Эчәр суым - Теләчедә
статья

Миннебаева Дамира Рамиловна

Язмыш диюләре шулдыр инде. Сабантуйдан кайтканда алар җәяүләп, турыдан, түгәрәк   болын  аша кайтырга булдылар. Машина белән кайтсалар, бу кадәр матурлыкны күрми дә узып китәр иде ул. Авыллар күрше булса да, аның әлеге болынны  беренче тапкыр  күрүе иде. Яздан җәйгә күчкән чор  - бөтен дөнья хәтфәдәй ямь-яшел. Чирәмнәрнең, агач яфракларының  җете, матур вакыты. Бер якта Мишә елгасы, аның аргы ягында кечкенә таулар тезмәсе. Сул якта әрәмә. Уртада – түм-түгәрәк болын.  Күктә кояш кыздыра, баш очында тургай сайрый. Кыскасы, искиткеч! Шушы матурлык әсир иттеме, югары белем алып, инде ике ел эшләргә өлгергән кыз ничек итеп авылга кайтканын сизми дә калды.  Гомерләрне аккан судай диләр, дөрес икән. Аның һәр елы, ае, көне, мизгеле   генә заяга узмасын...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл echr_suym_-_telched.docx16.68 КБ

Предварительный просмотр:

Эчәр суым – Теләчедә.

                                                      Язлар җитсә, кыр казлары кайта,

                                                      Үрдәкләре оча тезелеп.

                                                      Җәйләр җитсә, ак чәчәккә чумып

                                                      Яши Җәнәй гөлгә күмелеп.

Язмыш диюләре шулдыр инде. Сабантуйдан кайтканда алар җәяүләп, турыдан, түгәрәк   болын  аша кайтырга булдылар. Машина белән кайтсалар, бу кадәр матурлыкны күрми дә узып китәр иде ул. Авыллар күрше булса да, аның әлеге болынны  беренче тапкыр  күрүе иде. Яздан җәйгә күчкән чор  - бөтен дөнья хәтфәдәй ямь-яшел. Чирәмнәрнең, агач яфракларының  җете, матур вакыты. Бер якта Мишә елгасы, аның аргы ягында кечкенә таулар тезмәсе. Сул якта әрәмә. Уртада – түм-түгәрәк болын.  Күктә кояш кыздыра, баш очында тургай сайрый. Кыскасы, искиткеч! Шушы матурлык әсир иттеме, югары белем алып, инде ике ел эшләргә өлгергән кыз ничек итеп авылга кайтканын сизми дә калды.  Гомерләрне аккан судай диләр, дөрес икән. Аның һәр елы, ае, көне, мизгеле   генә заяга узмасын...

Таныгансыздыр, бу кыз – мин булам. Үземне белгәннән бирле туган ягыма, якташларыма багышлап шактый гына шигырьләр, язмалар язылган.  Күпчелек шигырләрдә  тормыш матурлыгы, яшәү мәгънәсе турында уйланулар.  Язмаларда - авыл, район тормышындагы күңелле үзгәрешләр, көнкүреш проблемалары...

Ул көннәрдән соң  егерме җиде                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  ел гомер узып  та киткән. Әле дә хәтердә, беренче көннәрне, Казанның иң шаулы урамнарынының берсендә яшәгәнлектән, кечкенә авылның тынлыгына сәерсенеп капка төбендә басып карап торганнар. Шулай да, холкыма туры килгәнгәдер инде, җанга бер төрле рәхәтлек бирә иде бу тынлык. Таш урамнардан соң, чирәм баскан урамнар буйлап атлавы үзе бер рәхәт. Теләгән вакытта ял итәргә урын эзләп әллә кая барасы да юк, чык та бакча башында гына учак ягып, шашлык, бәрәңге пешер. Бергә укыган кыз кунакка кайткач, авыл урамнарына гаҗәпсенеп карап торды да, йомшак аяк киемен салып ялан аяк авыл буйлап китте. Мине гаҗәпләндереп:  “Безнең әллә ничә тапкыр Төркиядә ял иткәнебез бар, анда табигать бик матур. Ләкин үзебезнең, мондагы матурлык бөтенләй башкача икән...” дигәне хәтердә.

        Әйе, җәен ни әйтсәң дә, эше тавык чүпләп бетергесез булса да, рәхәт инде. Язгы ташулар да, көзен көнлекләп яңгыр яуса да хәзер борчыласы юк, юл әйбәт. Яхшы таш түшәлгән юлдан атлаган саен күңел сөенә. Менә ун еллап, картлар әйтмешли, рәхәткә чыктык инде без. Бүгенге көн күзлегеннән карыйм да, юлсыз, газсыз, күпләр телендә “бетеп баручы авыл” дип мөһер сугылган авылга кайту өчен ул чагында батырлык кирәк булганмы, әллә яшьлек юләрлеге җитте микән дип уйлап  куям. Әнә шулай, күңелне әллә ниләр белән иләсләндермичә генә үз туган ягыбызда яшәүне сайладык без. Ике меңенче елларда авылда беренчеләрдән булып таш өй җиткереп башка чыктык. Хезмәт хакының төзү материаллары белән бирелүе шулай бик тә ярап куйды. Бер елны нигезен сала, икенче җәйгә стенасын өя, өченчесенә түбәсен яба торгач, дүрт-биш елда өйле булдык. Авылларга зәңгәр ягулык кергән еллар. Үзебез яңа өйгә күчкәнче өебез газ белән җылытылды. Соңрак, теләгән һәр кешегә телефон суза башладылар. Анысы да булды. Дәүләттән авыл хуҗалыгы өчен каралган кредит алып абзар-каралты  җиткердек. Җәйгә чыксаң җәннәткә, көздән язга тикле михнәткә әйләнүче авылдан китү турында уйларга теләк тә, вакыт та калмады. Аннан соң, үзең салган өй кадерле. Аны бәяләп тә, сатып та булмыйдыр ул. Шәһәрдән кайткан абый-апаларның кайберләре сокланып, кайберләре йортлары ике дистәгә дә тулмаган авылда өй салуыбызга шаккатып  кайта-китә тордылар. Ә без этләшә-этләшә күрше авылга Олы Мишәгә барып эшләвебезне, авыл балалары урта мәктәпкә йөреп укуын дәвам итте. Кайчак иртә белән үзем дә балаларым белән эшкә автобуста  барам.  Дистәгә якын малайны санап кертәм дә, “Ничек бетсен инде безнең авыл, анда бит әле өйләнергә, тормыш корырга тиешле унике егет үсеп килә дип сөенәм. 1987 еллардан 2001елга тикле Җәнәйдә бары тик ир балалар гына туу да Ходайның бер кодрәтедер инде. Ниһаять, шул еллардан соң авылыбызны тагы да ямьләндереп дүрт кыз да туды. Инде аларның да өчесе үсеп  буйга җитеп, Казан каласына белем алырга чыгып  киттеләр. Бүгенге көндә әлеге егетләрнең берничәсе туган авылында, район җирлегендә яши. Республика программалары ярдәмендә йорт җиткерә, балалар үстерә. Шунысы гына кызганыч, уку  һәм мәдәният үзәге булган башлангыч мәктәбебезгә  дә заман җилләре кагылды – авылга юл салынгач,  ябылды. Кызык, зурырак авылларда балалар саны кимегән вакытта, бездә сабыйлар туып тора. Шөкер, бүгенге көндә дә мәктәпкәчә яшьтәге дүрт бала бар.

        Авыл кечкенә булгач, бөтен нәрсә исәптә. Ел әйләнәсе тугыз,  җәй көннәрендә  унтугыз йортта ут кабына, тормыш дәвам итә. Шушы егерме җиде ел эчендә авылда  хуҗасыз калган йортлар да шактый булды. Кайберләренең ишекләре яңадан ачылды, бер-икесенә әле дә хуҗа табылмады.   Тугыз яңа йорт салынды. Шәһәрдән кайтып буш җирләрдән йорт салырга урын алучылар да юк түгел. Замана җиле безнең дә ишекне шакый: фермер хуҗалыклары, үз эшләрен ачучылар да  күренә башлады.

Тау чишмәсеннән килгән су шөкер моңа кадәр авыл халкын ел әйләнәсе кинәндереп тора. Озак еллар эчәр суга тилмергән халык, язга чыгуга өмә ясап, чишмәне язгы ләмнәрдән чистарта. Тик соңгы берничә  елда чишмәнең агышы кимеде. Суның кадерен  бер көн сусыз яшәүгә үк аңлый башлыйсың. Инде Ходайдан чишмәбезнең кипмәвен генә сорарга кала. Тау итәгендә янә бер чишмә бар. Кайчандыр авыл халкы, су торбалары сузылганчы эчәргә суны шуннан ташыган. Соңгы елларда авылдашыбыз Дамир аны төзекләндереп, үз исемен бирде. Бүгенге көндә бу чишмә янына туктап сусавыңны басып, урындыкларына  утырып ял итеп китә аласың. Ул болынга үзенчә бер ямь биреп тора. Аның янәшәсендә Дамир Бәшировның җиләклеге җәйрәп ята. Райондашларыбыз да бу хакта   инде хәбәрдар.

Гадәттәгечә, җәйләр җитү белән авылда җанлылык арта. Урамда каз-үрдәк бәбкәләре, ишек алларында тавык-чебеш кайнаша. Берәү әйткән бит. “Җәй җитсә авылны чебен белән бала-чага баса”, дип. Авылдагы  балаларны танып бетерермен димә - күбесе шәһәрнекеләр. Дача йортларына әйләнгән авыл өйләрендә дә ярты төнгә тикле утлар яна. Без бәрәңге бакчаларында казынган, печән әзерләп мәш килгән арада, шәһәр бала-чагасы белән күрше авыл җиңгиләре таудагы җир җиләген безгә җыярга җиңеләйтеп тә куя. Җәен, атна ахыры җитсә, Мишә буеннан шашлык исе бик еш тарала. Сыйныфташлар  очрашуына да Мишә таллары бик еш шаһит. Соңгы елларда җәйләрен авылдашлар очрашуы да булгалап тора иде. Ел да  көтеп алына башлаган шушы бәйрәм бик тә күңелле тамашага әйләнде. Очрашуга  танылган җырчылар, күренекле шәхесләр дә, ерак җирләрдә яшәүче авыл тумалары да кайта.  Җәйнең иң матур вакытында, авылның иң матур болынында  җыйналуны  күпләребез көтеп алды.  Әйе, очрашулар өчен бездә ямьле урыннар җитәрлек, сәбәпләр дә чыгып кына тора.

        ...Гадәт буенча, иртәләрен капка төбенә чыгып басам. Авылның бердәнбер  урамы  төзек, чиста, матур. Әле бер, әле икенче башыннан кеше тавышлары, сыер мөгрәгәне, шакылдаган тавышлар, язын кошлар сайравы ишетелә. Әйтерсең авыл “Мин әле яшәячәкмен” дип үзенчә тавыш бирә. Ә мин – үз җиремдә, туган якларымда гомер итүем белән бәхетле.  Күңел үзеннән-үзе барча кешегә, җан иясенә хәерле көннәр тели.  Күңелдә янә бер шигырь туа: 

Теләчедә – минем туган җирем,

Тәпи киткән тәүге эзләрем.

Язсын иде туган җирләремдә

Үткәрергә гомер көзләрен.

                                                                                              Дамира Миннебаева


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игра – КВН «Не зная броду, не суйся в воду!»

Не зная (не спросясь) брода, не суйся в воду — без навыков, знаний не начинай дела; не разбираясь, не суди; прежде, чем приступать к выполнению задуманного, вникни в его суть, узнай подробности,...

Физкультурный досуг « Не зная броду- не суйся в воду! »

Досуг подходит для проведения тематического дня по безопасности на воде...

Рисунок гуашью «Совушка-сова на сучке сидит, головой вертит»

Рисунок гуашью с применением нетрадиционных материалов( штампиков - для изображения глаз и ватных палочек для изображения снега)...

«Камни, шишки и сучки» - конструируем из природного материала. (консультация для педагогов)

laquo;Камни, шишки и сучки» - конструируем из природного материала.(консультация для педагогов)...

КВН по ОБЖ в подготовительной группе "Не зная броду, не суйся в воду"

КВН по ОБЖ в подготовительной группе "Не зная броду, не суйся в воду"...