Санамышлар, бармак уеннары.
материал по развитию речи (младшая группа)

санамышлар, бармак уеннары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sanamyshlar.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

1 кечкенәләр төркеме.

Җыелганнар кошкайлар,

Безнең нәни дускайлар.

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син, карга, син, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

***

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

– Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!

Атлап түгел, очып чык!

***

 

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

***

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

***

 Әке-пәке-эремчек

Син калып тор, ә бу чык.

***

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу – чык!

***

 

Әлчи, бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык.

***

Ыргада, мыргада

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

***

 

Песи-песи поскан

Ике күзен кыскан,

Кысса, безне тота алмый,

Тотар иде – җитә алмый.

Пес-пес-пес.

***

Бер мәк, ун уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык.

***

 

Мияу, мияу мышлаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

***

Саескандай чайкалып,

Мин йөримен өй саклап.

Каздай булып, кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

***

 

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык.

Игер чык, бире чык,

Син дә торма, йөгереп чык.

***

Ыргадан-мыргадан

Мәче йөри колгадан.

Мәче түгел ата каз,

Ата казның башы таз.

Сыртыңа төшкәнче таш

Тизрәк моннан чыгып кач!

***

 Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе –

Йөз дә кырык сигез сум.

***

Саесканның койрыгы

Саный китсәң – унике,

Сыңар аяк, сыңар чык,

Син калып тор, ә син чык!

***

 

Елгада бар бер басма:

Син анда ялгыш басма.

Әгәр бассаң китереп,

Кырыйга чык сикереп.

***

Гөр-гөр гөлдер бу,

Гөрләр күгәрчендер бу.

Карыйк-карыйк каргалар,

Шыгырдаган арбалар.

Торыйк-торыйк торналар,

***

Уннан уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш,

Ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!

***

 

***

Каенда — карга,

Имәндә— чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син оч!

***

Элеш, мәлеш,

Мичтә бәлеш.

Казанда ит,

Аша да кит.

***

Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык — очып чык!

Мияу, мияу мышлаган,
Мич башында кышлаган.
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде йоклаган.

Кәҗәкәй

Әлеге уенны бала өлкәннәр сөйләмен аңлый башлагач ук уйный башлый. Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып бармаклар йодрыклана, ә баш бармак белән чәнчә бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:

Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,

Минем улым (кызым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа, кәҗәкәй!

Соңгы сүз әйтелгәч, бармаклары бөгелгән “кәҗә” “Сөзәм, сөзәм, сөзәм!” — дип, бала тәненең кайсы да булса бер өлешен жиңелчә генә кытыклый. Бала чыркылдап көлә.

 

Туп

Түгәрәкләндерелгән уч төпләре туп рәвешендә бер-берсе белән тоташа. Бер бала “тубын” икенче баланың кул өстенә куя. Алар кара-каршы басып, “туп” чөеп уйныйлар:

Рөстәм, сиңа туп бирәм,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Песием, песием…

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе: “Песием, песием, песием” дия-дия, аның кул аркасын сыйпый да кинәт; “Прес-с!” дип, җиңелчә генә аның кулына сугып ала. Бу вакытта бала тиз генә кулын тартып алып өлгерергә гиеш. Әгәр кулын алып өлгерсә, ул — җиңүче, өлгермәсә — отылган була. Рольләр алмашына һәм уен дәвам итә.

 

Өй

Куллар өскә караган. Баш бармакларның, берсе янына икенчесе ята, калган бармакларның очлары (бер чәнче бармактан тыш) тоташа. Уң кулның чәнче бармагы өскә күтәрелә.

Бармакларны тоташтырып

Өй төзедек без сырлап,

Морҗасын да куйыйк әле,

Торсын өйне матурлап.

 

Куян

Бармаклар йодрыклана. Имән һәм урта бармаклар өскә күтәрелә.

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә:

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Шигырь юлларын сөйләгәндә, бармаклар селкетелә.

 Минем шарым

Ике кул бер – берсе каршына киләләр: баш бармак баш бармакка, имән бармак имән бармакка һ.б. ,уч төпләре бер – берсенә тияләр. Кулларны иреннәргә тидереп өрәләр  - куллар шар формасы ала. “Шартлагач”, яңадан уч төпләребер – берсенә тияләр.

Һава кертәбез без шарга,

Ул зур булып кабара.

Кинәт шарым шартлады:

Инде каян табарга?

Уңган бармаклар

Бармакларны бөгеп барырга, соңыннан йөдрыкка җыярга,ачарга.

Бу бармак ашый,

Ә монысы эчә,

Бу бармак җырлый,

Монысы ял итә.

Бу рәсемнәр ярата,

Бергә безне уйната.

Бармак, кайда булдың?

Бармакларны күрсәтеп, һәрберсен бөгеп барырга.

Бармак,бармак,

Кайда булдың?

“Бу абый белән

Урманда булдым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Бармак уеннары"

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңл...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Табышмаклы бармак уеннары

Пальчиковые игры-загадки на татарском языке. Учебно-методический материал....

Методические разработки на тему "Бармак уеннары"

Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке...

Авторская программа " Бармак уеннары"

Пальчиковые игры на татарском языке  для детей с3-7 лет....

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...