"Әниемә бүләк"
проект (старшая группа)
Татар халкы элек-электә бик матур киенергә яраткан. Бүгенге көнгә татар халкының милли киемнәрен көндзлек тормышта киеп йөрмәсәләр дә, төрле бәйрәмнәрд,ә олы кунакларны каршы алганда, татар халкының милли биюен башкарганда кияләр. Әлеге проект эше балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 624.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кереш сүз Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан. Чигелген түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тоткан. Аның сәнгати иҗаты шулкадәр чиксез, әлеге орнамент төрләре бай мирас булып буыннан- буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткән. Чиккән сөлгеләр, аш ъ яулыклар, кул ъ яулыклар, калфак-түбәтәйләр, итек-читекләр – һәрберсе күз явын алырлык сәнгат ь әсәре. Бүгенге көнгә татар халкының милли киемнәрен көндәлек тормышта киеп йөрмәсәләр дә, төрле бәйрәмнәрдә, олы кунакларны каршы алганда, татар халкының милли биюен башкарганда кияләр.
Максат Милли бизәкләр , милли киемнәрнең әхләкый кыйммәтен куллану аша балаларда татар халкының сәнгатенә кызыксыну уяту , аларда кулланучыларга карата ихтирам хисләре тәрбияләу , ижади эзләу кунекмәләре булдыру
Бурычлар Балаларда туган тел, туган йортны ярату , аның белән горурлану хисләре тәрбияләү , балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны давам итү . Читек һәм алъяпкыч силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү . Татар орнаменты ( яфрак , ләлә чәчәге , кыңгырау , канәфер ) турындагы белемнәрен арттыру ; мөстәкыйль һәм чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.
Җиһазлау милли киемнәр ясалган рәсемнәр күргәзмәсе; аудиоязма “ Авыл көе”; читек, ал ъ япкыч үрнәкләре; татар халык бизәкләре; балалар саны буенча ал ъ япкыч, читек; ләлә чәчәге, яфрак шаблоннары; салфетка, гади карандаш, кайчы, клей.
Проект барышы
Проект барышы
Проект барышы
Проект барышы
Проект барышы
Йомгаклау Балалар бакчасында төп бурыч – рухи яктан бай, әх лаклы , физик яктан сәламәт балалар үстерү . Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла . Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар .
Йомгаклау
Йомгаклау Балалар белән үткәрелгән “Әниемә бүләк“ проектын “Серле шакмак” уены белән ныгыттык. Уен барышы: серле шакмак якларына беркетелгән кесәләргә татар халык киемнәре, бизәкләре сурәтләнгән рәсемнәр куела. Бала шакмакны өстәл өстенә әйләндереп җибәрә, шакмакның өске ягында кесәне ачып рәсемне ала һәм нинди сурәт икәнен әйтә. Шакмак икенче балага бирелә, уен шулай дәвам итә.
Йомгаклау
Проект нәтиҗәсе Элек-электән үк татар гаиләсендә яшәп килгән милли йолаларны хәзерге яш ь буынга тапшыруга керткән өлешем белән мин кәнәгат ъ . Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштырдым, нәфис бизәлешкә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирелде. Алар кисеп ябыштыру , уеннар , милли бизәкләр , киемнәр белән танышу аша татар халкы байлыклары белән тагын да якыннанрак таныштылар . Алган белемнәре башка проектларны тормышка ашыру өчен зур эт ә ргеч булыр дип ышанып калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
