Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
план-конспект

Җыйнак җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү;

-  Җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyynak_hm_zhenke_zhomllr.docx32.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җыйнак  һәм  җәенке  җөмләләр

            

Максат:

- Җыйнак җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү;

-  Җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару;

 - Татар теле фәненә карата кызыксынуны үстерү.

 

Универсаль укыту эшчәнлекләре:

 Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне чишү юлын өйрәтү:   җыйнак җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белергә, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып ала белергә тиешләр.

 Коммуникатив эшчәнлек: группада бергәләп эшләүне планлаштыра белү;

 Регулятив эшчәнлек: укучыларны үз эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;

 Шәхескә юнәлдерелгән эшчәнлек: дәрес материалына кызыксыну уяту, танып белү эшчәнлеген үстерү.

Предметара бәйләнеш:    Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү.

Укыту формасы һәм методлары: гамәли, фронталь, төркемнәрдә эш.

Җиһазлау: дәрескә презентация, төркемдә һәм индивидуаль эшләр өчен карточкалар, тест,мультимедиа, проектор; ноутбук, экран,  дәреслек

   

I. Оештыру моменты .   Сыйныфның дәрескә әзерлеген тикшерү.

 Исәнләшү

  -Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик

 -Кәефләрегез ничек?

 -Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне ?

   II. Актуальләштерү.   

           Дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү.   

 -Укучылар, ә сезнең дәфтәр битләрегез шатлана беләме?      

-Белә.     

  -Кайчан шатлана соң алар?      

 -Чиста, пөхтә, дөрес язсак.     

  -Әйдәгез, чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне  шатландырыйк әле

 2. Матур язу.

 -Ә хәзер число, сыйныф эше дип язабыз.  

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде

Елап елгалар

Яшьләр түгелде

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт?

Йә әйтеп кара

Әйе, бу- Яз. Безнең дәрескә үзенең биремнәре белән Яз килгән. Яз эш сөючән, тырыш,  кешеләрне ярата. Чөнки ул үзе дә шундый. Бүгенге дәресебездә дә яз хөкемлек итәр. Яз кызы алып килгән биремнәрне үтәп ,яз килүне якынлаштырырбыз.

*Матур язу

Игътибар! Игътибар!

Яз килде дөньяга.

*Сүзлек эше (1слайд)

Гөрләвек, кояш, челтер-челтер, кошкайлар, сыерчык, яңгыр, табигать, бөреләр, җир, дөнья, ямьле, ямь-яшел. (үзара тикшерү)

III.Уку максатын кую.(2слайд)

 

Яз җитте.                                              Ямьле яз җитте.

Көннәр  җылынды.                             Якты кояш җирне җылыта.

Кошлар кайттылар.                             Беренче яңгырлар явып үтте.

Кара каргалар  күренде.                     Җылы җил битләрне назлый.

Кошлар ясыйлар.                                Агачлар яшел яфракка күмелде.

Чәчәкләр үсә.                                       Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.

  • Монда нәрсәләр язылган? (җөмләләр)
  • Нәрсә ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)
  • Җөмлә ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)
  • Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)

 IV. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.  ( 3 слайд)

 

- Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?

-Ул ия һәм хәбәрдән генә тора.

- Ә икенче җөмлә?

- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.

                    … …

           - Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. Куллар арасындагы зурлык нишләде?

  • Беренчесен күрсәткәндә, кысылды, кечерәйде, тарайды.  
  • Тагын ничек әйтеп була?
  • Җыелды, җыйнакланды.
  • Ә икенче җөмләне күрсәткәндә, зурайды, киңәйде, җәелде.
  • Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?
  • Жыйнак җөмлә.
  • Ә икенче җөмлә - җәенке җөмлә.
  • Димәк, нинди җөмләләр була икән?
  • Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Бүген нинди  тема белән танышабыз инде ? (4 слайд)

Нинди  максат  куябыз  үзебезгә? ( 5 слайд)

 V .Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Җөмләләне чагыштыру (6 слайд)
  • Сул яктагы җөмләләрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? ( баш кисәкләрдән)
  • Хәзер уң яктагы җөмләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләр дә)
  1. Нәтиҗә чыгару.

Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак  җөмлә дип атала. (Сул яктагы җөмләләр өстендә ( слайдта)  җыйнак җөмләләр дигән сүз чыга)

Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (Уң яктагы җөмләләр өстендә җәенке җөмлә дигән сүз чыга)

  1.   Кагыйдә. Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала.

Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (7слайд)

VI.Күнекмәләр формалаштыру.

  1. Дәфтәрләрдә эш. ( 8 слайд)
  1. Җәенке җөмләләрне дәфтәргә күчереп язу.
  2. Җәенке җөмләрне тикшерү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре астына сызу.  
  1. Телдән текстны дәвам итү.
  • Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? (Яз. Тактага яз рәсеме эленә)
  • Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)
  • Хәзерге вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар?
  • ( телдән җаваплар)

VII.Физкультминутка ясау. (9 слайд)

VIII.Теманы дәвам итү.   (10 слайд)

1.Дәреслек белән эш. 109 нчы бит.  232 нче күнегү.

2.Сөйләм телен үстерү . Кошлар кайта  дигән җөмлә бирелә. (11 слайд)

  • Бу нинди җөмлә? (җыйнак)

Сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ.б.)

  1. Әңгәмә.
  • Сез нинди күчмә кошлар беләсез? (12 слайд)
  • Монда нинди кошлар?
  • Беренче булып нинди кошлар кайта?
  • Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?
  • Кошлар безгә нинди файда китерәләр?
  • Кошларны рәнҗетергә ярыймы?

  1.   “Кайсы сүз артык? уены.  Җөмләләр язылган карточкалар (төркемдә эш)  
  1. Җылы яктан сыерчыклар, тургайлар, чыпчыклар кайтты.
  • Кайсы сүз артык? (чыпчыклар)  Ни өчен?  (Чөнки чыпчыклар җылы якка китмиләр)
  1. Каеннар, чыршылар, юкәләр яшел яфракка күмелде. (чыршының яфраклары  юк)
  2. Аюлар, куяннар, керпеләр кышкы йокыларыннан уяндылар. (куяннар кыш көне йокламыйлар)
  3. Умырзая , энҗе чәчәк,лалә, нәркис, кыңгырау чәчәк яз көне чәчәк аталар.(кыңгырау чәчәк җәй көне ата)
  • Болар нинди җөмләләр?

  1. Җәенке җөмләләргә зәңгәр төс белән, җыйнак җөмләләргә сары төс белән сызарга(төркемдә эш)

А).Тәпиләремне иртәнге салкын суга салындырып , мин көймәдә утырам. Көймә тирбәлә. Яр буендагы талларда ара-тирә кошлар сайрый. Мин абыемны көтәм. Без балыкка җыенабыз. Абый суалчан казый.

        Б).Кояш күтәрелә. Ул әле нык кыздырмый. Су төбендә яткан ташлар кояшта ялтырыйлар.  Вак балыклар аягымны кытыклый. Мин әкрен генә аягымны селкетәм.

Маймычлар югалалар.

 6.Тамчылардан җөмлә төзергә.

  • Нинди җөмләләр килеп чыкты?

Җөмләләрне җыйнак җөмләгә әйләндерергә.

7.Тест  (13-15 слайд)

 1.Җөмлә  ул 

 1)  тәмамланган уйны белдерә

 2) сүзне белдерә

 3) авазны белдерә

 2. Сөйләм нәрсәләрдән төзелә? 

 1) сүз, хәреф, иҗек

 2) җөмлә, аваз

 3) барлык җаваплар да дөрес.

3. Җөмлә ахырында 

1)   ? ! билгеләре куела

 2)  . куела

 3) ? ! .

 4. Бу кайчак була дигән җөмләдә нинди тыныш билгесе куела? 

1)  .

 2) ?

3)  !

 5.Бу хикәя җөмлә: 

1)  эт, арба, китә

2) Язгы җылы көннәр күңелне шатландыра.

 3)  Язгы ташу, җәйге кызу, көзге җил

  1. 1 ,2. 3 ,  3. 3 ,4 .2  ,5. 2

 8. Синквейн төзү.

1 төркем: сыерчык                        2 төркем: умырзая

*-Бер бер җөмләгә өч сүз керерлек итеп җөмлә төзергә.   Яз 9 сүзне тәкдим итә.Сүзләр 3 кә 3 итеп урнаштырылган.   Диагональ буенча, өстән аска, уңнан сулга 3 сүзне кертеп җөмлә  төзергә.

Кояш

гөрләвек

Челтер-челтер

кошкайлар

сыерчыклар

җир

Ямь- яшел

бөреләр

яңгыр

( Язгы кояш карауга гөрләвекләр челтер-челтер ага. Кадерле кошкайларыбыз сыерчыклар туган җирләрен сагынып кайтканнар.Гөрләвек агу, сыерчыкларларның шат җыры, бөреләр ачылу- бу яз билгеләре.)

IX.Рефлексия.

- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?

- Нинди җөмләләр була?

- Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез? Ә нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез?

- Дәрестә сез тагы нәрсәләр белдегез?

X.Өй эше бирү.     1 төркем  кебек алгоритмы белән    кошлар турында табышмак төзергә, 234 нче күнегү, кагыйдәне  белергә.

    2 төркем  кебек алгоритмы белән чәчәкләр  турында табышмак  төзергә, 234 нче күнегү, кагыйдәне белергә.  (16 слайд)

   

XI.Билгеләр кую, саубуллашу.

  • Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
  • Сау булыгыз.