Квест-уен "Светофор эзләгәндә"
план-конспект урока (средняя группа)

Квест-уен "Светофор эзләгәндә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Квест-уен "Светофор эзләгәндә" 14.15 КБ

Предварительный просмотр:

Квест-уен “Светофорны эзләгәндә”

Тәрбияче: - Балалар! Безнең төркемгә ЮХИДИ хезмәткәрләреннән балаларга хат килде. Әйдәгез, тизрәк ачып укып карыйк әле!

“Кадерле балалар! Без, ЮХИДИ хезмәткәрләре, сезне бик куркыныч чатлардан юкка чыккан светофор табуыгызны сорыйбыз. Бу кисешүдә нинди дә булса күңелсезлекләр булмасын өчен, аны табарга ярдәм итегез! Моның өчен сезгә юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен тикшереп, катлаулы сынаулар узарга туры киләчәк. Сезнең игътибарлылыгыгызга өметләнәбез!»

Тәрбияче: балалар, карагыз. Конвертта эзләү маршрутының картасы һәм аңлатмасы да бар.

"Маршрутның барлык этапларын да узыгыз. Һәр башкарылган эш өчен сез рәсемнең бер өлешен  алачаксыз. Маршрут ахырында рәсемне җыегыз һәм "югалган" предметны табыгыз.

Тәрбияче. Шулай итеп, беренче биремне укыйбыз: "сезнең төркемдә, куркынычсызлык почмагында сез 1 нче бирем белән конверт таба аласыз".

Бирем 1. "Юл әлифбасы»

Юл әлифбасы алай ук гади түгел.

 Сез юл билгеләрен искә төшерегез әле.

Әй, машина йөртүче,

Куып йөрү кирәкми!

Һәр кешегә белү хак:

Монда балалар йөри. (Знак “Балалар”)

Ә монда транспортта

Йөрү тыела һәркемгә

Бары рөхсәт ителә

Хәрәкәт җәяүлегә (Знак “Җәяүле юлы”)

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

 Бик тиз аңлыйлар үзен (Знак “Светофор”)

Машиналарда дуслар, йөрү катгый тыела.

Йөрергә ярый монда

Бары велосипедта. (Знак “Велосипед юлы”)

Биремнәрне үтәгән өчен балаларга светофорның “кызыл” күзе  бирелә.

Балалар тәрбияче белән 2 нче биремне үтәү өчен картага күз салалар.

2 нче бирем “Күңелле машиналар”

Син, дускаем, ашыкма!

 Машинаны йөртеп ал.

 Конусларга бәрелмә

 Сак була күр, бар әйдә.

Афәрин Балалар, булдырдыгыз

Әйдәгез, картага күз салыйк әле, тагын нинди бирем бар икән

3 нче бирем: «Конвертта яшеренгән юл хәрәкәте билгесе булган картинаны җыеп алыгыз".

Балалар карагыз әле сездә нинди төсле күзләр бар? Бу светофор күзләре. Светофор ни өчен кирәк? (Светофор юл хәрәкәтен җайга салу өчен кирәк. Үз сигналлары белән ул бер юнәлештә хәрәкәт итүне тыя яки хәрәкәт итәргә куша.)Әйдәгез әле, бергәләп светофорның күзләрен урнаштырыйк. Булдырдыгыз, афәрин балалар.

Менә без сезнең белән барлык биремнәрне төгәл үтәдек.Барыгызга да ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. (истәлек бүләкләр тапшыру)