Төсле обручлар
план-конспект занятия (младшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Кечкенәләр төркемендә сәнгати-эстетик үсеш - рәсем буенча ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tosle_obruchlar._noyabr_2021.docx15.75 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Төсле обручлар”

 Кечкенәләр төркемендә сәнгати-эстетик үсеш (рәсем) эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Ноябрь, 2021 ел

Бурычлар:

1. Сары, кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;

2. Түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;

3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;

3. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.

Җиһаз: мольберт, өй, Кояш – персонажы, аудиоязма, краскалар, кисточкалар, салфеткалар. 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: – Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр, әйдәгез, алар белән исәнләшик. 

Балалар: – Исәнмесез!

– Балалар, карагыз әле, нинди матур аланлык! Ниндидер өй дә бар! Кем яши икән бу өйдә, мондый матур аланда? Беләсегез киләме, балалар? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, өйгә шакып карыйк. Ә ничек барырга икән? Безнең алда ике сукмак ята, яшел һәм сары төстә. Кайсы сукмактан китсәк өй янына барып чыгарбыз икән? (Сары). Дөрес, балалар. (Сукмак буйлап баралар, өйгә шакыйлар.).

Тәрбияче: Берәү дә чыкмый әле бу өйдән. Карагыз әле монда сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Балалар: Кыршаулар.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, бу кыршаулар. Алар нинди төстә?

Балалар: Сары, яшел, кызыл, зәңгәр.

Тәрбияче: Алар нинди формада?

Балалар: Түгәрәк.

Тәрбияче: Димәк кем яши икән бу өйдә?

Балалар: Кыршаулар.

Тәрбияче: Әйдәгез, без “Түгәрәк”уены уйнап алабыз .


Тәрбияче: Балалар сез җәй көне нәрсә белән уйнарга яратасыз?

Балалар: Комда

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән кыршауларны бармаклар белән комда да ясап карыйбыз.

Тәрбияче:  Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп төсле кыршауларны альбом битендә ясыйк. Өстәл янына килегез. Сезнең алда ак бит. Сезгә төрле төсләр белән түгәрәкләр – кыршаулар ясарга кирәк. Карагыз, мин ничек ясыйм.

(Балаларның мөстәкыйльэше)

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.

Музыкаль уен: “Кояшкай”

Кояш көлә, кояш көлә

Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз).

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Сау булыгыз.