Яз килә.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Хайрутдинова Айсылу Ахметвалиевна

Зурлар төркеме өчен шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yaz_kil.doc87.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Тема: Яз килә.

      Максат: 1. Балаларның булган белемнәренә таянып, яз – ел фасылы якынлашу белән табигатьтә барлыкка килә торган үзгәрешләрне сизә, күрә белергә һәм әйтеп бирә белергә өйрәтү, белемнәрен тулыландыру;

                     2. Сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, үз уйларыңны башкаларга матур итеп җиткерә белү күнекмәсен камилләштерү;

                     3. Табигатькә, анда яшәүче дусларыбыз – кошларга карата сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

     Сүз байлыгын арттыру:

 Яз айлары – март, апрель, май.

 Кар – эри, кими, җиргә сеңә, юкка чыга.

 Гөрләвекләр – ага, гөрли, челтер-челтер килә, тынгысыз, җитез, җырлы, йөгерек, җәһәт.

 Елгалар – күтәрелә, ташый, боз китә.

 Кояш – елмая, җылыта, көлә, нурларын сибә, кыздыра, балкый.

 Агач-куаклар – яшәрә, бөреләнә, яфрак яра.

 Үләннәр – шытып чыга, күтәрелә, баш калкыта, борын төртә.

 Кошлар – җылы яктан кайта, оя ясый, бала чыгара.

     Бәйләнешле сөйләм:

 Яз килә, кояш көлә, гөрләвекләр ага, чәчәкләр, үләннәр үсә. Агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайта.

     Алдан әзерлек эшләре: балалар белән язга хас булган күренешләр турында әнгәмә. Табышмаклар, мәкальләр өйрәнү. Яз темасына багышланган рәсемнәр ясау.

     Күрсәтмәлелек: магнитофон язмасы, язгы күренеш карточкалары, “ Ел фасыллары ” уены, агач һәм яфраклар.

                                       Шөгыль планы.

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү.

  а) яз турында өйрәнгән шигырьләрне сөйләү;

  б) мәкаль әйтү.

3. Яңа материалны өйрәнү.

 -  Язгы күренеш картинасын төзү.

  1. Яңа теманы беренчел ныгыту.

Тәрбияче үрнәге буенча хикәя төзеп сөйләү. 2-3 баланы тыңлау.

  1. Физкультминутка. Җырлы бию “ Яз килә “.
  2. Ныгыту.

 - Уеннар ярдәмендә ныгыту:

 а) ике кеше тактада имән һәм каен агачларының яфракларынн табып, агачына беркетә;

 б) ике бала яз һәм кыш ел фасылларына кагылышлы карточкаларны тезә;

 в) калган балалар белән, предметларны берлек саннан күплек санына күчергәндә, дөрес кушымча ялгау уены уйнау.

 - Табышмаклар әйтү.

  7. Йомгаклау. Сорауларга җавап бирү.

 - Тәрбияви момент.  

                                Шөгыль барышы.

  1. Оештыру.

 Исәнмесез балалар. Безнең бүгенге шөгылебезгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәннәшик. Исәнмесез кунаклар. Аларга карап, елмаюыбызны бүләк итик. Бер-беребезгә дә карап елмаеп, күңелебезне күтәрик.

 Ә хәзер, матур итеп утырып, шөгелебезне башлыйк.

 Мин сезгә табышмак әйтәм. Сез игътибар белән тыңлап, җавабын уйлап, кул күтәреп әйтегез.

                         Бу кайсы вакыт?

 Боз һәм кар эреде,

 Сулар йөгерде,

 Елап елгалар,

 Яшьләр түгелде.

 Көннәр озыная,

 Төннәр кыскара,

 Бу кайсы вакыт

 Я, әйтеп кара?

- Нинди ел фасылы турында сүз барды балалар? ( Яз )

- Әйе, яз турында сүз барды. Димәк, без сезнең белән бүген яз – ел фасылы турында сөйләшербез.

2. Актуальләштерү.

Яз турында нинди шигырьләр беләсез, сөйләп китегез әле балалар.

  1. Айзат.( Тәрбияче йомгак ясый һәр шигырьдән соң. )

Яз килде, кояш көлде,                         Яз бөтен дөньяга нур сибә.

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

  1. Саша.

Гөрләвек ага                           Яз җиткәч, торналар тезелешеп җылы яклардан кайта.                                          

Кояш елмая

Торналар үтте

Тезелеп бая.

 3) Алия.                           Көннәр тагы да җылыткач, гөрләвекләрдә коенучы кошларны

Гөрләвекләрдә                                                                        күзәтербез әле.

Уйный үрдәк, каз

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

4) С. Эльвина.                                              Кошлар җылы яклардан кайталар.

Кошлар кайта каңгылдашып,

Казлар кычкыра.

Ә кояш көне буена,

Гел көлеп тора.

5) Аида.                                                           Яз көне карга бала чыгара.

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп,

Очып ул ара.

 Шундый уңганнар, матур эчтәлекле шигырьләр сөйләдегез.

  • Ә менә язгы күренешләр турында халык нәрсә ди, тыңлагыз.
  1. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
  2. Язгы көн – ел туйдыра.
  3. Яңгыр яуса, җиргә май.

 Башка шөгыльләрдә тагын мәкальләр белән танышырбыз.

3. Яңа материалны өйрәнү.

Ә хәзер без сезнең белән яз күренеше картинасы төзербез. Сез миңа ярдәм итәрсез. Минем яныма килегез, төз, матур итеп басыгыз да, соравыма җавап бирегез.

- Яз алдыннан нинди ел фасылы булды? ( Кыш. )

- Яз айларын санап китик әле. (  Март, апрель, май. )

- Ә яз килгәнен каян беләбез? ( Кояш ныграк җылыта башлый. )

- Әйе, кояшны беркетәбез фланелеграфка. Ныграк җылыта башлый кояш яз җиткәч, димәк, нурларын беркетәбез. Тагын кояш турында ничек әйтеп була? Кояш нишли? ( Җылыта, елмая, көлә, нурларын сибә, балкый, кыздыра. )

- Ә кояш җылыткач, карлар нишли? ( Эри, гөрләвекләр булып ага, кими, җиргә сеңә, юкка чыга. )

- Кар эреп гөрләвекләргә әйләнә дидек. Гөрләвекләр турында нәрсә әйтә алабыз? ( Ага, гөрли, челтер-челтер килә, тынгысыз, җитез, җырлы, йөгерек, җәһәт. )

 Кояш нурлары күбрәк төшкән урыннарда кар тизрәк эри, җир чыга. Беренче үләннәр шытып чыга. Соңрак, беренче чәчәкләр үсеп чыга. Үги ана яфрагының сары чәчәкләре үсә, умырзая, тузганаклар үсеп чыгалар.

 - Ә агачлар кыш көне нинди булалар? ( Яфраклары коелган, ялангач булалар. )

 - Ә яз килгәч, нишлиләр? ( Бөреләнәләр, көннәр җылыткан саен, бөреләр бүртә һәм агачлар яз ахырына яфрак яралар. )

 - Җылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз – кошлар кайта. Иң беренче булып, кара карга кайта, соңрак, сыерчыклар һ. б. Кошлар күренә башлыйлар. Алар турында соңрак тукталыбрак сөйләшеп китәрбез.

- Ә яз көне балалар, гел кояш кына чыгып торамы? ( Юк. Яңгыр коеп ява. Соңгы эреп бетмәгән карлар эреп бетә. )

- Көннәр тагы да җылына, бөтен бөҗәкләр уяна: май кондызлары, кырмыскалар, чикерткәләр, чебен, алтын капкалар һ. б. бөҗәкләр уяна.

- Җәнлекләр дөньясында да үзгәрешләр барлыкка килә. Бурсыклар, тиеннәр, бүреләр балалый. Пошиларның кыш көне төшеп калган иске мөгезе урынына яңасы төртеп чыга. Төлке, куяннарның йон-ябагалары коела башлый.

 Менә без сезнең белән язгы күренешләрне тактага элдек, бөҗәк һәм  җәнлекләр тормышының үзенчәлекле якларын сөйләп киттек.

 Хәзер урыннарыгызга утырыгыз, мин сезгә үзебез төзегән рәсем буенча хикәя сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз.

 Яз җитә. Кояш нурларын мулрак сибә башлый. Кар эри, үләннәр һәм чәчәкләр шытып чыга. Агач-куаклар бөреләнә, яфрак яра. Елганың суы эреп ага, боз китә. Кошлар җылы яктан кайта. Яңгырлар ява, соңгы карлар эреп бетә.

  1. Ә хәзер мин һәм кунаклар сезне тыңларга тели. Әйдәле Эльвина сөйләп кара. 2-3 бала сөйли.
  2. Физкультминутка. Түгәрәктә җырлы-бию “ Яз килә ”.
  3. Ә хәзер уйнап алыйк.
  1. Балалар, әле көннәр салкынрак һәм агачларга яфрак ярырга иртәрәк. Ә менә нинди агачта нинди яфрак үсеп чыгар икән, безгә Кирилл белән Алина күрсәтер.

Бу нинди агач? ( Имән. )

Монысы нинди агач? ( Каен. )

Яфракларны сайлап алып, агачына беркетегез.

  1. Тимур белән Данил безгә ел фасылларына кагылышлы карточкаларны сайлап тезегез.
  2. Калган балалар белән бергә уйныйбыз. Менә бер чәчәк, күп булса ничек әйтәбез? ( Чәчәкләр. )

Кош – кошлар, тамчы – тамчылар, үлән – үләннәр, агач – агачлар, ботак – ботаклар, тиен – тиеннәр, аю – аюлар.

 Аерым биремнәр үтәгән балаларны тикшерү.

 Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез кул күтәреп, җавабын әйтегез.

1) Утта янмый, суда батмый. ( Боз.)

2) Өй артында дөп-дөп кое казый. ( Тамчы.)

3) Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. ( Кояш. )

4) Яз килсә киенә, көз килсә чишенә. ( Агач. )

5) Язын килә, көзен китә

     Оя ясасаң, үз итә. (  Сыерчык. )

6) Җәй шакылдый бу чүкеч,

    Кыш шакылдый бу чүкеч,

    Ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран. )

7) Күлмәге күгелҗем,

    Ә түше җем-җем.

    Яз җитә : гү-гү-гү

    Дустыбыз ич безнең бу. ( Күгәрчен. )

8) Бигрәк инде иләс кош,

    Үз оясы булмас кош.

    Үз оясы булмаса да,

     Күкәй сала торган кош. ( Күке. )

- Молодцы балалар, кошларны беләсез. Аларның тышкы төсмерләрен таныйсыз. Хәзер безнең кошларыбызга ашарга юк, чөнки көннәр салкын, бөҗәкләр йоклый. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? ( Ашатабыз, оялар ясап эләбез. )

  - Ә аларның оясын менеп карарга ярыймы? ( Балалар җавабы. )

  - Ул җирдә кычкырып уйнарга ярыймы? ( Балалар җавабы. )

  - Таш атарга, куркытырга ярыймы? ( Юк, чөнки алар куркып китәргә , ә балалары әниләрен көтеп, ачлыктан үләргә мөмкиннәр. )

7. Йомгаклау.

  - Бүген без сезнең белән шөгылебездә нәрсә турында сөйләштек?  

  - Кемнең шигыре сиңа кызыклы тоелды?

  - Кем хикәяне матуррак сөйләде?

Булдырдыгыз балалар, миңа да сезнең күп белүегез, үзегезне матур тотуыгыз ошады. Әйдәгез, балалар, табигатьне, кошларны, бөҗәкләрне рәнҗетмик, саклыйк һәм яратыйк. Мин сезне менә шушы сыерчык оясын эләргә тышка чакырам, кошлар безнең оя элгәнне түземсезләнеп көтәләр.Игътибарыгыз өчен рәхмәт кунаклар, сезне дә бу күренешкә сокланырга тышка чакырабыз!