, Чуть твою шубу моль не съела.

Кыш бабай: чуть не считается.

Ак аю1 (Алмаз): Кыш бабай әйдә мин сиңа булышыйм җыенырга. (сондыктан бабайның тунын, бияләйләрен алып кигереп куя). Кыш бабай бар ашык син, минем абыема да кереп чыгасы бар, миннән дип күчтәнәчләр кертербез әле.

Кыш бабай: Ярый, бир, кертербез. Календарьның соңгы битен алыйк. Все, 31 дә җитте. Пора!

(Аюлар, Кыш бабайны чанада тартып алып китәләр). Яхшылап тотынып утыр Кыш бабай(музыка куела).

Кыш бабай: булды, туктагыз. Абыең менә монда яши.(өенә бара, “Җәйгә чаклы уятмаска” дип язылган!)

Кыш бабай шакып карый.

Саескан (Әдилә): нигә шакыйсың? Күрмисең мени нәрсә дип язылганын?

Кыш бабай: күрәм, җәйгә чаклы уятмаска дигән. Җәәәй, ә нәрсә соң ул җәй?

Саескан (Әдилә):ха-ха шушы яшеңә җитеп җәйне нәрсә икәнен белми.Ха-ха

Кыш бабай: эх, алҗадым. Ятып торыйм әле

(куяннар биюе)..

Куян (Ильсылу) килә кыш бабай янына: ой, Кыш бабай түгелме соң бу?! (Кыш бабай уяна, куян куркып сикереп куя).

Кыш бабай: курыкма миннән, менә сиңа кишер.

Куян (Алина): чын кишееер. Кайдан алдың? Кишер бит җәй көне генә була.

Кыш бабай: җәй көне? Нәрсә соң ул җәй?

Куян (Ильсылу): Җәй ул, ромашка чәчәге чәчәк аткан чак, кәккүк сайраган чак, бөтен җир яшеллеккә күмелгән чак.

Кыш бабай: Юк, мин һаман аңламыйм,нәрсә соң ул җәй?

ярар җәй көне балалар янына кунакка барырмын әле. (өенә кайтып бөтен тәтиләрне яшел төскә буяп куя).

 (Җәй җитә).  

Кыш бабай урманнан шәһәргә таба юлга чыга. Тирләп пешеп бараганда, машина пипләтә.

Машиналар тавышы, Кыш бабай юлга йөгереп чыга. ГИБДД сызгырта.

Инспектор1 (Ильфат): Инспектор Галиуллин , документларыгызны күрсәтегез әле?

Кыш бабай: Нинди документлар?

Мин ашыга идем, үткәрегез әле.

Инспектор (Ильфат) :

Кайда ашыгасыз?

Кыш бабай: җәйне күрергә.

Инспектор2 (Вильдан): Сез ничек кагыйдәләрне белмәгән килеш йөрисез? Бу бит Актаныш! Монда машиналар күп. Күп җирдә юл чатлары, тукталышлар, тротуарлар!

Инспектор 1 (Ильфат):Истә тотыгыз. Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк.

Инспектор 2 (Вильдан): Светофор булмаса җәяүле кисүче билгесе булган урын эзлибез. Бәләгә эләгә яздыгыз бит. Ярый әле вакытында туктаттым сезне.

(Инспекторлар биюе).

Инспектор 1 (Ильфат):

Җәяүлеләр чыга торган юл. Юл өстендә дә, юл асытнда да бар ул.

Кыш бабай: Юл асты юлы? Ха-ха-ха. Мин сукыр тычкан түгел бит җир астыннан йөрергә!

Инспектор (Вильдан): сукыр тычкан түгел икәнеңне беләм. Юлны аркылы чыгып була җир астыннан да. Аны махсус эшлиләр, юл өстеннән эшләргә мөмкинчелек булмаган җирдә.

Кыш бабай: Җир асты юлы димәк иң уңайлысы.  

Инспектор(Ильфат): Ярый, аңладыгыз ахрысы, барыгыз.

Балалар килеп чыга. ООО, Кыш бабай. Нәрсә эшләп йөрисең?

Кыш бабай: Кунакка килдем, җәйне күрергә дип. Ләкин тирләп пештем, бик кызу икән. Уфф. Җитмәсә машиналар кычкырта. Инспектор дигән кеше туктатты. Кире кайтам мин үз өемә.  Җәй көне гел шулай кызумы балалар?

Тәрбияче: балалар әйтегез әле нәрсә ул җәй?

Балалар (Гөльяз, Г.Элвина, Раяз, Зәлинә, К.Алина, Руслан, Мансур):  җәй ул бөтен җир яшеллеккә күмелгән чак. Чәчәкләр аткан чак. Җәй көне кояш кыздыра.

(Кыш бабай китмәкче була).

Балалар: Кыш бабай китмә инде, әйдә кибеткә. Сиңа туңдырма алып бирәбез. Хәзер суынырсың.

Кыш бабай туңдырма ашап: Ох, чыннан да ничек рәхәт булып китте.(юл билгләренә карап-карап торада: бу нинди билгеләр соң балалар, һич аңламыйм. Берсе түгәрәк, берсе өчпочмак,берсе турыпочмак.

Балалар(Гөльяз, Г.Элвина, Раяз, Зәлинә, К.Алина, Руслан, Мансур ): Кыш бабай без сиңа булышырбыз, юлда йөрергә. Кагыйдәләрнедә өйрәтербез.

Кыш бабай:нәрсә соң ул юл билгеләре? Аны нәрсә белән ашыйлар?

Балалар: Түгәрәк формасындагы билге- тыю билгеләре, турыпочмак формасындагы билге – мәгълумати күрсәтмә билге. Өчпочмак формасындагы билге- кисәтү билгеләре.

Гөляз: бу билге- велосипедта йөрү тыяла дигәнне аңлата

Г.Эльвина:

Бу билге – керү тыела дигәнне аңлата.

Раяз- велосипедчылар юлы дигәнне аңлата

Зәлинә- трамвай тукталышы дигән билге.

К.Алина-җәяүле кичү юлы

Руслан – би билге юл эшләре бара дигәнне аңлата

Мансур – сак булыгыз балалар дигән билге

Кыш бабай: бу нәрсә инде тагын җирдә?

Җәяүле кисүче билгесе (Азалия):

 җәяүле кисүче билгесе бит мин, юлда булсам,

Юлны чыгу ансат ла

Юк,мин кыргый хайван түгел, Ак сызыклар асфальтта

җәяүле кисүче билгесе шул мин

Мине һәр бала белә

Юл аркылы чыгу өчен минем яныма килә. (Бөтен балалар, зебрадан чыгарга әзерләнәләр, сыбызгыдан кычкырталар)

Кыш бабай: Тагын нәрсә булды инде?

Светофор (Айзиля): Урамнарны күзәтәм

Узганнарны кисәтәм

Янып тора өч күзем

Күреп торам ич үзем

Әйтеп тора өч сүзем:

-Кузгалма! Ди кызыл күзем

-Сабыр! Дие сары күзем

-Ярый! Ди яшел күзем.

(Яшел ут янгач, зебрадан чыгалар)

Светофорлар биюе

Балалар: безнең балалар бакчасында балаларны гел өйрәтеп торалар, Кыш бабай әйдә синдә безнең белән. дәрескә (тәрбияче кырына киләләр)

Тәрбияче: Кыш бабай исәнмесез. Безгә җәй көне кунакка килдегез мени?

Кыш бабай: Әйе, балалар  миңа юл билгеләре, кыгыйдәләре өйрәтәләр.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер игътибар белән экранга карагыз уен уйнап алыйк.

Ә хәзер балалар әйдәгез Юл йөрү кагыйдәләренең әкияти иле буйлап сәяхәткә барабыз экраннарга карагыз әле.

1 тукталыш Әкиятләр паркы

1.        Балалар исегезгә төшерегез әле әкиятләрне. Кайсы әкияттә нинди юл өсте транспорты бар иде?

 (Емеля на печке, избушка на курьих ножках,  конек-горбунок).

Әкияти хәлне тыңлагыз әле:

2.        Бүген Вини Пухның туган көне, аңа 6 яшь тулды. Винни Пухка зур велосипед алганнар. Велосипедка утырып бөтен шәһәр буйлап әйләнеп кайткан. Винни Пух нинди хата ясады? (14 яшькә чаклы велоссипедта ишек алларында гына йөрергә ярый, машина хәрәкәте күп булган җирдә йөрергә ярамый.)

3.        Йомры икмәк юлда.

Йомры икмәк тәгәрәп бараганда аның каршысына бүре очраган: йомры икмәк, йомры икмәк мин сине ашыйм дигән. Син мине ашама ине дигән йомры икмәк. Бүре аңа табышмак әйтәм җавабын белсән ашамыйм дигән. Бүген мин төлке янына кунакка бардым машина белән. Кагыйдәне бозмыйча сул яктан бардым. Берзаман инспектор сызгырта. Нигә туктатты ул мине дигән? (автомобиль бн уң яктан гына йөрергә ярый).

4.        Малай һәм Кызыл кафак

Малай велосипедта бара. Тукталышта Кызыл калфак белән Белмәмешне күрә.

Мине аптекага илтеп куй әле дип сорый Кызыл Калфак. Әбием авырый ди.

Юк Юк минем Белмәмешне илтеп куясым бар бит ди малай.

Кайсысы малайга утырып барачак? (берседә утрымый, велосипедта бер генә кеше йөри ала).

5.         Чип и дейл.

Чип и дейл сәяхәткә юл билгесе күргән һәм бик шатланып куйганКүп тә үтми алар бер өй янына килеп җиткәннәр һәм шунда кереп унганнар. Бу нинди билге булган? (гостиница).

6.        Нинди әкияттә персонаңның башлыгы светофорның бер төсендә? («КРАСНАЯ ШАПОЧКА»)

Нинди бөҗәк бар светофорның бер төсендә?(КУЗНЕЧИК)

Простоквашино мультфильмында дядя Федорның машинасы нинди?  (Запорожец)

7.        Килә тукталыш “безнең дустыбыз светофор” дип атала

Яшелә янса Урында тиз-тиз атлыйбыз.

Сарысы янса әкрен генә атлыйбыз

Кызыл төс янса урында катып калабыз.

2 конкурс: “табышмаклар әйтәм, тиз тап”

Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне көйләп торадыр үзе.(Светофор).

Бу машина трамвай түгел,

Түгел бу автобуста.

Аңа бензин салмасаңда

Ут белән йөри оста(Троллейбус).

Сайрамый, оя да кормый

Кешеләр һәм йөк ташый

Кем миңа әйтер икән

Ә бу нинди кош икән?(Самолет).

Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле

Аяклары резина

Дустым шуны бел әле.(автобус).

Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Ике көпчәкле арба,

Барыр җиреңә җитәр. (Поезд).

Азалия. 1 бала: Юл кагыйдәләрен һәрчак

Кирәк истә тотарга

Юлны аркылы чыкканда

Кара уңга һәм сулга.

Айзиля. 2 бала: Күрсәң алдында машина,

Ашыгып басма юлга.

Моны һәрчак белү өчен

Әйдә, безнең Тылсымга.

Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшә.Звучит песня "Новый год", аудиозапись.

Кыш бабай:

Киләсе очрашуларга тикле! Саубулыгыз!

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар! Балаларыбыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Юлларыгыз һәрчак уң булсын дип, Имин булсын һәрбер бала дип. Зур теләкләр теләп калабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семейный мастер - класс по обучению детей навыкам безопасного поведения на дороге "По безопасной дороге - в Страну Безопасности"

Цель:1.     Привлечь внимание взрослых и детей к необходимости соблюдения правил дорожного движения, обеспечение дорожной безопасности.2.     Обеспечить д...

Семейный мастер - класс по обучению детей навыкам безопасного поведения на дороге "По безопасной дороге - в Страну Безопасности"

Цель:1.     Привлечь внимание взрослых и детей к необходимости соблюдения правил дорожного движения, обеспечение дорожной безопасности.2.     Обеспечить д...

Семейный мастер - класс по обучению детей навыкам безопасного поведения на дороге "По безопасной дороге - в Страну Безопасности"

Цель:1.     Привлечь внимание взрослых и детей к необходимости соблюдения правил дорожного движения, обеспечение дорожной безопасности.2.     Обеспечить д...

ПЛАН РАБОТЫ по обучению детей навыкам безопасного поведения на улице, по предупреждению детского дорожно-транспортного травматизма на 2016-2017 учебный год

Перспективный план работы по обучению правилам дорожного движения на все возраста. Выявить у детей знания о транспорте, правилах поведения пешеходов, пассажиров, дорожных знаках. Расширять у детей зна...

Перспективный план проведения интегрированных мероприятий по обучению детей основам безопасного поведения на дороге

Перспертивный план проведения интегрированных мероприятий по обучению детей основам безопасного поведения на дороге...

ПЛАН РАБОТЫ по обучению детей навыкам безопасного поведения на улице, по предупреждению детского дорожно-транспортного травматизма

В целях предупреждения детского травматизма в нашем учреждении создана система профилактической работы по предупреждению травматизма с участ...

Проект организации образовательной деятельности по обучению детей основам безопасного поведения на дорогах: «Правила дорожной безопасности»

Проект организации образовательной деятельности по обучению детей основам безопасного поведения на дорогах: «Правила дорожной безопасности»Цель: обучение детей основам безоп...