Дидактик уен
материал (средняя группа)
Предварительный просмотр:
“Дөрес әйтик!”
Максат: татар фольклорының үрнәкләре белән таныштыру: бармак уеннары, эндәшләр, әкиятләр, бишек җырлары, санамышлар.
Бурычлар: балаларны татар халык авыз иҗатын кулланып туган телдә аралашырга өйрәтү; белемнәрен системалаштыру; яңа сүзләр белән таныштырып, сөйләм телләрен баетуны дәвам итү; тирә-юньгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: фланелеграф такта, фетрдан киселгән предметлы рәсемнәр.
Уен барышы:
Фланелеграф такта, фетрдан киселгән предметлы рәсемнәр белән бизәлә. Уртага кул чугы рәсеме куела. Тәрбияче “Бу бармак әби, бу бармак бабай” уенының сүзләрен әйтә-әйтә рәсемнәрне тактага куя бара. Балалар, тәрбияче артыннан кабатлап әйтәләр. Шул ук тәртиптә “Чәбәк-чәбәк”, “Яңгыр яу”, “Үсәбез”, “Кояш чык-чык”, “Болыт кач”, “Песием-песием” уеннары уйнала. “Шалкан”, “Төремкәй”, “Чуар тавык” һ.б. әкиятләр күрсәтелә.
Авторы: Халилова Халидә Агзамовна





