Галиҗәнәп электр
материал по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Адгамова Кадрия Васимовна

Балаларга электр турында төшенчә бирү  .....1кВт энергия 38кг. ипи пешерергә, 18 кг. сыр ясап чыгарырга, 2 пар аяк киеме тегәргә җитә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektr.doc624 КБ

Предварительный просмотр:

               

                                                                           Әти-әниләр һәм мәктәпкә хәзерлек төркем е

                                                                                                       балалары белән уздырылган КВН-кичә

                                                    Кадрия  Васим  кызы Адгамова  

югары квалификацион категорияле тәрбияче.

 Кичә  залда уза. Бер як стенага плакатлар эленгән.Беренчесе:”1кВт энергия 38кг. ипи пешерергә, 18 кг. сыр ясап чыгарырга, 2 пар аяк киеме тегәргә җитә”.Икенче плакат:”Без кабызган утлар сүнмәс алар”. Бер якта балалар һәм ата-аналарның рәсем эшләреннән күргәзмә.Балалар ике яклап куелган өстәлләр  янына тезелеп баса.

Тәрбияче: Хәерле  кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар!Без бу залга  энергетиклар көненә багышлап, КВН-кичә уздырырга , безне электр белән тәэмин итүче абый-апаларга  шул рәвешле рәхмәтебезне җиткерергә җыйналдык. Бәйрәмегез белән , хөрмәтле энергетиклар!Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез!

Без бүлмәбездә ут кабызсак, телевизор яки компьютерны кушсак, яисә тузан суыртырга уйласак, һәрвакыт  электр җиһазлары һәм электр энергиясе кулланабыз. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.Үзен күреп булмаса да , без аның һәрдаим  кирәклеген тоябыз.

Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә. Аны электр станцияләре эшләп чыгарып, , җир астындагы яки багана башындагы  кабель линияләре аша балалар бакчаларына,өйләргә,әти-әниләребезнең эш урыннарына, урамдагы прожекторларга  җибәрәләр. Станцияләрдән никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими. Без куллана торган розеткалардагы  электр тогы бик көчсез тоелса да , тормышыбыз өчен куркыныч . Шуңа күрә дә аның белән шаярырга ярамый  , бик сакчыллык таләп ителә .

3 бала алга чыга .

1б. Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне  күктә.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көтә.

. Ә инде әти- әниләр бик борчылмасыннар өчен,

      Электик абый эшендә тынычлап йөрсен өчен,

      Иминлек кагыйдәләрен  әйбәт белергә кирәк .

      Белгәннәребезне күрсәтик , бәйрәмне башлыйк тизрәк.

3б. Без кичәгә килдек әле,

Кичә күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар!

Җаваплар дөрес булсын.

Тәрбияче: Бүген бездә бәйге, һәм ул бик күп көч, сабырлык, тапкырлык сорый торган бәйге, ул ике команда  арасында  ярыш тәртибендә  булыр, бәйгенең икенче өлешендә  әти-әниләребездән торган ике команда  ярышыр , дип көтелә. Бәйгебез интеллектуаль уеннар белән үрелеп барачак .Бәйге булгач, әлбәттә, гадел билге куячак жюри  кирәк булыр, мәртәбәле жюри составы белән танышып китик: бакчабыз мөдире Альфира Максутовна Харисова,  ата-аналар комитеты рәисе Илсур Флүсович Тимиров,Татарстан “Челтәр компаниясе”ААҖнең Түбән Кама филиалы җитәкчесе Рафаис әфәнде Мирзаянов .Сүзне командаларга бирик.

Ландыш: безнең командабызның исеме “Тапкырлар”.Безнең кичәдә шундый закон бар: ялкауларга , борын салындыручыларга урын тар!

Рузил: Безнең  команданың исеме” Зирәкләр”.Ә безгә бүген ярдәм итүчеләр, җанатарлар бик- бик кирәкләр.

Тәрбияче:Беренче интеллектуаль уеныбыз  “Бәхетле очрак” дип атала. Сорауга  җавапны белүче якның тавыш төймәсенә беренче булып басуы  сорала.

Игътибар,сорау: электр энергиясе кайдан кузгала?

-Электр станцияләреннән.

Игътибар,сорау: Электр энергиясе килеп туктаган иң соңгы нокта?

-Розетка.

Игътибар,сорау: Электротравма нәрсә ул? 

-Электрдан зыян күрү.

Игътибар,сорау:Электр белән идарә итә белүче кем ул?

-Электромонтёр.

Игътибар,сорау:  Электр энергиясе безгә нинди юл белән килә?

-Багана башындагы, җир астындагы кабельләр аша килә.

Игътибар,сорау: Электр тогының көче никадәр?

-Ул уенчыкларны хәрәкәткә китерә, магнитофон, компьютерны кабыза, станокны эшләтә, хәтта электровозларны йөртә.

Игътибар,сорау:Электр белән бәйле сүзләр әйтегез әле .

-Розетка,выключатель,шнур,лампочка,кабель,яна,сүнә,шартлый,төтенли.һ.б.ш.

Тәрбияче: Көн саен  “Татэнерго” исемле электр энергиясе  белән тәэмин итүче зур компаниядә  меңнәрчә кешеләр –төрле һөнәр ияләре –электромонтерлар, машинистлар, инженерлар, машина йөртүчеләр  эшли , безнең  бүлмәләребез  якты, җылы булсын өчен, завод- фабрикалар өзлексез эшләсен өчен  көн озын  хезмәт куя.Без бүген кунак итеп  шушы өлкәдә хезмәт куючы Финат абый Шакирҗановны  чакырдык. Ул безнең  Анжеликабызның дәү әтисе дә бит әле.Финат  абый, балаларга аңлаешлы гына итеп үз хезмәтегез турында сөйләп  китегез әле.

Финат Шакирҗанов  чыгышы.

Сезне үзенең матур җыры белән музыка җитәкчебез Чулпан Салихова сәламли.

Тәрбияче:Киләсе биремебез  мондый :  1 команда электр белән эшләүче 6 җиһаз әйтә, каршы як команда исә шул җиһазларны(Ясалган җиһаз яки уенчыгы булырга мөмкин) залдан табып китерә.

”Тапкырлар”:үтүк, фен, тузан суырткыч,телевизор, магнитофон, компьютер.

“Зирәкләр”:электр чәйнеге, кыска дулкынлы мич, суыткыч, плитка, ноутбук, җылыткыч.

    Камил өлкәннәргә  үзенең үтенечен җиткерәм, ди.” Электрны сүндерегез, абыйлар!!” Автор Кадрия Адгамова .

Тәрбияче:Киләсе уеныбыз  “Кагыйдәләр” дип атала .Әлеге шакмакны командир ыргыта, өстә калган нокталар санын белдергән цифрны  командадагылар  залдан эзләп таба. Цифр янында энергетика белән бәйле сюжетлы рәсемнәр.Шулар буенча кагыйдә уйлап әйтергә.

“Тапкырлар”:

-Үтүкне бастырып кына тотарга ярый.

 -Югары көчәнешле электр корылмалары янына барырга ярамый.

-Розеткага нәрсә булса да тыгу тыела!

 “Зирәкләр”:                                                                                      

-Электр белән эш иткәндә махсус кием кияргә кирәк!

-Электр энергиясен экономияли белергә кирәк!

 - Түбән көчәнешле электр корылмасы да куркыныч!Һ.б.ш.

Тәрбияче: Бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтүче тагын бер кунагыбыз бар. Ландышыбызның  әтисе Ришат Ахияров  та –энергетик .Ришат әфәнде,  сез  балаларга   энергетиклар  хезмәте  турында   ниләр әйтә алыр идегез.

Ришат Ахияров чыгышы.

Балалар чыгышы “Без кабызган утлар”

Тәрбияче:Киләсе биремебез пантомимо күрсәтү.

Команда пантомимо  күрсәтә.Мәсәлән: бала розетканы тасвирлый.Кулы белән квадрат сыза, 2 нокта төртә,  атлап күрсәтә һәм бармак яный. Каршы як команда  җыелып килешә һәм җавап әзерли:розеткага якын барырга ярамый, бала- чага эше түгел, янәсе!      

Икенче команда: бер бала лампочкага үрелгән кыяфәт ясый, буе җитми, урындык алып килә , имеш ,басып лампочка бора,  әнисе  яки әтисе кереп ярамаганлыгын аңлата һ.б.ш.

Тәрбияче: Балалар, күрәсез бик тапкырлар, инде аларга бераз ял итәргә мөмкинлек биреп, әти-әниләрнең командаларын бирегә  дәшик.

Әти-әниләр  балаларның урыннарын алалар .Бала  кайсы командада булса, әти-әни дә шунда ук, уеннар өчен балл да шул командага өстәлә .Уенның кагыйдәсе дә шул ук: җавапны белгән команда тавыш төймәсенә беренче булып баса.

Тәрбияче: Игътибар сорау :Ток бәргәндә беренче ярдәм.

Игътибар сорау : Якынча көнгә ничә сумлык электр энергиясе яндырасыз?

Игътибар сорау :Бу билге нәрсәне аңлата?(“Сак булыгыз.Түбән көчәнешле электр корылмасы”яки башка бер билге)

Игътибар сорау :Сезгә электр энергиясенә һәйкәл куярга куштылар, ди. Сез аны ничек итеп күз алдына китерәсез.

Игътибар сорау : Электр энергиясе-ул...

Игътибар сорау :Энергетика министры кем ул? 

Игътибар сорау :380 Вка эшләүче электр җиһазларын санагыз.

Игътибар сорау :Электр энергиясен сез ничек экономиялисез? 

Тәрбияче: Алдагы уеныбыз “Тормышны чагылдыру” Әти- әни улы яки кызына электрдан зыян күрү  куркынычын ничек кисәтә икән ? Командадан берәү бик зур, зур, уртача яшьтәге, һәм иң кечкенә балаларга(әти-әниләр үзләре үк шул рольләрне башкара) электрдан зыян күрү куркынычын  күрсәтә .Димәк, бер гаиләдә 4 бала, һәркайсына аерым  подход кирәк .

Тәрбияче: Хәзер инде арадан беребез энергетик була һәм халыкка үз мөрәҗәгатен җиткерә.

Балалар чыгышы “Без кабызган утлар”.Жюри сүз ала.  Татарстан “Челтәр компаниясе”нең Түбән Кама филиалы җитәкчесе Рафаис әфәнде Мирзаянов .йомгаклау  чыгышы        

        Тема :Бераз гына электр турында .

     Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү шөгыле.                         

        Максат: Балаларның  энергетика өлкәсендәге хезмәт кешеләре турында күзаллауларын үстерү; электр энергиясенең көнкүрештә кулланылуы турындагы белемнәрен камильләштерү;  балаларның логик фикерләүләрен үстерү, грамотага өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү, сакчыллык һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү        .

Җиһазлау: ребус, бала санынча конверт,предметлы рәсемнәр (энергетика темасына).

Шөгыль барышы:         

-Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез  ничек?

-Кояшлы иртә кебек, бүген тагын күп нәрсәләр өйрәнергә дип килдек.

-Бик яхшы, дусларым! Хәзер минем берничә соравыма җавап бирегез әле.Тирәлегебезне ниләр чолгап алган?

-Урманнар, сулар, агачлар, бүлмәдә- җиһазлар...

-Бик дөрес , акыллыларым, бүген мин сезне  тирәлекне чолгап алган, тормышыбызда иң кирәкле нәрсә турында сөйләшергә чакырам. Сез аны ни дип уйлыйсыз?

-Су, һава да булырга мөмкин.

-Әлбәттә сез санаганнары да бик кирәк. Бүгенгесен белү өчен сезгә ребус чишәргә туры килер.Аның өчен рәсемнең беренче  авазын белдергән  билгене әйтергә кирәк. (Ребусның җавабын балалар әйткәндә  артка яшерелгән хәреф төшә бара)                                                                                                                                                                                          

Утын

рәсеме

Таш

рәсеме

у

т

    -Димәк безнең шөгылебез ут яки электр уты  турында булыр .Без аны электр энергиясе ,электр тогы дип тә әйтербез. Электр тогының көче шактый.Ул зур-зур  завод-фабрикаларны эшләтә, аның ярдәмендә  ашханәләрдә тәмле ризыклар пешә.Гомумән тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше ул электр энергиясе.Кайда гына булсак та – өйдәме, бакчадамы  без ансыз тора да алмыйбыз . Нинди максатларда кулланабыз соң без электр тогын, үзегез дә әйтеп үтегез әле?!

- Телевизор карыйбыз, тузан суыртабыз,  фен белән чәч киптерәбез.

-Әтием тимерне дә эретеп ябыштыра ток белән.

-Ә бездә станокны  электр тогына  кушып ,агач эшкәртәләр.

-К үрәсезме  никадәр эш башкара электр көче.Ә  ул булмаса ни булыр иде икән?

- Безнең матур киемнәребез булмас иде. Чөнки тегү фабрикалары электр энергиясез эшли алмыйлар бит.

-Кибетләрдә  шулкадәр тәм-томнар булмас иде.Чөнки кондитер фабрикалары да электрсыз эш башкара алдмый .

-Юл тулып төрле маркадагы  машиналар да йөри алмас иде.Заводларда да бөтен хезмәт автоматлаштырылган, ә автомат кнопкалар электрсыз хәрәкәткә килә алмый.

-Аралашу чарасы булып, бары хатлар гына йөрер иде.Телефон, интернет та электрсыз эшләми.

токлаштыру    электр    артык        тукта

ут                   токмач     бөртек       каток

чыбык.           кәтүк       зерноток       энергия

-Бик яхшы ,дусларым, хәзер өстәлдә бер бирем эшләп алыйк.Конвертлардагы кәгазь битендә  төрле сүзләр язылган .Шул сүзләр эченнән ток  сүзен эзләп табып, астына сызыгыз әле.                                      

Тәрбияче индивидуаль ярдәм

 күрсәтә,анализ ясый.

Физкультминут:”Электр тогы”.Балалар түгәрәккә җыела, уң кулларын сул яктагы иптәшенә, сул кулын уң яктагыларга биреп тоташалар да акрын гына әйләнә буйлап атлыйлар. Куллар җылына һәм “ток йөри башлый”, балалар акрын гына йөреп кабатлыйлар:

Очрамасын  токлы чыбык

Барасы юлыбызда.

Гел якты ут янып торсын

Һәрвакыт  алдыбызда.

-Акыллыларым, һәрнәрсәнең файдасы һәм зыянлы ягы була, шулай бит?Ә электр уты сүнеп торуның нинди файдасын  әйтә аласыз?

-Качышлы уйнарга  күңелле ул ут сүнгәч.

-Әти-әни белән теләгәнчә сөйләшеп утырырга була.

-Без дә  шәм яндырабыз да  барыбыз бергә сөйләшеп утырабыз.

-Минем дә әти- әнинең буш вакыты күбәя электр булмаганда.

- Ут сүнгәч,гел компьютер артында утырган абыем да минем белән шаяра башлый .

-Ә электр уты сүнүнең  нинди зыяны бар дип уйлыйсыз?Сезнең белән булган очраклар турында сөйләгез әле .

- Беркөн без бакчадан кайтканда  урамда ут сүнде дә мин чокырдагы пычракка чумдым.

-Бервакыт өйдә ут сүнгәч, бәбиебез куркып елады, интектек кенә...

- Ут сүнгәндә шкафтагы киемемне таба алмадык  без.

-Җәйге эсседә суыткычтагы әйберләр бозылды ут булмагач.

-Без чыршы бәйрәменә баргач сүнде ут, башта чынлыкта түгелдер дип уйлаган идек, чынлап сүнгәнен белгәч кыен булды.

   Тәрбияче: Хәзер игътибарлылыкны сынау өчен дидактик  уен уйныйбыз “Нәрсә  югалды?”уены.Уен барышы: Магнитлы таблода  предметлы  рәсемнәр(лампочка, розетка, телефон, чыбык, суыткыч, отвёрка, баганага менә торган җайланма, трактор һ.б.ш.) Балалар күз йомган арада тәрбияче берсен алып куя яки алмыйча тора.

- Рәхмәт , җавапларыгыз өчен, балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, ут сүнгәч аны кем көйли?

-Әти, электрик...

-Электр энергиясе белән эш итә белүче һөнәр ияләре-электромонтерлар. Ә алар хезмәт куя торган өлкәне –энергетика өлкәсе ,диләр.Тагын әле машинистлар, инженерлар,  машина йөртүчеләр һәм тагын күп кенә һөнәрлеләр безнең бүлмәләребез  якты булсын өчен, табыннарыбызга  өзлексез җылы ризык килеп торсын өчен, төннәр буе дежур торып,  хезмәт куя .Без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә  өйрәник, ярыймы, дусларым!   

Балалар өчен шигырьләр

  Электрны сүндерегез, абыйлар!

Бакчадан мине җитәкләп алып кайттылар .

Өебезгә керүгә үк үз эшенә баттылар.

Әни китте кухня якка,әлбәттә, аш әзерли.

Абый әллә кайчан кайткан,өй  эшләрен хәзерли.

Әтинең дә вакыты юк минем белән уйнарга  ,

кәнәфиенә утырды хоккей карарга.

Әрле- бирле сугылгалап бераз йөредем,

утырып та  алдым әзрәк , чаптым, сикердем.

Кичке ашны да ашадык, җыелып бергә .

Әти, әни, абый белән  уйныйсым килә!

Хет берәрсе, ичмасам,игътибар бирсә,

Миңа ни кирәккәнен берәрсе белсә...

Миңамы... миңа игътибар кирәк,

Әни булыр җылытучым, әтием- терәк.

Шулчак, ходайның рәхмәте, утыбыз сүнде,                

Әнием дә минем янга диванга сеңде.

Әти дә килеп утырды безнең арага.

Абый да килеп елышкан соң кай арада?!

Караңгы булгач ,җыелдык без бер урынга .

Менә әти сүз башлады Электр турында.

-Борын заманнарда түгел, 100 еллар элек,

Бөтенләй ут булмаган бит.

-Ут янсын иде берүк!(бусын әни әйтте).

-Чыра яндырганнар башта , аннан –керосин.

       -Аннан фонарь кулланганны син бит беләсең!?(бусын абый әйтте).

Әнием дә тасвирлады утсыз заманны.

Электрик абый кабызмый утны һаман да!

Боргалана әти мескен, кала ,дип, хоккей,

 Әни дә көрсенеп куя, ә миңа- о, кей!

         Аңламассың  өлкәннәрне гел киресен сөйлиләр,

                    Электрсыз  тормыш ямьсез, утсыз күңелсез , диләр.

Килешәм, Электр булганда  өй эче ямьле .

Ә ут булмый торган чакта миңа күңелле!

Ник икәнен әйтеп тормыйм, зиһенлеләр аңлыйлар.

Ара –тирә  Электрны сүндерегез, абыйлар!

                             Энергетик булырга исәп!

  Мин дә әтием шикелле,

Электрик булырга уйлыйм.

Шуның өчен дә һәрвакыт

Электр турында уйлыйм.

Каян чыга, кем чыгара,

Электр каян килә?

Хәзер инде күп өйрәндем-

Каян килгәнен беләм.

Сак булырга кирәген дә

Өйрәтәләр бакчада.

Утны әзрәк яндырсаң,                            

Экономия –акчага.

Махсус кием киеп кенә

Эшләргә кирәген дә .

Тагын электр турында

Кагыйдәләр дә беләм.

 Булмам дисезме, электрик,

 Баганадан куркаммыни?!

 Булырга иде шул, дуслар,

Хотя бы Илшат абый!         

***                                                

Багана тора кисәтеп,                       Очрамасын токлы чыбык  

мин барын онытма , ди,                    барасы юлыгызда.

Гомерләребез сагын                          Тик якты ут  янып торсын

 энергетик абый.                                Һәрвакыт алдыгызда.

            ***                                                          ***

Куркынычлар гел булмасын,            Шаярышып бала-чага,

Яшәгез исән-имин.                            Ут чыгара күрмәсен.

Хәерле сәгатьтә булсын,                 Ә шулай да әти-әни

 Хәвефсез көннәр телим.                  Игътибарсыз йөрмәсен.

                ***                                                                                 ***

Беләсездер, бу бакчабыз                   Энергетика турында

Безнең “Алтынчәч” була.                 Өйрәтә апа безне.

Ә менә бу бүлмәбез-                          Ут белән сак булырга

Сез дә белми китмәгез-                    Өйрәтә һәммәбезне.

Иминлеккә өйрәтүче                         Безне генә түгел апа

кабинетыбыз була.                           Әтиләрне дә җыеп,

Анда бик күп әсбаплар,                     Әниләрнең дә һәммәсен,

Плакатлар төрле- төрле...              Өйрәтә көн дә беразлап

Әгәр кунакка килсәгез,                      Сакчыллык кагыйдәсен.

 Сезгә дә өйрәтерләр.                      

***          ***

Әни, бүген беләсеңме                   Шәһәрдә дә, авылда да,болында һәм урамда                                          

 Бик  күпнәрсә өйрәттеләр .     Әти-әни, әби-бабай, кыз һәм малай- һәммәсе-

Һәм сакчыллык турында                    Бердәй белсен һәм   үтәсен  

Бик күп  тапкыр кисәттеләр.                  сакчыллык кагыйдәсен!

Кадрия  Васим  кызы Адгамова ,Актаныштагы  7нче санлы   “Алтынчәч” балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация - Игра по теме "Электро приборы"

Презентация - игра для занятия по ознакомлению с окружающим миром и экологией: "Что было и что есть"...

Конспект осеннего развлечения "Грибная электричка"

Задачи:Учить детей  ходить по кругу, бегать легко на носочках не наталкиваясь друг на друга. Развивать слуховое внимание, уметь выполнять движения в соответствии с текстом. Петь дружно, без напря...

осеннее развлечение для старшей группы "Грибная электричка"

В наше детском саду прошло развлечение "Грибная электричка". Детям очень понравилось путешествие....

осеннее развлечение для старшей группы "Грибная электричка"

В наше детском саду прошло развлечение "Грибная электричка". Детям очень понравилось путешествие....

Осеннее развлечение для старшей группы "Грибная электричка"

Детям очень понравилось путешествие, предлагаю вашему вниманию конспект занятия. Фотографии можете увидеть в фотоальбоме....

«Грибная электричка»

Сценарий осеннего утренника для детей подготовительных групп ...