Лэпбук "Күңелле сөйләүче тел"
методическая разработка по развитию речи (младшая группа)

Мифтахова Алсу Адхамовна

Әлеге лэпбук 2-3 яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 “СӨЙЛӘҮЧЕ КҮҢЕЛЛЕ ТЕЛ”

ИСЕМЛЕ ЛЭПБУКНЫҢ ПАСПОРТЫ

                                           Төзеде: тәрбияче

                                                                  Мифтахова Алсу Әдхәм кызы

2018-2019 нчы уку елы

Лэпбукның яшь үзенчәлеге: 2-3 яшь

Лэпбукның максаты: балаларга туган телне өйрәтүне һәм сөйләм үстерү юнәлешен  тормышка ашыруны дәвам итү.

Лэпбукның бурычлары: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру, балага үзбелем үстерүдә активлык күрсәтергә шартлар тудыру.

Лэпбукны куллану вакыты: режим вакытларында, уен эшчәнлегендә.

Лэпбукның актуальлеге: Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен, балалар бакчасында да, өйдә файдаланырга мөмкин өр-яңа, кызыклы методик кулланма.

Лэпбук – ана телен өйрәтүнең бер ысулы дисәк тә була.

Лэпбукның эчтәлеге:

Өстәл театры

Максат: өстәл әкиятләре аша балалар сөйләменең дөрес һәм  сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; сорауларга тулы җаваплар бирергә күнектерү; аралашу күнекмәләрен үстерү; балаларда кул гәүдәнең әһәмиятле өлеше булуы турында күзаллауларын үстерү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү, белемнәрне аңлап, җиңел үзләштерү; балалар  иркен аралашырга, үз фикерләрен дөрес жөмләләр төзеп җиткерергә өйрәнәләр; туган телнең матурлыгын, образлылыгын тоялар; аларның иҗади кузаллаулары үсә; иң мөһиме балалар яхшыны яманнан аера белергә өйрәнәләр һәм әкиятнең эчтәлеген җиңелерәк узләштерәләр.

Уен тәртибе: балалар белән әкият сайлыйбыз, әкиятнен исемен атыйбыз, сәхнәләштерүдә катнашырга тәкъдим ясыйбыз, балаларга әкият геройларын сайлап алырга тәкъдим итәбез, әкиятне сөйлибез, балалар үз рольләренә кереп әкиятне дәвам итәләр.

Паравоз

Максат: төсләрне белдерә торган  сыйфатлар хисабына балаларның сөйләмен баетырга (кызыл, яшел, сары), [ү] авазының дөрес әйтүдә күнектерергә, балаларның игътибарын, кабул итүләрен, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерергә.

Уен тәртибе: паровоз рәсемен карыйбыз. Сораулар бирәбез: паровоз ничек итеп гүли?: (ү-ү-ү); Паровозның нәрсәләре бар? (вагоннары бар); Паровозның вагоны нинди төстә? (Сары һ. б.). Шигъри юлларны укып, бергә кабатлыйбыз.

Сюжетлы картина буенча әңгәмә

Максат: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Уен тәртибе: сюжетлы картина сайлап алына, сораулар бирелә: 1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? Бер сүз белән аларны ничек дип атыйлар? Ә синен исемен ничек? һ. б. 2. Рәсем буенча көз (яз) билгеләрен ата, тасвирлама төзе. һ. б.

Дидактик уен: “Тере рәсем”

Максат: кыргый һәм йорт хайваннарын таный, атый белүләрен үстерү, алар ничек кычкыра икәнлеген әйтә һәм күрсәтә белү осталыгын ныгыту.

Уен тәртибе: балага урман һәм йорт төшерелгән сюжетлы  картинка күрсәтелә һәм сораулар бирә: Бу нәрсә? (урман, ишек алды).  Анда нәрсәләр бар?  (агачлар һ. б .).  Шуннан соң балалага хайваннар, кошлар төшкән сурәтләр бирелә, алар аны кайсы кайда яшәгәнен әйтеп урнаштыралар. Сораулар бирәбез: Бу нәрсә? (Әтәч). Әтәч ничек кычкыра? (Кикрикүк). - Бу нәрсә? (Сыер). Сыер ничек мөгри? (Му-у).

Дидактик уен: “Дөрес җый?”

Максат: хайваннарның гәүдә өлешләре турында белемнәрен, килеп чыккан хайванны атый һәм аның турында сөйли белүне, кул чукларын үстерү.

Уен тәртибе: баш, гәүдә, койрыкны берләштереп тулы рәсемне җыябыз. Бу нәрсә? Ничек кычкыра? Ул нинди? сорауларына җавап бирәбез.

Дидактик уен: “Кем нәрсә эшли?”

Максат: сөйләмнең грамматик ягын үстерү.

Материал: пешекче, табибә, шофёр, сатучы, төзүче, полиция хезмәткәре  сурәтләнгән барабан.

Уен тәртибе: барарбанны әйләндереп җибәрәбез, ачык тәрәзәдә нинди сурәт кала шунын буенча сораулар бирәбез. Мәсәлән: табибә төшерелгән сюжетлы  картинка күренә ди. Бу кем? (Табибә).  Ул нәрсә эшли?  (Тыңлый). Ул кемне дәвалый? (Малайны дәвалый) һ.б.

Дидактик уен: “Рәсемне җый”

Максат: ике өлештән торган кисмә рәсемнән бер бөтен төзү, логик фикер йөртү сәләтен, кул чукларын үстерү. Предметны танып анын турында сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

Уен тәртибе: кисмә рәсемнәр балалрга таратыла, алар аны туры китереп, дөрес төзергә һәм нәрсә икәнлеген атарга тиешләр.

Дидактик уен: “Бу нәрсә?”

Максат: балалның сүзлек запасын баету.

Материал: уенчыклар, җиләк-җимеш, яшелчәләр сурәтләнгән предметлы картинкалар.

биремнең эчтәлеге:

Уен тәртибе: балага уенчыклар (машина, курчак, туп) сурәтләнгән картинкалар күрсәтәбез һәм андагы уенчыкларны атарга кушабыз: - Бу нәрсә?  Аннары предметларның өлешләрен күрсәтергә тәкъдим итәбез. Мәсәлән: машинаның кабинасын күрсәт әле. – Кузовын күрсәт. - Тәгәрмәчләрен күрсәт.

Дидактик уен: “Кайсы артык?”

Максат: сөйләм телен, логик фикер йөртүне үстерү.

Уен тәртибе: балага бер рәткә тезелгән рәсемнәр күрсәтәбез, сораулар бирәбез:  - Бу нәрсә?, – Ә монсы нәрсә?  Ничек уйлыйсын бу рәттә кайсы артык һәм ни өчен?

Мнемотаблица

Максат: баланың хәтерен яхшырту , фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Таныш булган әкиятләрне, шигырьләрне сюжетлары буенча истә калдыруны ныгыту.

Уен тәртибе: балалага рәсемнәр ясалган таблицаны күрсәтәбез һәм беренче рәсем аңа нәрсәләрне искә төшерүен сорашабыз, шулай итеп барлык рәсемне анализлыйбыз. Нәтиҗәдә эндәшне сөйлибез.

Шигырьләр

Максат: Балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәргә; кайбер сүзләрне әйтергә өндәргә; бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтергә. Игътибарын үстерергә.

Тәртибе: балага рәсемне күрсәтеп шигъри юлларны сөйләргә тәкъдим итү.

Артикуляцион гимнасика

Максат: авазларны дөрес әйтү өчен артикуляция аппараты органнарының аерым бер торышының тулы кыйммәткә ия булган хәрәкәтен тәэмин итү.

Тәртибе: күнегүләрне кабатлау.

Тел шомарткыч

Максат: балаларның телен ачтыру, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.

Тәртибе: авыр әйтелешле юлларны кабатлау. Балаларга да кабатлату.

Юаткычлар, эндәшләр, такмаклар.

Максат: такмакның, юаткычның, эндәшнең эчтәлеге белән таныштырырга; билгеле бер  авазны ачык итеп әйтүдә күнектерергә; аваз ияртемнәрен әйтү хисабына балаларның сүзлекләрен үстерергә; фольклор әсәрләренә кызыксыну тәрбияләргә.

Тәртибе: такмакны, юаткычны, эндәшне кабатлау, үзлектән сөйләргә өндәү.

Буягычлар

Максат: сөйләм телен, кул чукларын, карандашны дөрес тотып эш итүне үстерү.

Тәртибе: балаларга үзләре буярга теләгән рәсемне алырга тәкъдим итәбез, сораулар бирәбез. – Бу нәрсә?  Ул нишли? Нинди төстә? һ. б.

Безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Ямаширмә авылы, Совет урамы,  2 нче а йорты буенча урнашкан.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

http://www.sidimdoma.net/wp-content/uploads/2011/01/rost_rebenka.jpg

Үчтеки, үчтеки

Үсмәгәнгә кечтеки, Үсә-үсә зур булыр.

Бигрәк матур кыз булыр,

Бик батыр егет булыр.

https://static.dochkisinochki.ru/upload/_catalog/79/45/b0/000sm-14574lBS2322_001.jpg

Туп-туп-тубыбыз

Син безнең

матурыбыз

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

https://st.depositphotos.com/2081021/4967/v/450/depositphotos_49674861-stock-illustration-doggie.jpg

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын

Акбаем.

Күп йөгерә,

күп өрә,

Күп ишетә,

күп күрә ...

https://content-1.foto.my.mail.ru/community/music.poet/_groupsphoto/h-2512.jpg

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды кырлар.

https://st.depositphotos.com/1070459/1264/v/950/depositphotos_12640461-stock-illustration-beautiful-family-house.jpg

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңелемне.

http://demiart.ru/forum/uploads5/post-1141533-1268370262.jpg

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып.

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып, тып,тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.

https://png.pngtree.com/element_origin_min_pic/16/11/10/9455f49e299d774436c00097ababdcb5.jpg

Нинди матур бу әтәч!

Кычкыра ул таң аткач.

Кикрикүк!Кикрикүк!

http://www.playcast.ru/uploads/2014/11/28/10834207.png

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әнисе булуы!

http://klevoz.ru/nuda/meropriyatie-pod-takim-nazvaniem-provoditsya-dlya-uchashihsya/7.png

Мырау бикә кызык та соң:

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

http://crosti.ru/patterns/00/00/a0/093825c0db/preview.jpg

Әминә елый үкереп,
— Тубым суга төште, — дип.
— Чү, Әминә, елама:
Туп батмый ул елгада.

https://zabavnik.club/wp-content/uploads/korova_9_06134049.png

Безнең сыер өебезне яхшы белә,
Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.
Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,
Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди

Карга әйтә: “кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар!

-  Тор, тор тургай!

Таң, таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык.

Чырык, чырык, чырык.

Тук, тук тукран

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

 Шуны көтеп утырам.

Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.

Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.

Кәккүк, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
Галиянең өстенә
Матур күлмәк биреп чык.

Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз,
Җылыткач.

Тыпыр-тыпыр биидер,
Аягы җиргә тимидер,
Очкан коштай талпынып,
Канатларын кагынып,
Һәп, һәп, һәп!

Салкын су, чиста су,
Баламның битләрен ю,
Баламның күзләрен ю.
Күзләре ялкынлансын,
Үзе нык, таза булсын.

Алга таба барабыз:
Тик-так-так!
Тик-так-так!
Гөрләп чаба паровоз:
Юл тап-тап,
Юл тап-тап!
Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!
Пух-пах-пух!
Вагоннар җырлап чаба:
Ах-ах-ух!
Ах-ах-ух!
Свисток яңгырап китә:
Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:
Уу-уу-уу!
Уу-уу-уу!
Бик күп җирләрне үттек:
Чың-чың-чың!
Чың-чың-чың!
Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!
Дың-дың-дың!
Зур паровоз уфылдый:
Пуф-пуф-пуф!
Пуф-пуф-пуф!
Бүген нинди ардым, ди:
Уф-уф-уф!

 Паровоз

    ТЕЛ

   КҮҢЕЛЛЕ

  СӨЙЛӘҮЧЕ

               

БУЯГЫЧЛАР

РӘСЕМНЕ ДӨРЕС ТӨЗЕ

СЮЖЕТЛЫ РӘСЕМ БУЕНЧА ӘҢГӘМӘ

ӨСТӘЛ ТЕАТРЫ

ТЕРЕ РӘСЕМ   АРТИКУЛЯЦИОН

НӘРСӘ АРТЫК?   ГИМНАСТИКА

КЕМ НӘРСӘ ЭШЛИ?

ЭНДӘШЛӘР, ЮАТКЫЧЛАР, ТАКМАКЛАР

ДӨРЕС ҖЫЙ    ШОМАРТКЫЧЛАР

БУ НӘРСӘ?  ШИГЫРЬЛӘР      ТЕЛ  

МНЕМОТАБЛИЦА

“Бегемот”

 Авызны тыныч кына зур итеп ачарга һәм ябарга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатлыйбыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

“Елмаю”

Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

“Фил борыны” (Хобот)

Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шул рәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

“Әрлән баласы”

Балага авызны япкан килеш яңакларны кабартырга тәкъдим ителә. Шул рәвешле 4-5 секунд тотканнан соң һавасын чыгара. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

“Көрәк”

Авызны киң итеп ачарга. Йомшак һәм тыныч телне аскы иренгә куябыз. 3-4 секунд тоткарлагач, телне кире алабыз. Балага хәл җыярга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

“Песи баласы сөт ялый”

Авызны киң итеп ачабыз, песи баласы сөт эчкән кебек телнең киң өлешен 4-5 тапкыр өскә хәрәкәт иттерәбез. Телне эчкә алабыз, авызны ябабыз. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне янәдән кабатлыйбыз.

“Касә”

Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

РӘСЕМНЕ ДӨРЕС ТӨЗЕ

ЭНДӘШЛӘР

ШИГЫРЬЛӘР

ТЕЛ ШОМАРТКЫЧЛАР

АРТИКУЛЯЦИОН ГИМНАСТИКА