«Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте»
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Закирова Венера Рашитовна

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә-тирә дөньяны танып-белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_su_havanyn_usemleklr_ochen_hmiyate.docx24.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы  бистәсе “Гомуми үсеш бирүче төрдәге 5 номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе

«Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте»

Зурлар  төркемендә сөйләм телен үстерү   һәм әйләнә - тирәне танып    белү буенча  интегральләштерелгән эшчәнлек

Тәрбияче : Закирова В.Р.

2016 ел

Тема: «Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте» (“Туган телдә сөйләшәбез”З.М.Зарипова  115 бит)

Балалар эшчәнлеге төре: танып-белү , уен, аралашу, хезмәт.

Методик алымнар: күзәтү,аңлату, сорау-җавап, тәҗрибә үткәрү, практик эш эшләү.

Алдан эшләнгән эш:

  • Бүлмәдә үскән гөлләрне күзәтү;
  • Табигать почмагында системалы рәвештә дежур тору;
  • Бүлмә гөлләре турында презентация карау;
  • Өйдә булган гөлләр белән фотога төшү;
  • Гөлләр турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку.

 Бурычлар:1. Балаларда үсемлекләрне күзәтә белү сыйфаты, тирә-юньгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

2. Гади генә тәҗрибәләр ясап, балаларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү, халык авыз иҗатына кызыксынуларын арттыру.

3. Балалар белгән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм, чагыштыра белү, фикерләү сәләтен үстерү

Әсбаплар: ике төрле шартларда үскән бүлмә гөлләре, гөл утыртыр өчен чүлмәк, кечкенә көрәк, лейка , су бөркегеч, тузан сөртү өчен мамык яки чүпрәк,  бүлмә гөлләре рәсемнәре, дидактик уен өчен материал (үсемлек өлешләре рәсемнәре: тамыр, сабак, яфрак, чәчәк)

Сүзлек: бүлмә гөле,кислород, углекислый газ,

Эшчәнлек барышы:

 1. Психологик халәт(кәефләрен күтәрү) Балалар, тәрәзгә күз төшерегез әле: бүген урамда нинди кон?! Әйдәгез бергәләп бүгенге көнне сәламлик.

Саумы, кояш! Саумы, һава!

Саумы, иртә! Саумы, йомшак җил!  Саумы, Туган ил!

Балалар, сезнең бүген кәефегез яхшымы?Әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаеп алыйк һәм башкаларга да күтәренке кәеф бүләк итик.Безнең кәефләр ниинди икән , әйдәгез күрсәтик әле шуны башкаларга да :

-Менә безнең йөзебез, көлеп тора күзебез, елмая иренебез, бик яхшы кәефебез! һәм шушы күтәренке кәеф белән эшчәнлекне  башлыйк .

2.Оештыру өлеше. Урындыкларга ярым түгәрәк ясап утыралар. 

3.Мотивлаштыру . – Балалар, сезнең кәефләр  шәп булганга мин бик шат. Яз бөтен кешенең кәефен күтәрә торган вакыт. Яз килгәнгә тагын нәрсәләр дә сөенә икән?(Кошлар, үләннәр, агачлар, гөлләр)

-Әйе , безнең тәрәз төбендәге гөлләр дә яз килүгә сөенеп искиткеч матур булып утыралар. Тик ,балалар, мин монда бик гаҗәп хәл күрәм –– бегония гөле никтер  башкаен игән.(балаларны тәрәз янына дәшәм, кулга гөлне алам). Ни өчен гөлкәй башын иде икән?

- Әйе, дөрес әйтәсез, мөгаен аның су эчәсе  килгән яки инде кояш кызуына түзә алмый шиңгән, ә бәлки аңа суны күп сипкәннәрдер, төбен йомшарту кирәктер?  Ә хәзер икенче  гөлне карагыз (ике гөлне чагыштырабыз)Без моны хәзер ачыкларбыз ,дусларым.

4.Актуальләштерү. Үсемлек үссен өчен кирәк булган шартлар турында фикер алышу.

- Үсемлекләр үссен өчен, сулмасын өчен нәрсә кирәк? (Балаларның җаваплары)

- Балалар, мин сезгә хәзер табышмаклар укырмын, җавапларын тапсак, без үсемлеккә иң кирәк булган әйберләрне белербез

а) Зур алтын шар тәгәри,

Көн саен һава буйлап.

Тупка да бик охшаган ул –

Кызганыч, булмый уйнап. (Кояш)

- Димәк үсемлеккә иң элек  нәрсә кирәк икән – КОЯШ. Кояш турында тагын нинди табышмак әйтергә була?

-Кояш булмаса, без аны ничек чакырабыз?(Эндәш әйтү)

б) Исе дә юк, төсе дә юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

-Димәк ик мөһим әйбер ул су икән. Ярый өйдәге гөлләргә без сибәбез , ә урман кырларда үскән чәчкәләргә кем су сибә? (яңгыр)

-Яңгыр яумаса нишлибез? Яңгырны чакырып алыйк. (Әндәш әйтү)

 в) Борынга керә, үпкәгә үтә,

Аннан башка яши алмый беркем дә. (Һава)

- Үсемлекләр, гөлләр суласын өчен нәрсә кирәк булды ?(һава ) 

- Гөлләр сулый дидек, ә алар нәрсә белән сулыйлар соң?

- Әйе, гөлләр яфраклары ярдәмендә сулыйлар. Алар безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга чиста һава бүлеп чыгаралар. Шуның өчен дә аларның яфракларына кунган тузаннарны сөртеп торырга, ә вак яфраклы гөлләрне су белән коендырырга кирәк.

- Үсемлекләр нинди һава сулый? (Углекислый газ)

- Углекислый газ кайдан чыга? (машинадан, завод-фабрикалардан)

- Җан ияләре нинди һаваны сулый? (Кислород)

- Һава чиста булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

 - «Кояш, су һәм һава безнең иң якын дусларыбыз» әйтемен сез ничек аңлыйсыз?

- Димәк, гөлләр дә кешеләр шикелле үк яши: һава сулый, су эчә, кояш нурларында коена.

5. Динамик пауза (физ.мин.) Ә хәзер ял итеп  алыйк әле. Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясарбыз

Без хәзер инде зурлар,(Кулларны өскә күтәрәбез)

Күп эшли безнең куллар.(Кул чабабыз.)

Без гөлләр яратабыз,(Уч төбе белән савыт ясыйбыз.)

Тузаннарны сөртәбез,(Кул аркасын ышкыйбыз.)

Аларга су сибәбез.(Су сибү хәрәкәте ясыйбыз)

Менә шундый уңган без !(Баш бармакны өскә күтәреп, алга сузабыз)

Менә шундый булган без!

  6.Яңа күнекмәләр  үзләштерү (үткән материалны кабатлау) Сезнең дә өйләрегездә чәчәкләр, гөлләр бик күп үсәдер. Мин әниләрегездән кичә кич телефоныма сезне гөлләр янәшәсендә фотога  тошереп җибәрүләрен үтенгән идем. Яле карыйк, кемнәр бик тырышып гөл үстерә икән безнең?(Экранда фотолар , бала яраткан гөле турында сөйли. 

7. Практик эш . Уеннар.

- Балалар хәтерлисезме, бер көнне  гөлләрнең тузаннарын сөрткәндә мин бегония гөленең яфрагын кисеп суга утыртып куйган идем, исегезгә төштеме? Мин аның нигә кирәк булуын сезгә әйтмәгән идем, менә бүген сезгә серне ачарга булдым: карыйк әле голебездә нинди үзгәрешләр булды икән.(стаканга утырткан гөл үсентесен карыйбыз, тамыр җибәргән)

-Нинди үзгәреш күрәсез? Ни өчен тамырланган? Суны кайдан эчә икән гөлләр? Бу гөлне бергәләп туфракка утыртабызмы?

- Иң беренче эш итеп нишләрбез?  (туфрак алабыз, гөл савытына салабыз, чокырлап куеп, үсентене утыртабыз, су сибәбез)

Дидактик уен “ Кем тизрәк?”.    Балалар ике командага бүленеп, үсемлек өлешләрен тәртип буенча тезәргә тиеш(тамыр, сабак, яфрак, чәчәк)

Уен “Ал кирәк, гөл кирәк”

8.Рефлексия. Бүгенге эшчәнлектә нәрсәне аңлау авыр булды? Нинди яңалыклар белдегез? Өегездә гөлләр үстергәндә әниләрегезгә ничек булышырсыз? Гөлләр турында сөйләшкәч, группадагы гөлләр  тагын да матурланып киттеләр, алар безгә рәхмәт әйтәләр. Ә без бегония гөлен җәй буе бергәләп су сибеп, карап үстерербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

"Кояш - безнең дустыбыз"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру....

Үсемлекләргә шартлар

"Үсемлекләргә шартлар"...

Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.

Максат: бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итүТәрбия бурычы: балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләүҮстерү бурычы: балаларның ти...

“Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.

quot;Ел тәрбиячесе- 2017" республикасы конкурсының зона этабында күрсәтелгән эшчәнлек конспекты....