Соры гөберле бака белән таныштыру
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Архипова Венера Алексеевна

Соры гөберле бака  белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologiya_tv._otchyot_seraya_zhaba.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Соры гөберле бака  белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, физик үсеш, , социаль- коммуникатив үсеш, сәнгати – нәфәсәти үсеш.

Максат: Балаларны соры гөберле бака белән таныштыру, Татарстанның кызыл китабына кертелүе, аның  тышкы кыяфәтенә, тән тезелешенә хас үзенчәлекләр нең  яшәү урынына бәйлелеге, нәрсә белән туклануы, файдалы яклары, яшәү шартлары турында белем бирү. Сулыкларда яшәүче тереклекләргә сак караш тәрбияләү, кызыл китап турындагы күзаллауларын ныгыту.  Гадәти булмаган ысуллар кулланып таныш булган алымнардан файдаланып бакалы күл ясау, фантазияләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эшләү: соры гөберле бака, чукмарбаш, лечинка, яры, бакылдый ,күл, уылдык.

Алдан эшләнгән эшләр:

Сулыкларда яшәүче тереклекләр турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, сораулар ярдәмендә нәрсә белән тукланулары, дошманнардан ничек сакланулары, табигатькә ничек җайлашулары ачыклау.

Җиһазлар: Сулыклар сүрәтләнгән рәсемнәр, соры гөберле бака, чукмарбаш, бакалар катнашкан әкият иллюстрацияләре, восклы акбурлар, ак кәказь бите, су, зәңгәр һәм яшел гуашьлар,пумала.        

структура:

1.Оештыру( сулыклар турында үткәннәрне кабатлау, бака турында табышмак чишү )

2. Соры гөберле бака  турында тәрбияче сөйләме( рәсемнәр карау, сораулар

3. Физ. минут “ ”

4.Д /уен “Бу бака кайсы әкияттән”

5. Рәсем ясау  «Бакалы күл».

6. Йомгаклау.

Эшчәнлекнең барышы:

( Балалар төркем бүлмәсендә ярым түгәрәк ясап утырышалар).

-(Тәрбиячсе рәсем күрсәтә) Балалар сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез, аны бер сүз белән ничек атарга була?

-Су буе, бакалар, балыклар йөзә, су кошлары йөзә,  үсемлекләр үсә..............

-Әйе балалар бу су буе, ә су буенда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк? Сулыкларны пычратырга ярыймы? Ни өчен?

- Юк ярамый, чөнки сулык үсемлекләр, бакалар, балыклыр, су кошлары, кешеләр һәм башка төрле тереклекләр өчен бик кирәк.  Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм: Җир өстендә сикерәләр, суга чумып йөзәләр,баталар да калкалар, матур көйләр көйлиләр.

-Бакалар.

(Бака турында табышмак )

Балалар соры гөберле бакалар Татарстанның кызыл китабына кертелгәннәр.

-Нәрсә соң ул кызыл китап? Кем ничек уйлый, ул ни өчен кирәк?

-Сирәгәеп бара торган тереклекләр, сакларга кирәкле хайваннар,үсемлекләр,кошлар..............

 -Без бүген сезнең белән Кызыл китапка кертелгән-соры гөберле бакалар белән танышырбыз.(рәсем күрсәтә)

-Соры гөберле бака- койрыксыз җир-су хайваны, 2см дан алып 25  см га кадәр озынлыктагылары була. Гәүдәләре овал формасында, зур авызлары, кабарып тора торган күзле, озын, ябышкак телләре белән ризыкларып ябыштырып тартып алалар. Арткы аяк бармак аралары яры белән тоташкан Бакалардан өске казналыкта тешләре булмавы, арткы аяклары кыска, һәм тиресе коры булу  белән аерылып торалар. Тире бизләреннән башка хайваннарны куркыту өчен зәһәр агулы, исле  сыекча бүлеп чыгаралар. Караңгы төшә башлауга тамак туйдырырга ауга чыгалар.Чебен,черки, кырмыскалар,  төрле умырткасызлар белән тукланалар. Корткыч бөҗәкләрне ашап файда китерәләр.Уылдык чәчеп суда үрчиләр(рәсем күрсәтә).Уылдакларын  зәңгәр-су ябышкак  сыкча белән су үсемнәргә беркетеп куялар. Алар үтә күренмәле түгәрәк формада, эчендә мәрҗән кебек кара түгәрәкләр күренеп тора. Кояш җылысында бик тиз үсәләр. Һәм суда йөзеп йөриләр. Төрле суүсемнәр белән тукланалар. Бераз үсә төшкәч аларны чукмарбашлар дип атыйлар. Җәй ахырына чукмарбашлар бакалар булып үсеп җитәләр. Якынча 15 ел яшиләр.  Кыш көне ләм араларына кумелеп йокыга талалар. Язгы җылы кояш нырлары җылыта башлагая уяналар, һәм үзләренең җырларын җырларга керешәләр. Аларны Актаныш, Әлки, Тәкәнеш, Казан сулыклары кырыйларында, урманнары  буйларында  очратырга  мөмкин.  

- Ә хәзер бераз ял  итеп алабыз.

Физ.минут “ ”

-Балалар дөресләп утырыгыз әле, бакалар турында бик күп әкиятләр бар. Ә сез алар турында нинди әкиятләр беләсез?

-Теремкәй, Василиса Прекрасная, ил гизүче бака, һ.б.......

-“Бу бака кайсы әкияттән” дигән д\уен уйнап алабыз.

(Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә,  балалар рәсемдәге баканың кайсы әкият герое икәнен атыйлар.)

-Балалар карагыз әле минем бер күл рәсемем бар, ләкин ул буш анда бик күңелсездер әйдәгез бергәләшеп соры гөберле бакалы күл ясыйбыз. Һәм рәсемнәребезне төркемебезнең үзебез ясаган Кызыл китабына куярбыз. Күл кырыенда үләннәрдә, башка төрле бөҗәкләрдә ясарга онытмагыз.Восклы карандашлар кулланып ясыйбыз һәм өстеннән акварель белән каплыйбыз.

(мөстәкыйль ясыйлар).

-Балалар карагыз әле нинди матур күлләр барлыкка килде. Без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Кызыл китапка кертелгән нинди тереклек нинди белән таныштык?

-Соры гөберле бака.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие

Балаларга бик тә таныш булган “Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте Әниләр көненә багышланган  бәйрәм иртәсендә күрсәтү өчен шигырь юлларына салып  сәхнәләштерелде. Әкиятнең максаты: балала...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...