Занятия по развитию речи "Зимушка-зима", "Гузэл минем туган жирем"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Занятия по развитию речи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zimushka_zima.docx15.27 КБ
Microsoft Office document icon guzel_minem_tugan_zhirem.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ» ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНАРЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

Конспект итогового занятия.

Выставка детских рисунков на тему: «Зимушка-Зима»

(старшая группа)

                                                                                                 

                                                                                                   Составила: Искандарова Н. Я              

                                                                                              воспитатель МБДОУ №76

                     

                                                               РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН

                                                                  ГОРОД НИЖНЕКАМСК

Тема: “Кыш- кышкай” темасына рәсем  күргәзмәсе  ясау.

Максат: Балаларны кыш фасылы белән таныштыру,табигатьнең нинди үзгәрешләр кичерүе, кошлар һәм җәнлекләрнең үзләрен бу вакытта ничек тотулары, ачлык һәм суыкны ничек уздырулары, сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү, кышкы кием-салымнар турында белемнәрен арттыру. Кыш турында шигырьләр өйрәнү, балаларның фикерләү сәләтләрен арттыру, әйләнә-тирәгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: ½ альбом бите, төсле кәгазьләр, пумала, салфетка, әзер үрнәкләр, рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш: мамык кебек, ялтырый

Методлар һәм алымнар: сорау – җавап, күрсәтү.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: рәсемнәр әзерләү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: урамда уйнау, күзәтүләр.

Шәхси эш: авырсынучыларга ярдәм итү.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Әңгәмә  
  2. Рәсем ясау.

           III . Йомгаклау

Балаларны оештыру: балалар өстәлләр артында  утыралар.

Барышы:

-Балалар тыңлагыз әле бер табышмак әйтәм:

                                        Тәңкә карлар сипкән,

                                        Жирне ап-ак иткән.

                                        Нәрсә икән ул?

-Кыш.

- Дөрес. Ә урамда елның кайсы вакыты? Нинди ай?

- Кыш. Декабрь.

- Әйдәгез әле кыш айларын санап чыгыйк.

- Бу айларда кояш ничек яктырта?

- Кояш җылытмый.

- Көннәр ничек?

- Көннәр салкын, карлар ява.

-Бик дөрес.

Әйдәгез әле табышмакларны искә төшерик:

                                                Ак ашъяулык таптым,

                                               Җир өстенә яптым (Кар)

                                               Ак мамык кебек,

                                               Ялтырый алмаз кебек.(Кар)

                                              Утта янмый, суда батмы. (Боз)

-Балалар кыш турында менә нинди мәкальләр бар.

1. Саф һава тәнгә дәва.

2. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.

3.Кышкы кар-көзге икмәк.

(Балалар белэн энгэмэ)

Дидактик уен “Билгесен тап”

-Кар нинди? (ак, салкын...)

-Суык нинди? -...

-Балалар нинди кышкы киемнәр беләсез?

-Нинди кошлар бездә калалар? Ни өчен?

-Песнәк, чыпчык, карга, ябалак, күгәрчен...

Ял минуты. Кышкы урман.

Кышкы урманга килдек, матур урыннар күрдек.

Ак каен тора уңда, ямь-яшел чыршы сулда.

Кар бөртекләре оча, әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә, ул бүредән элдертә .

Без аннан да качабыз тапмас ул безне явыз.

-Балалар нинди кышкы уеннар беләсез?

-Чанада шуу,чаңгыда шуу, кар атышып уйнау....

-Бик дөрес. Балалар, әйдәгез әле кыш турында турында рәсем ясыйбыз. (Балалар рәсем ясыйлар).

-Аделя  карап чык әле, сиңа кемнең рәсеме ошый? Ни өчен?

-Аделина, ә сиңа кемнең рәсеме ошый? Ни өчен?

-Балалар карагыз әле нинди матур кыш рәсемнәре килеп чыкты. Булдырдыгыз балалар.

(Кургэзмэ ясау).




Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ГУЗӘЛ МИНЕМ ТУГАН ҖИРЕМ

(Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

.

Төзеде һәм  үткәрде: 76 нчы балалар бакчасының 8 нче төркем тәрбиячесе Искандарова Н.Я.октябрь, 2015ел.

                                                     

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ.

Тема: “Минем гүзәл жирем”.

Максат: Туган ил, туган йортны, туган йортыбызны ярату, зурлау, анын белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Балаларнын логик фикерләү сәләтен,  хәтерен, диалогик сөйләм телен устерү. Шәhәребезнең  нәрсә белән данлыклы булуы турындагы мәгълүматларын арттыру.

Җиhазлау: рәсемнәр, слайдлар, символика, уен өчен рәсемнәр, аудиоязма, «Туган тел» җыры.

Сүзлек: татлы тел, гөлбакча, милләт.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, килгән кунакларга, үзебезгә, бер-беребезгә хәерле иртә телик:

                Хәерле иртә, күзләрем,

                Хәерле иртә, колакларым,

                Хәерле иртә, кулларым,

                Хәерле иртә, аякларым,

                Хәерле иртә, дусларым,

                Хәерле иртә, кунаклар.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән туган җир, туган як, туган тел турында сөйләшербез.

Әйтегез әле: туган як сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

Балалар: Туган як ул – безнең туган җиребез.

Тәрбияче: Балалар, туган як ул – кешенең туган җире, торган җире, авылы, шәhәре. Безнен туган жир – Татарстан Республикасы. Әйтегез әле, без яшәгән шәhәр ничек дип атала? Сез анны яратасызмы? Ни өчен? Безнең шәhәрдә нинди урамнар бар? Исемнәре? (Балаларның жаваплары).

Тәрбияче: Әйе, безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнары, тирән сулы елгалары, күлләре бар. Балалар, дөрес уйлыйсыз. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, безнең урам, ял итә торган парклар – болар барсы да туган як була.

                Иркен hәм матур да

                Безнең туган илебез

                Урманга бай, суга бай

                Гөлбакчалы җиребез, - дип язган Әминә Бикчәнтаева. hәр кешегә үз туган җире якын.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, туган ил турында шигырьләрне искә төшереп үтик.

  1. Дөньяда иң – иң матур ил

Ул – минем Туган илем

Дөньяда иң – иң матур тел

Ул – минем туган телем.

  1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә

«Туган ил» дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

  1. Дөньялар киң, анда иллэр күп

Туган илем минем бер генә

Туган илемдә дә теллэр бик күп

Туган телем минем бер генә.

Уен «Күрсәт әле үскәнем»

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле безнең шәhәрдә нинди милләт кешеләре яши?

Балалар: Татарлар, руслар, h.б.

Тәрбияче: Без татарлар, нинди телдә сөйләшәбез? Татар теле турында нәрсә әйтергә була?

Балалар: Бабаларыбыз сөйләшкән борынгы тел.

Тәрбияче: Татар телен тагын ничек әйтергә була? (Туган тел, ана теле)

Ни өчен туган телне ана теле диләр?

Туган илем – туган анам.

Туган телем – анам теле. (Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату)

Тәрбияче: Туган телебез нинди? (Матур, бай, моңлы-жырлы). Балалар, без тагын нинди телдә сөйләшәбез?

Балалар: русча сөйләшәбез.

Тәрбияче: Безгә рус телен белү ни өчен кирәк?

(Балалар җаваплар әйтәләр)

Тәрбияче: Әйе, балалар, үз туган телеңдә сөйләшүе – рәхәт, күңелле, җан җылысы бирэ. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дэ үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Бездә төрле милләт кешеләре: татарлар, руслар, марилар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар яши. Аларның hәрберсенең үз туган теле бар. Алар да үз туган телләрендә аралашалар, үзләренең милли йолаларын үтиләр, бәйрәмнәрен үткәрәләр.

Ә хәзер уен уйныйбыз. Викторина.

Мин сезгә сораулар бирәм, сез җаваплар әйтәсез.

  1. Без нинди республикада яшибез? (Татарстан)
  2. Татарстан республикасының башкаласы нинди шәhәр? (Казан)
  3. Ә безнең шәhәрнең исеме ничек? (Түбән Кама)
  4. Татарстанда тагын нинди шәhәрләр бар?
  5. Ә безнең Түбән Кама шәhәрендә нинди заводлар бар? Анда кемнәр эшли? Кемнең әти-әниләре эшли?
  6. Нинди татар язучыларын, шагыйрьләрен беләсез? (А.Алиш, Г.Тукай, М.Җәлил)

Г.Тукай – безнең бөек шагыйребез безнең өчен матур шигырьләр, әкиятләр язган. Сез нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? («Бала белән күбәләк», «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле», «Су анасы», «Сөткә төшкән тычкан»)

Хәзер Реваль  «Сөткә төшкән тычкан» шигырен сөйләп күрсәтер.

Ә хәзер уен уйныйбыз, «Су анасы» дип атала.

Балалар тугәрәктә. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә. Күзләре бәйләнгән килеш тугәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар тугәрәк буйлап җырлап йөриләр.

                   Су анасы, су анасы

                   Су анасын күр әле

                   Каршыңда кем басып тора

                   Ялгышмыйча – әйт әле.

Балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән су анасы урыныннан тора, тәрбияче күрсәткән баланы төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы баланың тавышыннан кем икәнлеген әйтә. Әгәр дөрес әйтсә, әлеге уенчы Су анасы була. Уен кабатлана.

«Туган тел» җыры.

Йомгаклау. Рәсем ясау «Шәhәремнең матур йортлары».

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан - туган жирем

Занятие о республике Татарстан на татарском языке. На занятии изучается символика Татарстана, знакомятся с картой,городами р. Татарстан....

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

Минем туган авылым

Презентация https://drive.google.com/open?id=0B197IyC1YgZmZFB4NGRWcDJLSEU...

Проект Туган жирем-Татарстан

Краткая аннотация проектаОсновная идея проекта — создание системы работы по становлению духовно-нравственных качеств ребенка через ознакомление с культурой и традициями татарского народа.Данный ...

Конспект на тему "Туган жирем - Татарстан"

Занятие на тему "Лекарственные травы родного края"...