Яз житэ
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Салахова Альбина Мансуровна

Песни .стихи про весну.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яз житэ18.92 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы “Алсу” 2 нче санлы балаларның танып-белү сөйләм усешен өстенлекле галәмгә ашыручы гомуми үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

4 нче кечкенәләр   төркемендә

“Яз җитә”

белем бирү эшчәнлегенең конспекты

                                                    Төзеде:

Салахова Альбина Мансур  кызы.

                                     

Яр Чаллы-2016

Үткәрү вактыты:11.04.2016.

Тема: “Яз  җитә ”

Яшь: 3-4

Юнәлеш:  Танып белү, сөйләм үсеше.

Төп  белем бирүче өлкәсе: Танып белү.

Интеграль  белем бирүче өлкәләр: “Иҗтимагый-коммуникатив үсеш”, “Физик үсеш”, “Хезмәт”, “Нәфис-нәсәфәти үсеш”....

Үткәрү формасы:  Уен. Ярыш.

Максат: танып белүгә кызыксындыру уяту,  яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары:танып белугә кызыксыну тәрбияләү, активлык, оешканлык, бер-берең белән эш итү, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү  бурычлары: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү,әйләнә- тирә дөнья турында күзаллауларын кинәйтү, логик фикер йөртү һәм анализ ясый белу.

Белем бирүче бурычлары: ел фасылын тану, хайваннарны танып белү,шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Планлаштырган  нәтиҗәләр: яз билгеләрен ныгыту, бер-берең белән киңәшләшеп эш итү.

Ысуллар :сюрприз моментлар, уен, күрсәтмәле, сорау, мактау, ярыш.

Күрсәтмәле чаралар:  ИКТ уеннар,  яз рәсемнәре,зонт,скакалка....

Балаларны оештыру: иркен,  өстәл алдында, паласта.

Индивидуаль эш: сөйләм хатасы – Тимур.

Сүзлек  эш: Тузганак,күлләвекләр.

Алдан үткәрелгән эш: тере һәм тере булмаган табигать белән танышу, рәсәмнәр карау; ИКТ  уеннар сайлау, методик әдәбият өйрәну

Структура:

I. Эмоциональ хәләт тудыру,кереш оештыру мизгеле.

II. Төп өлеш.

1. Сүзле уен.

2. Шигырь уку.

3. Җыр тыңлау.

4.Уен “Аю йөри лап,лап”

5.Ял минуты.

6.Сюрприз:яз чәчәкләре.

III. .Практик өлеш.Кояш ясау.

1.Түгәрәк уены”Без без идек....”

2.Әңгәмә,

3.”Күрсәт әле үскәнем ...”(хәрәкәтле уен)

IV .Кояш ясау(күмәк эш)

V. Йомгаклау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

I. Оештыру мизгеле.

Исенмесез, балалар. Кәефегез ничек?

- Хәзер елның кайсы фасылы?

-Яз.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйлим, тыңлагыз әле:

Яз килә, яз килә, Кояш нурларын сибә. – Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Яз турында).

Балалар, бу рәсемгә карагыз әле. Сез монда нәрсә күрәсез? (Балаларның җаваплары). Бик дөрес әйттегез, балалар.

 Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). 

Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәнен без ничек беләбез? (Балаларның җаваплары).

Дөрес, балалар. Яз җиткәч, табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була.

Яз көне нинди үзгәрешләр була? (Кояш ныграк җылыта, кар эри).

 Балалар, кояш нишли? (Кояш җылыта). Кояш ныграк җылыткач, кар эри.

Яз көне кар нишли? (Кар эри).

Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була? (Сулар җыела).

Дөрес, кояш ныграк җылыта, кар эри һәм сулар җыела. (Күмәк, индивидуаль кабатлаулар).

Җыелган кар суын икенче төрле күлләвекләр диләр.

 Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (Күлләвекләр). 

Язын тамчылар тып-тып тама

. Нәрсәләр тып-тып тама? (Там- чылар). Дөрес, тамчылар тып-тып тама.

 Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: тып-тып-тып.

Тамчылар нишли? (Тамчылар тама). – Балалар, сез бүген сорауларга бик матур итеп җавап бир- дегез Шуның өчен мин хәзер сезгә таныш булган язгы тамчы турында җыр куям. Ә сез биерсез. Аудиоязмада җыр яңгырый. Балалар, җыр сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар. Тып, тып, тып, ты-пы-тып, Тып, тып, тып. Тамчы тама талларга, Талларымның бөреләре Куаныша шуңарга, куаныша шуларга. Тып, тып, тып, ты-пы-тып, Тып, тып. Яз тама тамчы булып. Кояш нурлары биешә, Шул тамчыларга кунып, Шул тамчыларга кунып. –

 Булдырдыгыз, балалар! Бик матур биедегез. Балалар, яз көне бар кешенең кәефе үзгәрә. Һәркем яз килүгә шатлана. Сезнең күңелегездә дә гел яз, шатлык кына булсын! Бергәләп,җырлы уен уйныйбыз.Әйдәгез.

1.“Курсәт әле ускәнем”.

2.Төсле кәгазьдән кояш рәсемен ясыйк.

3.Физминутка:

Аю йөри лап,лап....