Яңа ел бәйрәме
материал (старшая группа)

Доминова Гульчачак Фазылгалиевна

Яңа ел бәйрәме сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_stsenarie.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

Кар кызының түфлие.

Балалар музыка астында залга керәләр, Новогодняя считалочка җырына бииләр,һәм чыршы янына  тезелеп басалар

А.б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп ?-сорасагыз,

        Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме!  

Азалия:

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Язгөл:

Елка наряжается

Елка наряжается —

Праздник приближается.

Новый год у ворот,

Ребятишек елка ждет.

Әминә:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:                              

Яңа ел килә безгә!                                                      

Әнә күпме кунак килгән                                            

Әйләнә-тирәбезгә.                                                      

Яңа елның бәхетле ел                                                

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңа елга керәбез!

А.б.Балалар чыршыга карагыз әле.Ул тылсымлы бугай.Утлары да янмый.Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле,утлары янмас микән?

Б: Чыршы ,чыршы кабын син, утларыңны кабызчы   (3 тапкыр)

Чыршы тавышы:

Ерак урманда үстем

Кар өстендә йокладым

Сезгә бәйрәмгә кунакка килдем

Без бүген уйнарбыз һәм көлербез(Чыршынын утлары яна)

А.б.Рәхмәт сиңа Чыршыкай .Әйдәгез балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

Жыр”Чыршы чыршы без сине”

А.б.Ай балалар бик матур жырладыгыз,ә хәзер урыннарга утырабыз..

(Балалар утырганда,тылсымлы көй яңгырый))

А.б.Балалар карагыз әле чыршы төбендә ниндидер матур китап тая..Бу кемнең китабы микән?

Тылсымла музыка

(Әй серле китап, ачыл, битләреңне күрсәт. Беренче бите ачыла, анда кар әби)

А.Б.Чыннан да , серле китапка охшаган бу.

Кар әби: Апчхи!!!

А.б.Сәламәт бул.

Кар әби:Апчхи!!!

Балалар: Сәламәт булыгыз.

А.б.Ләкин мин төчкермәдем.

Кар әби:Апчхи!!!

А.б.Кем соң бу?

(Кар әби чыга)

Кар әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар, менә килеп тә җиттем .Мин Кар әби булам. Бөтен җирне кыш көне кар белән тутырам.Чыршыгыз ай- һай матур булган.Менә сезгә килгәндә юлда бер түфли таптым(күрсәтә) Кем югалткан микән?

А.б:Балаларның берәрседер бәлки?

(Кар Әби балалар арасыннан эзли)

А.Б.Бәлки балаларны биетеп карарбыз.Кемнең түфлие юк икәне шунда күренер.

Кар әби: Балалар ә сез бии беләсезме соң? Әйдәгез әле биеп күрсәтегез.Бәлки мин дэ түфлинең хуҗасын табармын!

Бию ”Кар шарлары”

Кар әби: Матур биисез икән. Ләкин мин түфлисез бала күрмәдем.

А.б:Кар әби,әйдә алайса безнең белән  урманга барыйк,урман юлыннан эзлик.

Кар әби: Туктап тор әле син,әйдәгез бер уйнап алыйк

Уен (әти-әниләр белән) ”Кар йомарламнары”

Кар әби:Булдырдыгыз балалар.

Алып баручы: Тылсымлы китап, әйт тизрәк, нинди әкият хәзер?

Китапта Куян рәсеме.

Алып баручы:Бу әкият бер дә таныш түгел, тик бик кызык шулай бит балалар?

Куян: Исәнмесез балалар,исәнмесез кунаклар,Яңа ел белән котлыйм!

Кар әби: Куянкай карале, син бу  түфлинең хуҗасын  күрмәдеңме?

Куян:Юк шул, күрмәдем.

Кар әби; Инде хәзер нишләргә,бу түфлинең хуҗасын каян табырга?

А.б: Әйдәгез бергәләп бер уен уйнап алыйк.

Уен “Кар тубы”(ты катись катись снежок)

Кар әби: Сез бигрәк матур уйнадыгыз, биедегез, рәхмәт.

А.Б. Әй серле китап, ачыл, ни бар анда күрсәт!

(Рәсемдә кар кызы өе)

А.б: Балалар, карагыз әле, еракта бер өй тора, шунда барып карыйк әле.

Нәрсә белән барырбыз икән? Әллә паровозга утырып барыйкмы?

Уен.”Яңа ел паровозы”

А.Б. остановка “Дом снегоручки” Нинди матур әкият өе! ( Шакый)

Кар кызы:Кем бар анда, кем шакый анда?

А.б. Бу без зурлар төркеме балалары.Сине үзебезнең бәйрәмгә алырга килдек.

Кар кызы: Бик барыр идем дә , тик менә урманда йөргәндә түфлиемне югалттым.

Кар әби: Мин балалар янына барганда синең түфлиеңне таптым .

(Кар кызына түфлине бирә)

Кар кызы: Бик зур рәхмәт.

А.б. Әйдәгез әле балалар.Кар кызына үзебезнең чыршыны күрсәтик, бергәләп жырлап алыйк.

Жыр”В лесу родилась елочка”

Кар кызы.Балалар, Кыш бабагыз килмәдемени әле?

Б: Юк.

Кар әби: Хәзер үзем Кыш бабайны алып киләм.

А.б. Әйдәгез әле балалар,Кар әбигэ булышыйк,бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Б:Кыш бабай!(3 тапкыр)

Кыш бабай: Исәнмесез балалар,Исәнмесез кунаклар. Балалар, сез чакыргач очып диярлек килдем.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар.
Бик ашыгып килдем сезгә.
Кар-бураннар киртә түгел,
Суык җилләр юлдаш безгә.

                   Күрәм чыршыгыз бизәлгән    ( чыршыга карап )
                   Сез дә үсеп җиткәнсез.
                   Рәхмәт сезгә балалар,
                   Мине сагынып көткәнсез.
Яңа еллар котлы булсын,
Дөньябызга муллык тулсын.
Киләсе ел бәхет белән,
Тынычлыкта күркәм узсын!

Балалар чыршыны ничек бизәдегез, бигрәк матур булган. Ай-яй күз явын алырлык.

А.б:Әйдәгез әле балалар, Кыш бабайга күрсәтәбезме?

Уен “Мы повесим шарики”

А.Б.:    Бабакай, әйдә безгә биеп тә күрсәт инде.

Җыр: “Ары баса Кыш бабай”

А.Б:Бабакай балалар сиңа бик күп шигырьләр өйрәнделәр, әйдә әле утыр, хәзер балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр.

Кыш бабай: Сез балалар бигрәк уңган бик тәртипле икәнсез.Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез.

Кар кызы. Бабакай, балаларга бүләкләр белән сыйларга вакыт җитте бит..

Кыш бабай: Әәәй, хәтерем дә юк бит. Иң кирәклесен оныта язганмын бит. Хәзер хәзер кая әле минем капчыгым. (кечкенә капчык ала) . (кар бөртекләре өләшә)

Ә кая соң әле минем бүләкләрем. Ээх онытканмын бит. Хәзер  безнең бүләкләр банкоматына шалтыратыйк әле, тизрәк килсен.? Кая шалтыратыйм әле. Алло алло, балаларга дигән бүләкне онытканмын, тизрәк килеп җит!

Банкомат тавышы: киләм инде киләм..

Серле музыка астында банкомат керә.

Кыш бабай: бигрәк тиз килеп җиттең син.

Банкомат: Бүләкләрне капчыкка салырга оныткансың, миңа бик ашыгырга туры килде. Бигрәк хәтерсез бабай син!

Кыш бабай.: син миннән нәрсә көтәсең, бик карт бит инде мин. Әйдә ярар, вакытны уздырмыйбыз, әйдәле кызым,менә монда кар бөртеген салабыз үәм бүләкне алабыз.

(итек очып чыга)

Кыш бабай. Бу нәрсә бу, кызым бу сиңадыр инде.

Кар кызы: Юк бабакай, бу минем размер түгел.

Кыш бабай:  (банкоматка шакый) Әй!?

Банкомат. Ха ха ха.

Кыш бабай: Син минем белән алай шаярма.

Банкомат. Юлда бик туңганмын ахры, бәлки батарейларым утыргандыр.

Кыш бабай: Ярар, ярар хәзер җылытабыз сине, тоташтырабыз. Һәм бүләкләр алабыз!

Кая әле Азалия кар бөртегеңне салып кара. Карагыз эшли башлады бит.

Кыш бабай: Ә безгә китәргә вакыт. Безне башка  балалар бакчасында да  көтәләр Сезне барыгызны да тагын бер кат яңа ел белән котлыйм.Тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.Исәнлек-саулык ак бәхетләр сезгә.Саубулыгыз!

Кар әби:Сау булыгыз балалар!Бәйрәм белән сезне!Мин дә Кыш бабайдан калмыйм.Бәлки тагын берәр түфли табырмын юлда.

Б:Сау булыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.

А.Б:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен.

Яңа елга яңа юлдан нык басып,бердәм керик.

 Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик.