дәрескә эшкәртмә
занимательные факты по развитию речи (подготовительная группа) по теме

  1. Танып белү:
  • Балаларны татар – декаратив гамәли сәнгать тармаклары;
  • Халкыбызның милли киемнәре белән танышу;
  • Халкыбызның бизәнү әйберләре белән танышу;
  • Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау белән танышу
  1. Социализация :
  • Сәнгатьле сөйләү , аралашу күнекмәләрен үстерү
  1. Тәрбияви максат:
  • балаларга эстетик тәрбия бирү;
  • татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтибар тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mina.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

19 нчы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениясе Яңа Савин  районы мәгариф бүлеге

Ачык дәрес планы

Тема: Татар халкының милли бизәнү әйберләре белән танышу

Төзеде:

Назмиева Г.В.

КАЗАН

Тема: “Татар халкының милли бизәнү әйберләре белән таныштыру”

Максат:

  1. Танып белү:
  1. Балаларны татар – декаратив гамәли сәнгать тармаклары;
  2. Халкыбызның милли киемнәре белән танышу;
  3. Халкыбызның бизәнү әйберләре белән танышу;
  4. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау белән танышу
  1. Социализация :
  1. Сәнгатьле сөйләү , аралашу күнекмәләрен үстерү
  1. Тәрбияви максат:
  1. балаларга эстетик тәрбия бирү;
  2. татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтибар тәрбияләү

Материаллар: сандыкта урнаштырылган милли әйберләр (калфак, түбәтәй, сөлге, читек, ювелир әйберләр), магнитафон язмасы, презентация.

Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.

Эшчәнлек барышы.

Бала:  Исәнмесез!

Тәрбияче:  Исәнмесез!

Бала: мин бүген үзем генә килмәдем, дусларымны да алып килдем.

Тәрбияче: Әйбәт булган, бергә күңеллерәк тә булыр!

Бала: Ә сезнең сандыгыгызда ниләр бар?

Тәрбияче: Сандык- татар кызларының байлыкларын җыя торган урыны булган. Яшь кызлар анда кияүгә чыкканчы бирнәлекләрен җыйганнар.Килен булып тошкәч сандык өйнең түрендә торган.Анда алар өчен иң-иң кыйммәтле байлыклар, кадерле әйберләре сакланган.

Әбиләр сандыгында

Сакланмый ниләр генә?

Әйдәгез бергәләп, ачык карйк!

Бала:әйе, әбиләр сандыгы буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез тизрәк ачып карыйк.

Тәрбияче: әйдәгез! Ләкин әйтегез әлеузган очрашуда ниләр турында сөйләшеп үттек? Ягез әле кемнең исендә калган?

Бала: Милли киемнәр турында.

Тәрбияче: Бик дәрес! Кем  беренче сөйләп үтә?

Бала: Дәү әнием-эңҗе калфак

          Бүләк итте үземә

           Энҗе калфак, үзе ап-ак

          Бик килешә йөземә.

Тәрбияче:Ай-яй бик килешә, бик матур! Кемнәр кигән бу баш киемен? Нинди бизәкләр төшерелгән?

Бала: Кызларның баш киеме! Анда ромашка чәчәге, яфраклар чигелгән.

Тәрбияче: Әйе, бик дәрес.Тагын ниләр турында сөйләштек?

Бала:  Сөртенсәң- сөлге кирәк.

            Көрәшсәң- сөлге кирәк

            Батырларга Сабантуйга

            Бирелгән сөлге-бүләккә!

Тәрбияе: Бик дөрес! Әйе кызлар кич утырып чигәргә бик яратканнар!Әйтеп китегез әле ниләр чигелгән монда?

Бала: Чәчәкләр, яфраклар!

Тәрбияче:Дөрес. Кем дәвам итәргә уйлый.

Бала: Бизәк төшкән итекләре

          Читекләр дип йөрткәннәр.

           Аларны татар кызлары

          Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Тәрбияче: Әйе, шул читекләрне киеп  төрле биюләр башкарганнар. Ә сез нинди татар көйләре беләсез?

Балар җавабы( “Әпипә”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Бииләр итекләр читекләр”, “Татар бию көе”)

Тәрбияче: Дөрес, ә бәлки сез дә биеп күрсәтерсез?!

( Бию башкарыла. Илназ Бах “Ай-һай матур татар кызлары” җыры)

Тәрбияче: Ой молодцы бик матур биедегез! Хәзер дәвам итәбез,ягез әле кем сөйләргә тели?

Бала: Уңган хатын- кызларыбыз

           Түбәтәй дә теккәннәр!

            Кич утырып , җырлар җырлап,

            Оста чигү чиккәнр.

Тәрбияче: Дөрес! Кемнең баш киеме булган инде бу?Анда нинди бизәкләр төшерелгән?

Бала: Ирләр баш киеме. Анда чәчәкләр чигелгән.

Тәрбияче: Бик дөрес. Молодцы! Барсында истә калдыргансыз. Хәзер инде сандыгыбызның иң түрендә ниләр яшеренгәнлеге белер вакыттата җитте.

(Компьютердан презентация карала, шул вакытта тәрбияче сөйләме)

1 слайд. Алка - барлык татар хатын - кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Алкаларның аерым төре әллә ни әһәмиятле булмаган. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган. Гомүмән алганда, чагыштырмача зур булмаган алкалар такканнар.

(рәсемнәрен карау ,алкаларны күрсәтү)

2 слайд. Чулпы - төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар. Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике, кайчагында аннан да күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны, билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.
Чәч тәңкәсе яисә тезмә - кызларның чәчләренә тага торган бизәнү әйбере. Ул 2-3 см киңлектә, 80 см озынлыкта тар гына ике киндер тукыма кисәгеннән, ефәк тасмадан яки укалы тасмадан тора.

( чулпыны күрсәтү)

3 слайд: Беләзек. Беләзекләр  төрле була: беренчесе тоташ кисәктән ясалган һәм чылбыр рәвешендәге ике - өч шар ватыгы кисәкчәләреннән тоташтырып эшләнгән беләзекләр; икенчесе - төрле чылбыр формасындагы бизәкләрдән ясалган

(Беләзекләрне карау)

4 слайд: Каптырма - казан татарларның төрле типтагы киң таралган бизәнү әйбере. Шулар арасыннан игътибарга лаек булганын -  ир - атларның күптөрле ташлардан үреп яки чүкеп бизәлгән 5 - 7 см зурлыгындагы бил каешы каптырмасын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Икенчесе - шулай ук киң таралган, хатын - кызларның зурлыклары белән аерылып торган камзул һәм беләзек каптырмалары.

(Каптырмаларны күрсәтү, карау)

5 слайд: Йөзек-татар кызларынын яраткан бизәнү әйбере булган. Бай хатын кызлары аны көнлеккә кисә, авыр хәллеләре бәйрәмдә генә кия алган.
Алар алтыннан, көмештән эшләнгән.Кыйммәтле ташларлдан куелган. Кызыл, зәнгәр ташлылылары аеруча яратылып киелгән. Шулай ук бизәкле , төрле язулы да булган.

(йөзекләрне күрсәтү)

6 слайд: Хәситә - татар хатын - кызларының киң таралган бизәнү әйбере булып санала. Аны сул җилкә аркылы уң кулга кигәннәр һәм ул, орден тасмасы кебек, күкрәкне әйләндереп алган. Гадәттә, хәситәне 5 - 10 см киңлектәге, 30 - 35 см озынлыктагы тар буын формасында, тотрыклы һәм каты булып торсын өчен аскы өлешенә катыргы куеп, төсле (еш кына сары төстәге) тукымадан теккәннәр. Аның култык астына туры килгән урынына дога язылган янчык (бөти) тегеп куя торган булганнар. 

7 слайд: Муенсалар-шулай ук төрле булган һәм бизәнү әйберләре арасында киң таралган.алар төрле кыйммәтле ташларладан эшләнгән.төрле формаларда булган.аллы-гөлле муенсалар татар кызларына бик килешеп торган. Шулай ук торле булган: тоташ, аерым-аерым мэржэннэрдэн тезелгэн

(карау)

8 слайд: Брошки-иң кыйммәтле бизәнү әйберләренең берсе.бай хатын кызлары гына үзләренә бу байлыкларны рөхсәт итә алганнар.алар шулай ук алтын көмештән эшләнгән.төрле матур бизәкләр төшерелгән.

(карау)

Тәрбияче: Менә без сезнең белән бизәнү әйберләре белән таныштык. Сезгә ошадымы?

Бала: Әйе.Минем апам гел җырлап йөри торган иде:

Балкып тора алкаларым

Бизи кулны йөзегем

Тәңкә чыңгы ишеткәндә

Өзелә үзәгем.

Тәрбияче:Бик матур җырлый икән апаң!

Бала: Әйдәгез уйнап алабыз!

Бала: Әйдәгез, әйдә. Бик шәп фикер.

Тәрбияче: Ә сез нинди татар уеннары беләсез?

Балалар җавабы(Йөзек салыш”, “Ал кирәк , гөл кирәк”, “Түбәтәй” , “ Әй  калфагым”)

Тәрбияче:Дөрес. Молодцы!

Бала: Әйдәгез “Йөзек салыш” уенын уйныйбыз! Кем тотыла шуңа җәза.Бизәнү әйберләре турында матур итеп шигырь сөйлиләр.

 Музыка астында уен уйнала.

Бала: Минем йөрәгем кага

          Кызлар чулпы чыңына

          Яңа буын оныклар да

          Чыңлатыр микән аны?

  Шул бала уенны дәвам итә.

Бала: бигрәк матур муенсам,

          Эңҗе бөртекләр белән

          Монда кигән идем

          Бигрәк матур кыз булдым

Шул бала дәвам итә

Бала: татар хатын-кызлары

          Беләзекләр кигәннәр

          Көмеш, алтын бизәкле

          Бигрәк матур килеәле

Тәрбияче: Ай-һай бигрәк матур уйнадыгыз! Ә сез беләсезме безнең әбиләребез яшь вакытларда кул эшләре эшләргә яратканнар.Әйдәгез без дә сезнең белән кул эше эшләп алабыз.Сез ризамы?

Бала: Әйдәгез, әйдәгез!

Тәрбияче: Без сезнең белән бизәнү әйберләрен бизәрбез. Менә сезнең карыгызда бизәнү әйберләе, сез алардан карап бизәрсез, буярсыз!

Балалар үрнәктән карап  буелар, ясыйлар.

Тәрбияче: Молодцы! Булдыдыгыз! Ягез әле сөйләп тә китегез ниләр ясадыгыз икән сез?

Бер ике бала сөйләп китә.

Тәрбияче:Әйе, бик дөрес.Ә сезгә безнең бүгенге очрашу ошадымы?

Бала: Әйе, ошады!

Тәрбияче: Ниләр турында сөйләштек инде бүген без сезнең белән?

Бала: Бизәнү әйберләе турында.

Тәрбияче: Әйе. Ә хәзер без сезнең белән саубуллашабыз.

Бала: саубулыгыз!