"Сабын куыклары белән рәсем ясау" (мастер-класс)
материал

Шакирова Эльвира Альфредовна

Традицион булмаган рәсем ясау техникасы (сабын куыклары) белән таныштыру максатыннан тәрбиячеләр белән мастер-класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass_izo_tsvetnaya.docx928.51 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

                             Мастер-класс:

«Сабын куыклары белән рәсем ясау»

Шакирова Э.А.,  

1 кв. категорияле тәрбияче

Максат: традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштыру (сабын куыклары белән).

Бурычлар:

- иҗат итүгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

- иҗади күзаллауны, уйлау-фикерләүне, сәнгати-эстетик күнекмәләрне, вак моториканы, күз күремен, игътибарлылыкны үстерү.

Ярдәмлек: банка белән су, шампунь яки сыек сабын, гуашь, акварель, калын (плотная бумага) кәгазь, коктейль таякчыклары, кечкенә калак.

Мастер-классның барышы:

Сабын куыкларында – салават күперенең барлык төсләре дә чагыла, һәрвакыт йөзләрдә елмаю һәм соклану уята. Сабын куыклары ярдәмендә рәсем ясарга да мөмкин икән бит! Бу – бик кызыклы техника, мондый техника белән ясау балаларны сөендерә. Куыкларга өреп кенә түгел, аларны төсле итеп, кәгазьгә төшерергә дә мөмкин.

               https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_1.jpeg

                https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_2.jpeg

Суга шампунь яки сыек сабын салабыз. Концентрациясе якынча 1:10. Куыклар зур булсын һәм шартламасыннар өчен суга желатин яки глицерин кушарга мөмкин. Барлык ингредиентларны яхшылап болгатасы. Буягыч та кушарга була (пищевой краситель). Буягыч күбрәк булган саен, куыкларның төсе дә ачыграк, матурырак була.

           https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_3.jpeg

1 алым 

Коктейль таякчыгы аша өреп, банкадагы сыекчаны күбекләндерәбез. Куыклар банка өстенә күпереп чыгарга тиеш. Күбек күтәрелгәч, кәгазь битен алып, куыклар өстенә каплыйбыз.

             https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_4.jpeg

2 алым                                                                                                                          

Күтәрелгән куыкларны калак белән алып, кәгазь битенә салырга мөмкин.

https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_5.jpeg

Шулай итеп, бер кәгазь бите белән барлык төсләр буенча үтәргә була.

https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_1.jpeg

Аннары сабын куыклары бизәкләренә карап фантазияне эшкә җигәбез, рәсемне ясап бетерәбез (дорисовываем).

           https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_7.jpeg

https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_10.jpeg          https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_11.jpeg    

         

          https://arhivurokov.ru/kopilka/up/html/2017/01/30/k_588eceaf47b39/385415_14.jpeg     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты