Квест игра
план-конспект занятия (старшая группа)

Квест игра для дошкольников

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest_uen_tztelgn.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Квест уен “Авылыбыз буйлап сәяхәт”

 Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыбызгада

Уен барышы:

Т: Исәнмесез,балалар!

Балалар карагыз әле .бүген безгә күпме кунак апалар килгән.Әйдәгез әле,алар белән исәнләшик.

Б: Исәнмесез.

Балалар түгәрәк ясап басабыз, кулга-кул тотынышабыз.Бер-беребезгә елмаеп карагыз.

Кәефләрегез ничек балалар?

Б: Кояшлы иртә кебек

Дуслар белән уйнап-көлеп

Зур үсәргә дип килдек (кул күтәрү)

Т: Балалар, мин бүген шундый хат алдым.Сез кемнән икәнен белергә телисезме?

Б: Әйе.

Т: Я алайса, тыңлап карыйк.

“Исәнмесез, кадерле балалар! Мин урманда яшим. Исемем Акыллы Ябалак. Сезнең туган шәһәрегез турында күп белүегезне ишеткән идем. Шуңа күрә бүләк итеп посылка җибәрәм.Посылканы сезгә 00 Март  җомга көнне китерерләр.

Т: Нинди яхшы! Балалар безгә бүләк җибәргәннәр. Көтәбез. Туктагыз әле балалар 00 Март бит. Ә кая соң посылка? Посылка бүген килергә тиеш иде бит. Ә ул юк. Кызык. Бәлки хат ташучы аны китергәндер. Эзләп карый балалар. Юк бит.

Видео ачыла.

Ха-ха-ха. Мин убырлы карчык. Урман кешесе.Мин сезнең авылыгызны  сихерләдем.Сезнең авыл кешеләре, агачлар, үләннәр барсыда йокыга китсеннәр. Кошлар сайрамасын. Шулай ук ябалакны алдадым. Сезгә җибәргән посылканы яшереп куйдым.

Т: Ничек шулай була инде.Без моңа юл куярга тиеш түгел.

  • авыл буенча посылканы эзләргә
  • Ябалакка хат җибәрергә
  • Убырлыны табарга.

Убырлы: Ярар. Мин авылны җанландырырга, посылканың кая булганын әйтергә риза. Моның өчен сезгә бик күп биремнәр үтәргә туры килер. Мин сезгә 5 бирем җибәрәм. Алар шәһәрнең 5 почмагында.Пазлы рәсемнәр булып ята. Пазлларны табып дөрес урнаштырсагыз, посылканың кая булганын белерсез. Сезнең юлыгыз уклар белән күрсәтелгән.

Т: Балалар, сез убырлы карчыкның биремнәрен үтәргә ризамы? Алайса әйдәгез юлга кузгалыйк.

Балалар, без кайсы  авылда яшибез? (Ике басу Арташ).Без сәяхәтебезне  авылыбыз буенча дәвам итәбез. Юлда нәрсәләр ята, (Уклар)

1.Балалар без китапханәгә килеп чыктык .

Т:Балалар ,безнең китапханәдә  нәрсәләр бар соң?

Б: Китаплар.

Т: Бик дөрес.

Т: -Хәзер ,балалар мин сезгә кыскача гына китаплар турында сөйләп китәрмен.

Китаплар балалар кешеләр авырган кебек ,аларда авырый.Кешеләрне больницаларда дәвалыйлар.Ә китапларны дәвалар өчен дә махсус урыннар бар.Тик аларны башкача төпләү һәм реставрацияләү мастерскойлары дип атала.

Т:-Балалар китаплар авырмасын өчен нинди киңәшләр кирәк икән кайсыгыз белә.

Б:-1..Китапны урталай бөкләмәскә.

2.Аның битләрен ертмаска.

3.Китапка рәсем ясамаска.

4..Китапны пычырак кул белән тотмаска.

Т:-Бик дәрес балалар .Китапларны саклап кына тотарга кирәк.

Балалар ,монда ниндидер күргәзмә бар. Милли курчаклар күргәзмәсе. Безнең туган ягыбызда нинди милләтләр яши. (Руслар, татарлар,чувашлар, марийлар, мордва, башкорт,удмуртлар)

Карагыз әле нинди матур курчаклар. Алар милли киемнәрдән. Менә татар курчагы, рус курчагы.

Т:Балалар менә монда Убырлы бирем куйган .Бизәкләрне төзегез дигән.

Бирем утәү. Шуның эчендэ безнең пазл кисәге ята. Берсен таптык. Юлыбызны ук буенча дәвам итәбез.

2.Балалар безнең Авылыбыз кайсы елга янында урнашкан.( Мишә елгасы)

Без Мишә елгасы янына килеп чыктык.

Мишә елгасында нәрсәләр йөзә?

Нинди балыклар йөзә?

Әйдәгез, без аларны тотып карыйк.(Балык тоту)

Биремле балык тотылгач. Бирем укыла. Убырлы елгадагы балыкларны сихерләгән. Безгә аларны җанландырырга кирәк. Нинди фигуралар бар монда. Балык рәсемнәре ясыйк.

Бу нәрсә балалар ? Бака. Ул безнең пазл өстендә утыра икән бит.2 пазлны таптык.

3.Ук буенча юнәләбез. Ук безне “Кәбир чишмәсе” алып килде.Балалар бу бакча авылыбызның иң матур урыны.

К:-Хәзер балалар мин сезне үзебезнең авыл чишмәләре белән таныштырып китәм.

К:-Бездә Җанбай чишмәсе,Ширбәт чишмәсе,Югары өч чишмәсе,Тимер хуҗа чишмәсе бүгенге көндә Тимерхуҗа чишмәсе юк балалар ,Әле күптән түгел генә яңадан бер чишмәне яңарттылар аның исеме ..................

К:-Балалар сез чишмәгә барганыгыз бармы соң?

К:-Чишмәләрнең суы ничек соң?

Б:-Чиста ,салкын,тәмле.

Т:-Хәзер мин сезгә чишмәләр турында сөйләп китәм..Без иң чиста ,тәмле,салкын суларны бары тик чишмәләрдә генә алабыз.Чишмә ул,балалар җир астыннан агып чыгучы су.Менә шушы бәләкәй чишмәдән,башта күлләр,олы елгалар,аннары диңгезләр барлыкка килә.Чишмәләрне балалар карап,чистартып торырга кирәк.

 

Сез әти-әниләрегез белән монда барганыгыз бармы? Сез анда нәрсәләр күргәнегез бар?

Монда бик матур агачлар үсә. Каен, нарат,миләш,чыршы. Кошлар сайрый.

Без нинди кошларны беләбез.

Хәзер елның кайсы вакыты.Яз.

Балалар карагыз әле.

Монда нәрсә эленеп тора . Шар. Карыйк әле. Эчендә нэрсәдер бар. Убырлы җылы якка киткән. Без туган ягыбызда калган кошларны аерып элергэ кушкан агачларга. Агач астында пазл ята.

4. Юлны дәвам итәбез. “Ике Басу Арташ” мәдани үзәгенә килеп чыктык. Монда Афиша эленгән “Ике Басу Арташ “ турында презентация күрсәтәләр диелгән.Әйдәгез презентация карыйк. Менә монда бирем ята. Пазллардан авылыбызның төрле урыннарын төзергә диелгән. Балалар безгә биремне үтәргә кирәк. Менә рәсемнәр арасыннан безнең пазл килеп чыкты

Менә пазл ята.

 

5. Без үзебезнең бакчабыздагы музыка уен кораллары почмагына килеп чыктык.Карагыз әле монда нинди уен кораллары бар.

( уен коралларының исемнәрен атау).

Менә бу конвертта убырлының биреме. Җырлы уен башкарыгыз дигән.

Менә балалар 5 пазлны таптык. Әйдәгез төзеп карыйк. Безнең посылканы “Кәрим бабай”чишмәсенә  яшергән убырлы. Агач астында ул.Без убырлының биремнәрен үтәдек.Посылканы группага кайткач карарбыз.  

Без нәрсәләр эшләдек?

Кая бардык.

Сезгә нәрсәләр ошады.

Нәрсәләр эшләргә авыр булды.

Кунаклар белән саубуллашып группага кайтабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект мини-квест игры для дошкольников подготовительной группы «Логический мини-квест. ARTEC BLOCKS». Открытое мероприятие в рамках зимней педагогической сессии в сетевой образовательной команде «Кванториум»

Интеграция образовательных областей: познавательное развитие, социально-коммуникативное, физическое развитие, речевое развитие.Цель: развитие логического мышления и воображения дошкольников поср...

Квест-игра для родителей и детей ДОУ «Ты откуда, Дед Мороз?» (квест–технология, как форма взаимодействия с родителями)

Данная игра проводилась в рамках годового проекта ДОУ «Применение квест-технологии в практике ДОУ». Игра разработана в соавторстве с педагогами: Дорошиной М.В., Каравайчик Н.Ю.Цель: в...

Конспект спортивного квеста с детьми и родителями в старшей и подготовительной группах. Квест-игра «Следопыты»

Конспект спортивного квеста с детьми и родителями в старшей и подготовительной группах....

Консультация для воспитателей «Полевая кухня, штаб и квест-игра в «Полевая кухня, штаб и квест-игра в детском саду, или Как по-новому организовать День Победы с дошкольниками» март 2021 г.

Проведите в этом году праздник в честь Дня Победы в детском саду по-новому. Предложите педагогам организовать мероприятие в форме интерактивной военно-полевой игры с элементам...

Конспект квест – игра для детей 6-7 лет Тема: Квест «В поисках слова»

Конспект квест – игра для детей 6-7 летТема: Квест «В поисках слова»...

Конспект НОД по квест-игре «Прогулка Квест-игра «В поисках рябины»

Материал предназначен для воспитателей ДОУ...

Квест игра ко дню Матери «Цветик - семицветик». Старшая - подготовительная группа. Сценарий квест игры ко Дню матери «В поисках праздничной открытки»

Квест игра ко дню Матери «Цветик - семицветик».Старшая - подготовительная группа.Сценарий квест игры ко Дню матери «В поисках праздничной открытки»...