Бармак уеннары
презентация по развитию речи на тему
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч бармак уеннары презентациясе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.83 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Уенчыклар Бармак уены « Уенчыклар » Бабай алды барабан, Әни алды сикергеч, Әби алды бөтерчек, Ә мин алам да зур туп, Әти алды машина, Уйныйм тупны сикертеп.
Кошлар Бу бармак –чыпчык, Ә бусы бик кечкенә, Бусы-сыерчык, Тимәгез нәниемә, Бусы-карлыгач, Нәнием –чәнтиемә. Бусы –сандугач.
Кыргый хайваннар Баш бармагым бүредер, Атсыз бармагым- аю, Имән бармагым-төлке, Чәнти бармагым –куян, Урта бармагым-бурсык, Куянны кая куям?
Җиләк-җимешләр Баш бармак- балан, Атсыз бармак – алма, Имән бармак-карлыган, Чәнти бармагым-чия. Урта бармак-бөрлегән, Кем күбрәк җимеш җыя ?
Өс киемнәре Баш бармак башлык кигән, Атсыз бармак чалбар кигән, Имән бармак итәк кигән, Чәнти бармагым киенмәгән. Урта бармак зур тун кигән, Әллә киенә белмәгән?
Аяк киемнәре Баш бармак башмак кигән, Атсыз бармак сандалидан, Имән бармак итектән, Ә чәнтием читектән чиккән. Урта бармак унты тапкан, Читек киеп биеп киткән!
Савыт-саба Баш бармак чынаяк ала, Атсыз бармак аш сала, Имән бармак - тәлинкә, Чәнти бармагы ала кашык . Урта бармак -чәнечке, Утырырга,әйдә,ашык !
