урманым серләре
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

конспект НОД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urmanym_serlre.docx20.57 КБ

Предварительный просмотр:

Төзеде:тәрбияче Әхмәтгәлиева М.Р.

Тема: Урманым серләре.

Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Балаларның тор -

мыш куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту. Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләр турында белемнәрен ачыклау. Санауны ныгыту. Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту. Табигатькә һәм хайваннарга, кошларга һәм бөҗәкләргә карата сак караш тәрбияләү. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Балаларны инглизчә кыргый хайваннары исемнәре белән таныштыруны дәвам итү, өйрәнелгән лексиканы дидактик материаллар, уеннар аша ныгыту. Санауны, төсләрне кабатлау. Сүзләрне фонетик яктан дөрес әйтергә өйрәнү, җәнлек исемнәрен, төсләрне җөмлә эчендә танып аңлауны, җөмләләрдә дөрес итеп куллануны камиләштерү. Балаларның игътибарлылыкларын арттыру, зиһеннәрен үстерү.

Материал: урман өчен – агачлар, чәчәкләр, күбәләкләр, кошлар, чыршылар, гөмбәләр, кояш рәсеме, агач төпләре, җиләкләр; табышмаклар, магнитофон, кассета кошлар тавышы белән, чүп(йогурт савытлары, кәгазь, пакет һ.б.), куян битлеге, уенчыклар - хайваннар, ширма, керпе, пиктограммалар, кәрзин, алмалар, поезд рәсеме.

Методик алымнар һәм ысуллар: сөйләү, күрсәтү, аңлату,рәсемнәр карау, уен, сөенечле мизгел, әдәби сүз, пиктограммалар куллану, сорау-җавап, ял минуты, ТСО.

Алдан үткәрелгән  эш: куян битлеге ясау, шигырьләр өйрәнү, кирәкле материалларны әзерләп

Эшчәнлек  барышы:

Зал урман кебек бизәлгән(агачлар, чәчәкләр, күбәләкләр, кошлар, чыршылар, гөмбәләр, кояш рәсеме, агач төпләре, җиләкләр); бер почмакта ширма тора.

(тәрбияче балалар белән залга керә)

- Балалар, карагыз әле,безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле, исәнлә-

шик.

- Исәнмесез!

- Балалар, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм:

                            Язын ямь  бирә,

                            Җәй салкын бирә,

                            Көзен тәм бирә,

                            Кышын тун бирә.

Нәрсә икән бу?(урман). - Әйе, дөрес. Бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз. Тик киткәнче, әйдәгез искә төшерик, урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк? (шауламаска, чүпләмәскә, агачларны сындырмаска, кошларны куркытмаска һ.б.)

- Әйе, урманда үз-үзеңне тыныч, тәртипле тотарга кирәк.

- Балалар, безнең урман бик ерак түгел. Шуңа күрә җәяү генә барырбыз.

Җәяү йөрергә сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Шулай мы,балалар? (әйе). Алайса киттек. (бераз баралар).

- Менә килеп тә җиттек. Карагыз әле, урман нинди матур! Монда саф һава, агач яфраклары акрын гына селкенәләр, кошлар сайрыйлар. Ишетәсезме балалар? (кош тавышлары кабызыла). Ничек матур сайрыйлар алар!

-  Балалар, карагыз әле, нәрсәләр үсә урманда?(чәчәкләр). Әйдәгез, санап алыйк.(20 чәчәк). Чәчәкләрне таптарга, тамыры белән өзәргә ярыймы? (юк).  Ни өчен?(бал-ның җаваплары). Әйе, дөрес.

- Балалар, бу урманда тәмле җиләкләр дә күп икән. Ә сез җиләкләр ашарга яратасызмы? (әйе). Без сезнең белән җиләк турында шигыр  өйрәнгән идек. Кем сөйләп күрсәтә? (бер бала сөйли).

                       Әни әйтә: “ -Җәй көне, - ”

                       Җиләк ашарга кирәк.

                       Елмаеп кына торырсың,

                       Бик файдалы ул җиләк.

- Әйе, җиләк файдалы була. Ә җиләкне ничек ашарга кирәк соң? (юып). Ә юмыйча ашасак, нәрсә була?(бал-ның җаваплары). Әйе, дөрес.

- Балалар, карагыз әле, кояш та елмая безгә. Әйдәгез ял итеп алыйк.

                   Ял минуты: “Кояш” (2 тапкыр уйнала)

(балалар чүгәләп утыралар)

“Кояш күтәрелә”(балалар әкрен генә торалар, кулларны өскә күтәрәләр)

“Кинәт җил чыкты”(уңга-сулга кулларын чайкыйлар)

“Яшен яшьнәде”(уңга-сулга кул чабалар)

“Яңгыр ява башлады”(чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)

“Яңгыр туктады”(балалар торып басалар)

“Яңадан кояш чыкты”(кулларны өскә күтәрәләр.)

- Менә ял итеп алдык. Балалар, карагыз әле, чыршылар янында нәрсәләр

үсә? (гөмбәләр). Гөмбәләр ничә төргә бүленә?(агулы, ашарга яраклы).Ә

сез нинди ашарга яраклы гөмбәләр беләсез?(җаваплары). Ә агулы?

(җаваплары). Ә агулы гөмбәләрне җыярга, ашарга ярыймы? (юк). Ә ни

өчен?(агуланырга мөмкин). Ә аларны таптарга ярыймы? Ничек уйлыйсыз?

(кайбер кыргый хайваннар аларны ашый). Әйе, дөрес. Чыршыларның күркә-

ләре дә бар икән.

(Гаҗәпләнеп): - Балалар, карагыз әле, чыршы янында тагын нәрсәләр ята?

(чүп). Урманда чүп калдырырга ярыймы инде?(юк). Ә ни өчен?(җаваплар)

Әлбәттә, ярамый! Барлык кеше дә чүпне калдыра башласа, урман белән нәрсәләр булыр иде?(җаваплары).  Бу чүпләрне нишләтик икән?(җаваплары). Менә монда пакет бар икән, әйдәгез шунда җыеп алыйк, аннары бакчага кайткач чүплеккә ташларбыз. Ярыймы, балалар? (чүпне җыялар).

- Менә булды! Хәзер инде чиста. Ә хәзер чирәмгә утырыйк.

- Балалар, ә сез беләсезме, урманда нәрсәләр яши?( кошлар, бөҗәкләр, хайваннар). Хәзер мин сезгә табышмаклар укыйм. Тыңлагыз әле.

  1. Килә бер батыр атлап,              

       Аягы баса лап – лап,                            

Урманда йөри,

Умартадан бал эзли. (аю)

                                                      2) Җәй шакылдый бу чүкеч,

                                                          Кыш шакылдый бу чүкеч,

                                                          Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

  1. Үзе бәләкәй булса да,

Үзеннән зур күтәрә. (кырмыска)

                                            4) Энәсе бар, ә тегә алмый. (керпе)

5) Тызлый да, бызлый,

     Үпкән җире сызлый.( озынборын).

                                                 6) Көндез йөклый, төнлә тычкан күзли.(ябалак).

7) Йөртә ул озын колак,

    Үзе гаҗәеп куркак.(куян).

- Булдырдыгыз, балалар! Карагыз әле, чыршы артында куян утыра. Куркытмыйк аны. Әйдәгез” Куянкай” уенын уйнап алыйк, ә ул безгә карап утырсын.

                         Уен “Куянкай” (2 тапкыр уйнала рус һүм татар телендә)

Шул вакытта ширма артында “фыр-фыр” иткән тавыш ишетелә. Ширма өстендә керпе күренә.

Керпе: Фыр-фыр! Исәнмесез! Good mornind!(2 p)                  

                                                    Good mornind to you!

                                                    Good mornind! (2 p)

                                                    We are glad to see you!

- Балалар, бу керпе дус Англиядә инглиз телен өйрәнеп кайткан.

Керпе: Әйе шул, балалар! Ә сез урманда нишләп йөрисез?

- Без кунакка килгән идек. Урманның матурлыгы белән сокланып йөрибез. Тик менә кемдер чыршы янында чүп ташлап калдырган. Без балалар белән җыеп алдык. Шулай мы, балалар?(җаваплары).

Керпе: Сез бик акыллы, әдәпле икәнсез, балалар! Урманда үз-үзегезне тәртипле тота беләсез.

- Керпекәй, без синең турында рус һәм татар телендә шигырь  дә беләбез әле.

- Керпе: Ягез әле, тыңлап карыйк.

- Балалар. кем сөйләп күрсәтә? (ике бала сөйли).

1) Спряталось солнце за дальний бугор,

     Длинные тени легли на дорогу.

     Ёжик колючий пришёл к нам во двор,

     Чтобы найти себе пищи немного.

     Блюдце стоит для него с молоком,

     Каждое лето заходит он в гости к нам.

  1. Йөзләгән энә хуҗасы,

Әмма тегүче түгел...

Бер генә кәтүк булса да

Җеп бүләк итәм бүген –

Тексен, сөенсен, нурлансын!

Чын күңелдән тырышсын –

Шушы матур һөнәр белән

Дусларына булышсын!

Керпе: Рәхмәт, балалар! Бик матур шигырьләр.

         (керпе балалар янына чыга)

Керпе: Балалар, урманда нинди рәхәт! Саф һава! Көн матур. Әйдәгез һава торышы турында сөйләшеп алыйк. Let s speak about the weather. What is the weather like today? ( көн бүген нинди?)

( керпе рәсемнәр күрсәтеп сораулар бирә)

  1. Is the sun shining today? (Yes, it is. The sun is shining today.)
  2. Is it cloudy today? (No, it isn’t. It isn’t cloudy.)
  3. Is it snowing today? (No, it isn’t. It isn’t snowing.)
  4. Is it raining today? (No, it isn’t. It isn’t raining.)
  5. Is it windy today? (Yes, it is. It is windy today.)  

-And now Diana tell us bout the weather. (Диана бүгенге һава торышы турында сөйли.)                                  Уен: “Көн нинди?”

- Ә хәзер балалар азрак ял итеп алабыз.

The sun is shining (балалар куллары белән зур түгәрәк кояш ясыйлар)

It is cloudy (куллар белән баш очында  болыт ясыйлар)

It is raining (кулларны бер яктан икенче якка җил искән кебек болгыйбыз)

It is windy (киемнән яңгыр тамчыларын кагабыз).

Керпе: It is windy in the forest today. Бүген урманда көчле җил исә (җтл тавышы ишетелә). Җәнлекләр дә җилдән качып төрлесе төрле җиргә качып беткәннәр. Let’s find the animals. Әйдәгез аларны табыйк әле.

                              Уен: “Җәнлекне тап”(аю, бүре, төлке, керпе, куян, тиен)

- Lisa, find a bear please.

- It is a bear (бала аюны күрсәтә)

- What co lour is the bear?

- It is brown.      ( балалар уенчыкларны табып алып килеп бирәләр).

- Let’s count how many animals are  there? (балалар уенчыкларны саныйлар).

 -  One, two, three…

                                       Уен: “Нәрсә юк?”

(уенчыклар идәндә. Балалар аларны игътибар белән карый. Аннары берсен яшереп куям).

-And now close your eyes. (күзләрне  йомыгыз)

- What is missing? (нәрсә юк?)

- It is a fox. (2-3 тапкыр уйнала)

- Ә хәзер безгә Рәмис берәр хайванны күрсәтә. Сез аның нәрсә икәнен белегез! Ramis, please show us. (Рәмис аю булып кылана).

Балалар: It is a bear. (уен төрле бала белән берничә тапкыр уйнала).

- And now show me a cat! Play the cow! (балалар төрле хайваннар булып күрсәтәләр).

                     Уен: “Поезд вагоннарында нәрсәләр яши?”

(рәсемдә поезд вагоннары. Тәрәзәдән куян колаклары, крокодил койрыгы, фил борыны, маймыл кулы күренә. Хайваннар үзләре күренми. Балалар кайсы хайван яшеренгәнен белергә тиеш).

- What is it?

- It is a crocodile…һ.б.

(тәрбияче рәсемгә күрсәтеп). Маймыл икәнен ничек белдегез?(банан ясалган)

Маймыл банан ярата икән. Ә син керпекәй , ниләр ашыйсын?

Керпе: Мин суалчан, коңгыз ашыйм, тычкан тотам. Шуның белән кешеләргә зур файда китерәм.

- Керпекәй, ә син алма, гөмбә яратасыңмы?

Керпе: Әйе.

- Алайса, бу сиңа бездән күчтәнәч( кәрзин бирәм). Рәхим итеп ал!

Керпе: Рәхмәт! Thank you! Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Мин сезгә пиктограммалар алып килдем (бирә)

- Рәхмәт, керпекәй!

Керпе: Ә миңа китәргә вакыт инде. Сау булыгыз, балалар! Good bye!

- Good bye!

- Ә без чирәмгә утырып, Керпекәй калдырган пиктограммаларны укып алыйк. Без аларны яратып укыйбыз. (берничә бала укыйлар)

- Балалар, вакыт узып киткәнен сизмичә дә калганбыз. Бакчага кайтырга вакыт инде. Балалар. ә без урманны чисталыкта калдырабызмы? (җаваплар). Бакчага кайтыр алдыннан, шушы матур урманда саф һава сулыйк, сәламәтлегебезне ныгытып алыйк.

(музыка кабызыла) “Сәламәтләндерү гимнастикасы”(В.Травинка методикасы буенча).

- Булды. Хәзер инде бакчага кайтыйк. (бераз баралар). Менә кайтып та җиттек. Бүгенге сәяхәт сезгә ошадымы? (әйе).Урманда һәрвакыт үз-үзеңне тәртипле тотарга кирәк! Без моны бик яхшы беләбәз. Шуның белән шөгылебез тәмамалана. Сез бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә ,балалар. Әйдәгез кунаклар белән дә саубулашыйк.

- Сау булыгыз.(балалар чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...

Сценарий спектакля по сказкам Г.Тукая "Серле урман"

Сценарий спектакля по сказкам Г.Тукая "Серле урман"...

Сценария: "Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)"

Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү....