"Шалкан" экияте
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Максат: 1) Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру.

2) Балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү.

3) Әкият геройлары белән кызыксындыру.

4) Саубуллашырга, исәнләшергә өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_usteru.docx15.58 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм теле.

(Ясле төркеме)

Тема: “Шалкан” әкияте.

Максат: 1) Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру.

2) Балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү.

3) Әкият геройлары белән кызыксындыру.

4) Саубуллашырга, исәнләшергә өйрәтүне дәвам итү.

Эшчәнлек барышы: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртәләр! Күрәсезме, балалар, безгә күпме апалар килгәннәр. Әйдәгез, алар беләндә исәнләшик әле. (Балаларның исәнләшүләре)

Ә хәзер түгәрәкләнеп басабыз, бер-беребезгә хәерле иртә телибез.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, авызым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, кояш,

Без уяндык.

Бүген мин сезгә утырып торырга, сезне тыныч булсыннар, актив катнашсыннар дип, менә мондый матур мендәрчекләр алып килдем. Сезнең аңа утырып карыйсыгыз киләме?(Мендәрчекләргә утыру)

Мотивация: (“Аю белән Маша” көе яңгырый, ишек шакыган тавыш). Балалар, сез ишетәсезме, ишек шакыйлармы әллә? Карыйк әле, ә безгә бит кунаклар килгәннәр. Монысы кем? (Маша) Ә монысы нәрсә? (аю). Боларның кулларында серле капчык та бар. Нәрсә микән эчендә ачып карыйбызмы? (Балаларның җаваплары) Китап алып килгәннәр. Алар китапны укый алмаганнар, булышабызмы аларга? Ә китап та без яраткан “Шалкан” әкияте. Әкиятне укый башлаганчы, кулларны ял иттереп алыйк әле.

Бармаклар гимнастикасы: “Чәбәк-чәбәк”

Яңа күнекмәләр үзләштерү: Укыйбызмы, балалар, сез әзерме? Аю белән Машада әйбәтләп тыңлап торсыннар. Кулларны матур итеп тез өсләренә куйдык.( Әкиятне уку. Рәсемнәрне әкият буенча мольбертка тезү)

“Шалкан”, “бабай”, “әби”, “кыз”, “эт”, “песи”, “тычкан” сүзләрен кабатлау. (Эт, песи, тычкан булып кычкырып күрсәтү).

Физминутка: Аю белән Машага биеп тә күрсәтәбезме?(Бию)

Балалар, тынычландык, мендәрчекләргә утырдык. Кунакларны күчтәнәчсез җибәреп булмый, аларның урманда дуслары яши. Ә без аларга яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр биреп җибәрик. (Исемнәрен әйтеп бер кәрзингә җиләк-җимешләр, икенчесенә яшелчәләр тутыру). Булдырдыгыз, балалар!

Ә хәзер әйдәгез, аларны өйләренә озатыйк. Саубулыгыз!