Проект Татар халык уеннары
проект по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Шарафутдинова Алсу Магдануровна

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасынын традицияләренә кертү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tatar_halyk_uennary_umk.docx36.48 КБ

Предварительный просмотр:

ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан»

       МБДОУ детский сад “Солнышко” Тукаевский район пос Сосновый Бор

Проектирование  образовательного  процесса  посредством  использования       УМК « Татар халык уеннары» в условиях  введения  ФГОС

Выполнила:

Шарафутдинова А.М

                                                                            слушатель(и) программы ДПО

                                                                            повышения квалификации

по проблеме

                                                                                          «____________________________»,

                                                                            ____________________________

                                                                                                                              (должность)

         

                                                                                                                       ___________________________________________________

                                             ______________________________________

                                             ( место работы – юридическое название о/у)                                                                                                                                                                                                                                            

                                                                                                   «Проектная работа допущена к защите»

                                                                             Руководитель проектной работы

                                                                      ______________  ________________

 (подпись)                                      (инициалы, Ф)

«____» ___________ 2015 г.

                                                   Казань - 2015

МАКСАТ:

 1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм  иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.

 

 Бурычлар:

–       нинди җырлы-биюле татар халык уеннар белүләрен ачыклау;

–       балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–       туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Балалар яше: 6-7

Проектның дәвамлылыгы: 1 атна

 Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре

 Балалар

 Ата-аналар.

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасынын традицияләренә кертү.

 

 Көтелгән нәтиҗәләр:

 Балаларның татар халык уеннары турында белемнәре киңәйде;

Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр арасында мөнәсәбәтләр якынайды;

 Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли  уеннарына карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уянды.

Ата-аналарда алга таба тәрбиячеләр белән хезмәттәшлек итү теләге көчәйде.

 

           

          

 Проектны тормышка ашырунын өч этабы бар

             Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.                                        

Төп этап

  Ата-аналар белән эш:

1. “Балаларның рухи үсешендә татар  халык уеннарының роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Оештыру эшенә җәлеп итү.

3. Ата-аналарны бакчада эшләп килүче музейга чакыру, андагы экспонатлар: кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән таныштыру, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләү.

 Балалар белән эш:

1. Татар теле кабинетындагы музейны карарга керү, тотып карау.

2. Балалар белән әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

3. Балалар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

4.  Яна татар халык уеннарын ойрәнү

5. Милли орнаментлар ясау

 Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

2. Тәрбияче, муз. җитәкчесе  киңәше буенча рольләрне билгеләү.

 Йомгаклау этабы

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием читеге”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. Әти-әниләр , әби-бабайлар, балалар белән “Җырлыйбыз да, биибез” дигән темага кичә үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Балалар татар халык уеннары  турында күбрәк белделәр.

2. Милли орнаментлар ясарга ойрәнделәр.

3. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге артты.

Проектны чынга ашыру

Этаплар

Эчтәлеге

Сроки

Әзерлек

1. “Музейга сәяхәт” татар теле кабинетына кереп, балалар белән, татар халык киемнәрен һәм йорт җихазларын карау.

2. Әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

Балаларны татар халык уенарының төрләре һәм узенчәлекләре белән таныштыру.

  • - Татар халкык уеннарынын нинди торләре бар?
  • - Анын узенчәлеге?
  • - Тагын ниндимилләт уеннарын беләсез?
  • - Ул нинди уеннар?

3.  “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем” “Йөзек салыш”кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

“Йөзек салыш “ уены

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

1

Төп этап

Йомгаклау

  1. Әңгәмә Тема: “Татар халык уеннары”  искә тошерү.

  1. Минем яраткан татар халык уеннары

.”Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы”   билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып  тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га  килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

.   "Парлашу”. Балалар зур түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә кирәк.

.”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга

"Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

.”Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри,  кем  тизрәк язуны  күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

  1. Конкурс: “Әби читеге” темасна рәсем ясау(татар халык орнаментларын кулланып)

  1. “Эбиемнең сандыгы” дидактик уен.

Әби сандыгында тәрле татар халык киемнәре(яулык, йөзек, түбәтәй һ.б) Тәрбиячә сорый:

  • Бу нәрсә?
  • Нинди уенда куланыла?
  • Формасын әйт?
  • Нинди төстә?
  • Ул нинди?

  1. “Бүләк”дидактик уен. Әби сандыгынан чыгарган эйберләрне бер-берсенә бүләк итәләр.

  1. “Дәвам ит” өйрәнгән уеннардан  җөмләләр алына.

  • Чума урдәк....
  • Күрсәт әле үскәнем...
  • Без пешердек..
  • Кәрия – зәкәрия..
  • Тирән күлне...

  1. “Без кунакта” средний группага кереп, балалар белән бергәләп “Курсәт әле үскәнем” уенын уйнау.

   

  1. “Яшелчәләр”бу уенны тэрбияче урамга чыгып уйый, рольләрне алыштырсаң да була.

Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт сатып алучы килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр нәниләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр сатып алучы шул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра һәм аңа яңа исем кушылып уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием читеге”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. Әти-әниләр , әби-бабайлар, балалар белән “Җырлыйбыз да, биибез” дигән темага кичә үткәрү.

 

г

2

 

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2.  “Көзге раушан”
  3. “Бал бабай”
  4. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.
  5. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984.
  6. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002.
  7. Мәктәпкәчә тәрбия: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү / Төзүчесе К. В. Закирова. Фәнни редактор Ф. Ф. Харисов. – Казан: РИЦ “Школа”, 2000.

Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.

 

                                Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

 

Уенның эчтәлеге.

 

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б…

 

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт  йортны саклый)

 

                                  

  “Чума үрдәк, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

 

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

 

                                     “Түгәрәкле уен”

 Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.

Түгәрәкле уйнаганда,

Әйләнеп җырлаганда,

Түгелә күңел моңнары,

Чишмәдәй кайнап ага.

 

Уңган егет, сикереп чык!

Чибәр кызны алып чык!

Бире килегез әле,

Биеп бирегез әле.

 

Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк, бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

 

                                       “Кәрия-Зәкәрия”

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Кушымта:   Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кария — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

 

                                           Төймә, төймә

 Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә, төймә төймәләп.

 

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

 

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

 

             Яулык бирәм

 Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

  Җырлар

    Такмаклар.

Ике тавык суга бара

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала,

Кикериген кабартып.

***

Иртән торып тышка чыксам

Сыер буксовать итә

Ике сарык гармун уйный

Кәҗә танцевать итә.

***

Әнә килә бер машина

Бүрек кигән башына.

Күкәйгә дип менгән идем

Тавык типте башыма.

***

Ике үрдәк суга бара

Җем-җем кара кашлары.

Култыклашып тотынганга

Кәкерәйгән башлары.

***

Әбекәем сат сыерны

Алып җибәр кәҗәкәй.

Саусаң сөте, тәмле ите,

Налогы да бәләкәй.

***

Батинкасы, батинкасы

Батинкасы лаковый.

Капка төбенә килсәгез

Калын палка готовый.

***

Безнең авыл зур авыл,

Капка саен каравыл.

Уйнап күңел ачмагач,

Яшь чак пычагыма ул!

 

                                               Әйлән-бәйлән

Ф. Әбүбәкеров Музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.

Сез дә безгә кушылыгыз

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

 

Куш. Әйлән- бәйлән, Әйлән- бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән,

Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

 

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тын.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары

Татар халык уеннарын бергәләп уйныйбыз...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннары...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Презентация "Татар халык уеннары"

Презентация "Татар халык уеннары"...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...

"Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү"

Тема: Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү.Составила: Хуснутдинова Сирена МансуровнаОбъем работы: 14 слайдов...

"Татар халык уеннары көне"

Татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан тәрбиячеләр өчен бәйрәм сценариесе (методик эшкәртмә) тәкъдим ителә....