"Икмәк үткән юл!"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vosp.goda_plan-konspekt.docx19.6 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе»

автоном учреждениесе

Икмәк үткән юл.

Уртанчылар төркеме балалары белән  күрсәтелә торган шөгыль конспекты.

                                               

                                               Төзеде: 86нчы балалар бакчасы татар һәм рус телләре тәрбиячесе

Рязапова Гөлназ Габдрәшит кызы

Татарстан

Түбән Кама шәһәре

2017 ел

Автор: Рязапова Гөлназ Габдрашитовна, автоном белем бирү учреждениесе  «Гомуми белем бирүче 86 нчы балалар бакчасы».

Тема: Икмәк үткән юл.

Төре: интегральләштерелгән.

Үсеш чоры: уртанчылар төркеме.

Юнәлеш: танып белү-сөйләм үстерү.

Интегральләштерү: танып-белү, сөйләм үстерү, социаль-коммуникатив үсеш, сәнгати үсеш.

Бурычлар:

1.Игенченең хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында белем бирүне дәвам итү.

2.Балаларның сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыкларын,игътибарын, фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү.

3.Бер рәткә тезелгән әйберләргә күрсәтеп, аларның тәртип буенча саннарын әйтеп бирү күнекмәсен формалаштыру.

4.Турыга тәгәрәтеп әвәләү, таякчык ярдәмендә ике өлешкә бүлү күнекмәсен ныгыту.

5.Мораль нормаларны үтәүгә баланың үз мөнәсәбәтен формалаштыруга булышлык итү.

6.Балаларга хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, намуслылык тәрбияләү.

Метод Һәм алымнар: сюрприз, слайд карау,  әңгәмә, сораулар, физминутка, тәҗрибә, күрсәтү, әвәләү.

Җиһазлау.

Таратма материал: камыр, такта, таякчыклар, салфетка,савыт белән бодай бөртеге, төйгеч.

Күрсәтмә материал: слайд, тегермән рәсеме, бавырсак, башак, ике тычкан, әтәч.

Сүзлек: тегермән, башак, бөртек.

Көтелгән нәтиҗәләр. Балалар иген үстерү, он ясау, камыр әзерләү турында төгәл белем алалар. Гади тәҗрибәләр үстерү күнекмәләрен ныгыталар. Камырның үзенчәлеге турында белемнәре арта.

Шөгыль төзелеше: 20 мин.

1.Кереш өлеш. Сюрприз: «Башак» әкияте геройлары-әтәч белән тычканнар-1 мин.

2.Төп өлеш-14 мин.

   1)әңгәмә-слайд: «Икмәк үткән юл»;

   2)физминут;

   3)тәҗрибә уздыру: «Бөртек төю»;

   4)ФЭМП: «Камыр ясау»;

3.Әвәләү: «Бавырсак ясау»-4 мин.

4. Йомгаклау-1 мин.

Белем бирү эшчәнлегенең  барышы:

          Тәрбияче балаларны үз янына чакыра.

-Балалар, безгә күп кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик (балалар татар һәм рус телендә исәнләшәләр).

         Әтәч белән тычканнар керә.

Әтәч: -Башак таптым, башак таптым! Тычканнар, килегез әле яныма. Бу башактан он ясарга кирәк. Тегермәнгә кем алып бара?

Тычканнар: -Мин түгел, мин түгел!

Әтәч: -Ярар, үзем алып барырмын (әтәч чыгып китә).

Тәрбияче. Балалар, икмәк нинди юллар үтә икән, карап китик әле (слайд күрсәтелә).  Рәсем 1.

Беренче рәсемдә трактор җирне сукалый һәм бодай бөртекләре чәчәләр. Бодай бөртекләре, тишелеп чыгып, бөтен басуны гөрләтеп, үсеп утыралар. Көз җиткәч, башакларны комбайннар уралар һәм машиналарга төяп җибәрәләр. Бодайдан он ясап икмәк, ипи пешерәләр. Аларны кибетләргә тараталар. Кибетләрдән без сатып алабыз.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, беренче рәсемдә нәрсә күрәсең?

 Адилә. Трактор җирне сукалый һәм бодай чәчәләр.

 Булат. Бодайлар шытып чыкты. Сап-сары булды.

 Самир. Бодайларны комбайннар урды, машиналарга төяп, алып киттеләр.

 Алсу. Он ясадылар, икмәк пешерделәр.

 Милена. Ипине кибетләргә озаттылар, кибетләрдә саталар.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле ял итеп алыйк (физминутка).

     -Бодайлар зур үстеләр (кулларны өскә күтәрәләр)

     -Җилләрдә чайкалдылар (куллар белән чайкалу күнегүләре ясыйлар)

     -Кояшка елмайдылар (кулларны җәйделәр)

     -Зур булып җиргә иелделәр (иеләләр)

     -Башакларны сиптеләр (аяклар белән тыпырдыйлар).

Тәрбияче. Ә хәзер без сезнең белән тәҗрибә өстәле янына күчеп утырыйк һәм тәҗрибә ясап карыйк. Сезнең савытларга бодай бөртекләре салынган. Без аларны төйгечләр белән төеп карыйк, он ясалырмы икән? (Савытлардагы бодай бөртекләрен төеп карау)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бу ысул белән генә бодай бөртегеннән он ясап булмый икән. Ул бик каты. Әтәч тә бит он ясарга тегермәнгә китте. Тегермән - ул он тарттыра, он ясый торган җир (тегермән рәсеме күрсәтелә). Рәсем 2.

        Әтәч тегермәннән кайта.

Әтәч: -Тычканнар, килегез әле минем яныма. Мин тегермәндә он ясап кайттым (савыт белән он күрсәтә). Хәзер бу оннан камыр ясарга кирәк. Кем камыр баса?

Тычканнар: -Мин түгел, мин түгел!

Әтәч: -Ярар, үзем басармын.

Тәрбияче. Әтәч, без сиңа хәзер үзебез булышабыз. Булышабызмы, балалар? Әйдәгез карап китик әле, камыр басар өчен, безгә нинди әйберләр кирәк булыр икән? Камыр басар өчен су, тоз, сыек май, он кирәк (барысы да аерым савытларга салынып куелган була).Шул әйберләрне болгаткач, камыр килеп чыга.

Тәбияче. Аделина, камыр ясар өчен ничә әйбер кулланабыз, санап күрсәт әле.

Аделина. 1, 2, 3, 4, бишенчесе - камыр.

Зарина, камыр ясар өчен ничә әйбер кулландык?

Зарина. 4 әйбер кулландык бишенчесе – камыр.

Тәрбияче. Булдырдыгыз!

Тәрбияче. Балалар, ә камырдан әниләрегез нинди ашлар пешерәләр?

Балалар . Өчпочмак, бәлеш, коймак, пирог һ.б.

Тәрбияче.. Балалар, сез әйтеп киткән ризыклар, барысы да – татар халык ашлары дип аталалар.

Ә бүген без сезнең белән, әтәчкә күчтәнәчкә, камырдан, татар халык ашларының берсе булган – бавырсак ясарбыз (бавырсак күрсәтелә). Рәсем 3. Эш өстәлләре янына күчеп утырабыз һәм яулыкларны бәйлибез. Сезнең алдыгызда,  бавырсак әвәләр өчен,  бөтен әйбер дә куелган. Бавырсак озынча формада булганга, без башта камырны әвәләп, тәгәрәтеп озынча таякчыклар ясыйбыз һәм кискеч таякчык ярдәмендә аны ике өлешкә бүләбез.

Тәрбияче. Ксения, кил әле, ничек итеп әвәли алабыз?

Ксения. Учта, тактада тәгәрәтеп әвәли алабыз. (Әвәләү)

Тәрбияче. Менә безнең бавырсакларыбыз әзер, без аларны матур итеп тәлинкәгә тезеп куябыз һәм әтәчкә бирәбез.

         Ике тычкан йөгереп керәләр.

Тычканнар: -Нинди тәмле бавырсаклар, безнең дә ашыйсыбыз килә!

Әтәч: -Тычканнар, әйтегез әле миңа! Кем тегермәнгә он ясарга барды, кем камыр басты?

Тычканнар: -Син, барысын да син эшләдең.

Әтәч: -Шулай булгач. Бавырсакны да мин ашыйм инде. Татар халкыында шундый мәкаль бар бит: «Кем эшләми – шул ашамый!»  (Тычканнар, башалрын иеп, чыгып китәләр).

Тәрбияче. Балалар, ә сез, әтәч урынында булсагыз, бирер идегезме икән? (Балаларның җаваплары тыңланыла).

 Бирергә кирәк, аларның да тәмле ашыйсылары килә бит, икенче юлы алар да булышырлар.

Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсә эшләдек? (Балаларның җаваплары)

Балалар , өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә, бүген шөгыльдә икмәк турында өйрәнгәннәрне сөйләп бирегез.

Шуның белән шөгылебез тәмам!

Саубулыгыз!