Әкият "Озынколак"
статья по развитию речи

Миннебаева Гульназ Василевна

                                                                                                                  Озынколак.

Борын-борын заманда, куе кара урманда, кечкенә куян балалары дөньяга килә. Ул заманда куяннарның колаклары кыска булган. Бер куян баласы дөньяга озын колаклы булып туа. Озын колаклы булганга аңа Озынколак дип исем кушалар. Аның озын колакларыннан барысы да көләләр. Ә әни куян аны гел тынычландырып тора. Син мондый озын колакларын белән бүтәннәргә караганда әйбәтерәк ишетәчәксең ди. Менә берзаман куян балалары үсеп өннәреннән чыгып йөри башлыйлар. Озынколак үзенең озын колаклары белән урман тавышын, кошларның, чикерткәләрнең сайраганын тыңлый. Бу көн саен шулай кабатлана. Менә бер көнне  куян балалары гадәттәгечә өннәреннән саф һавада йөрергә, уйнарга, яшел чирәм кимерергә чыгалар. Кинәт Озынколак бик ерактан таныш түгел куркыныч тавышлар ишетеп ала. Бу ау этләренең өргән тавышы була. Ә калган куяннар

бернәрсәдә ишетмиләр – уйныйлар да, уйныйлар. Озынколак бөтенесенә дә безгә качарга кирәк  ди. Тик аны беркем дә тыңламый. Шуңа күрә ул йөгереп кенә әни куянга кереп әйтә.  Әни куян тиз генә балаларын җыйнап өнгә алып кереп яшерә. Аучының этләре  куяннарны тапмыйча үтеп китәләр. Менә шулай Озынколак аркасында барсы да исән кала. Шул вакыттан башлап барлык куяннарның да колаклары озын булып үсә башлаган ди.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ozynkolak.doc22 КБ

Предварительный просмотр: