Презентация на тему: "Времена года" .
презентация к уроку по развитию речи (младшая группа) на тему

Беренче кечкенәләр төркемендә балаларны УМК кулланып ел фасыллары белән таныштыру https://cloud.mail.ru/public/GXAo/5istVW7tx

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_konspekt.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

                                  башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

                                                        муниципаль учреждениесе

                                         «25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

                                                                     Көз

                   Шәһәребезнең беренче  кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

                                      УМК кулланып сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

                           

                                                                         Тәрбияче: Сөләйманова    Лилия  Наҗәт кызы

                                                                         

                                                                          Түбән  Кама.  

                                                                          Тема: Көз

     Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Тәрбияче: Сөләйманова Лилия Назятовна

Дата:         

Программа эчтәлеге

    Белем бирү:

•Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая,яфраклар коела,яңгырлар күп ява,кешеләр җылы киемнәр кияләр) ныгыту,тәрбияче сорауларына дөрес җәвап бирергә,рәсем ясаганда буяуны кәгазь битенә дөрес төшерегә өйрәтү,төсләрне ныгыту;

Сәләтләрен үстерү:

•Балаларның актив сөйләшеп,ишетеп кабул итү сәләтен,игътибарын,күзәтүчәнлеген,хәтерен үстерү,рәсем ясарга кызыксындыру;

•Тәрбияче күрсәткәннәрен ишетә һәм үти белуләренә ирешү;

Тәрбия бурычлары

•көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү;

Җихазлар:

“Яфрак бәйрәме” җырының (Р.Еникеев көе,Л.Лерои сүзләре) аудиоязмасы, төрле төстәге көзге яфраклар(чын яфраклар һәм аларның контурлы сүрәтләре),ак гуашь,мольберт;

Алдан үткәрелгән эш:

1.Шөгылнең  конспектын язу.

2.Материал әзерләү.

3.Көз турында шөгельләр үткәрү(көз килде).

4.Прогулкада көзге табигатьне күзәтү.

5.Көз турында рәсемнәр карау.

6.Көз турында шигырьләр өйрәнү.

7.”Көзге яфраклар” –күмәк рәсем ясау.

8.”Көзге яңгыр”-рәсем ясау.

9.Яшелчә,җиләк-җиләкләрне өйрәнү.

10.Көз турында җырлар өйрәнү.

11.”Көз” бәйрәме үткәрү.

12.”Кем җитезрәк?”-яфраклар җыю,яшелчәләр җыю һәм гөмбәләр җыю уеннарын уйнау.

13.Көзге киемнәрне өйрәнү.  

Сүзлек өстендә эш: букет,экран,чебен гөмбәсе-мухомор,явраклар кыштырдыйлар.

Методик алымнар: эңгәмә,сораулар,уен,нәфиз сүз,мактау,әйтеп җибәрү,УМКны куллану.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу,гөмбәне бизәгәндә ярдәм итү.

Әдәбият:

1.Туган телдә сөйләшәбез.Балалар бакчасындататар теленда тәрбия һәм белем бирү.Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

2.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли төбәк юнәлеше) К.В.Зотулова, Р.А.Борһанова һ.б.

3.”Гөлбакча”. Хрестоматия. Ф.Ю.Юсупов

4.”Балачак аланы” К.В.Закирова

Шхөгыльнең структурасы

1.Оештыру.

2.Төп өлеш.

•”Алсу кунакка килә”.

• Алсуның киемнәрен карау.

• Көз турында проектордан рәсемнәр карау.

• Көз турында шигырь уку.

• Яфраклар җыю һәм яфраклар белән бию.

• Көзге яфраклардан букет карау.

• Яшелчәләрне танып әйтү.

• Кәрзиндәге гөмбәләрне карау.

• Чебен гөмбәсе белән танышу.

• Чебен гөмбәсенең эшләпәсен бизәү (бармакларны краскага манчып)

• Анализ.

                                                   Эшчәнлекнең барышы:

Балалар бүлмәгә керәләр.

Т: Балалар,карагыз әле кем безгә кунакка апалар килгән. Исәнләшик әле.”Исәнмесез апалар!Здравствуйте!”

Т: Хәзер матур итеп утырыйк әле урындыкларга

Тавыш: “тук-тук!”

Т.:Б-р,кем шакый икән анда?! Карыйм әле... (Курчак алсуны алып керә)

Алсу: Исәнмесез, балалар!

Т. Исәнме Алсу!Рәхим ит безнең янга!Б-р,Алсуның сезнең б-н исәнләшәсе килә

-Исәнме Әмир! (исәнләшү)

Т. Б-р,карыйк әле,Алсу ничек киенеп килгән?Нәрсәләр кигән безнең Алсу? Безнең бүлмәбездә җылы,чишендерик әле Алсуны. (Т. Башлыкны салдыра)

-Бу нәрсә балалар?

Б: башлык

Т: Башлык нинди төстә балалар?

Б: Сары

Т: Ул нинди?

Б: Җылы

Т: Ә бу нәрсә? (куртка,кофта,юбка,колготки,блузка)

Т: Балалар,нишләп Алсу шулай җылы киенде микән?Сез ничек уйлыйсыз?

Т: Урамда ничек хәзер? (җылымы,салкынмы?)

Б: Салкын.

Т: Әйе салкын.

Т: Ә хәзер елның нинди вакыты?

Б: Көз.

Т: Менә көз булганга Алсу шулай киенгән икән.

Т: Б-р,Әйдәгез карыйк әле бу рәсемгә. Елның кайсы вакыты икән монда?

Б: Көз.

Т: Әйе б-р,көз. Ә көз коне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Б: Яфраклар саргая,үләннәр,яфраклар коела. Көннәр салкынлана. Яңгырлар күп ява. Кешеләр ңылы киемнәрен кияләр.

Т: Б-р,көз турында мин сезгә бер шигырь укыйм әле,тыңлагыз...

Көз килде.Үләннәр саргайды,шиңде

Сап сары яфраклар җиргә сибелде.

Т: Б-р,карагыз әле,менә миндә яфраклар бар.Сары,кызыл яфраклар.Карагыз әле ничек матур очалар,коелалар яфраклар.Нинди матур! Ә хәзер әйдәгез әле,кулларыбзга алыйк әле шуларны.Биибезме яфраклар б-н.

Бию. “Сры яфрак” җыры.

Т: Б-р,карагыз әле,нәрсә микән минем кулымда?(букет)

Б: Букет.

Т: Әйе,яфраклардан нинди матур букет.Тыңлыйк әле букетны... Яфраклар кыштырдыйлар.Әйдәгәз кабатлыйк әле.(шуршат)

Т: Б-р,көз көне безнең яшелчәләр,җиләк-җимешләр дә өлгерә бит әле.Без аларны җыябыз.Карагыз әле,бу нәрсә микән?(кишер,суган,бәрәңге,чөгендер)

Б: Кишер,суган,бәрәңге,чөгендер.

Т: Менә көз нинди мул икән(щедрая осень)

Т: Б-р, ә бу кәрзиндә ниләр бар микән?

Б: Гөмбәләр.

Т: Аларны да без көз көне җыябыз.Ә менә бу гөмбәне карагыз әле,нинди матур әйеме?! Бу чебен гөмбәсе балалар-мухомор.Ул бик матур гөмбә.Карагыз әле аның кызыл эшләпәсе бар,ә эшләпәсе ак таплпр б-н бизәлгән.Тик бу гөмбәне ашарга ярамый б-р.Б-р бу гөмбә нинди (зурмы,кечкенәме)?

Б: Зур.

Т: Әйе,зур.Ә минем бәләкәй гөмбәләрәм дә бар.тик аларның эшләпәләрен генә бизисе бар. Бизибезме б-р?...Әйдәгез.(гөмбәләрне ак краска б-н бизибез) Балалар без сезнен белән көз турында сөйләштек бүген.миң көз бик ошый б-р. Мин көзне яратам. Ә сез яратасызмы?

Б: Яратабыз.

Т: Тиздән көз бетә балалар, кар явачак һәм кыш башлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему: "Времена года"

Закрепление с детьми времён года. Стихи, загадки....

Презентация на тему: "Времена года"

Данная презентация содержит информацию для детей старшего дошкольного возраста по теме занятия:"Времена года"...

Презентация на тему " Времена года"

Небольшая, но очень полезная презентация "Времена года" для запоминания времен года дома и в ДОУ...

Презентация на тему "Времена года" для второй младшей группы

Презентация на тему "Времена года" для второй младшей группы...

Презентация на тему "Времена года"

Рекомендовано воспитателям ДОУ....

презентация на тему "времена года. праздник поэзии."

с помощью наблюдений и литературных произведений обобщить знания учащихся о весенних явлениях природы, об изменениях, происходящих в природе с наступлением весны; показать неповторимую весеннюю красот...

Презентация на тему: "Времена года" по развитию речи

Презентация на тенму: "Времена года" по речевому развитию по НОД позволяет закрепить знания по временам года и прививать любовь к поэзии....