Ялгыз Сарбай
материал по развитию речи (младшая группа)

Галимуллина Айгуль Шамиловна

Сказка "Ялгыз Сарбай"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sarbay_galimullina.docx17.32 КБ

Предварительный просмотр:

Ялгыз  Сарбай

Матур җылы җәйләр үтеп, сары көз дә килеп җитте. Көннәр әкренләп салкынайта башлады. Көндез кояш нурларының җылысы астында көннең салкынлыгы сизелми, ә кичкә авышкач төн суыгы үзен сиздерә башлый.

Сарбайга да күңелсез, җәйге озын көннәрне сагынып ялгызлыктан моңаеп утыра. Көндез Акбай, Актүш, Дурткүз бергә уйныйлар. Кич белән алар үзләренең гаиләләре янына - өйләренә таралышалар. Ә Сарбай үзенең әнисен, өенең җылысын бөтенләй дә хәтерләми. Көн дә ризык, җылы почмак табып үткәрә.Төннәр бик озак кебек тоела аңа. Гел бер үзең, яныңда сине яратучы, кайгыртучы, туңсаң кочагына алып җылытучы булмау- күңеленең түренә кереп оялый. Үз әниемне тапсам минем дә матур гаиләм,өем булыр иде,- дип хыялланмый калган бер көне,бер сәгате бар микән аның.

 Сарбай йокысыннан нигәдер туңып, вакытыннан алдарак уянды. Әле тышта беленер беленмәс кенә таң атып килә.Күзләрен ачып җибәрсә, бөтен дөнья ап-ак, гүя йомшак юрган каплаганнар. “Кар яуган, кар яуган!”- дип  шатлагыннан сикереп торып йөгергәнен сизми дә кала ул.Үзенең шатлыгын тизрәк бергә уйнаучы дуслары белән уртаклашасы килә.

-Актүш,Актүш! Урамга чык әйдә. Кар яуган,йомшак ап-ак кар яуган! – дип дустын урамга чакыра.Актүш аңа җавап итеп:

-Нәрсәгә шулкадәр кычкырасың, әниеңне таптыңмы әллә?- дип сорау бирә.

- Юк. Кар яуган, беренче кар яуган.

- Юк, соңрак  чыгам мин, әле ашамаган да. Бар бүтәннәргә эндәшә тор.

Сарбай Дүрткүз янына барган. Ишек шакыгач тавыш бирүче булмаган. Бераздан көттереп кенә Дүрткүзнең әнисе эндәшкән:

  • Кем бар анда?
  • Мин бу - Сарбай.
  • Әле Дүрткүз йокысыннан тормады. Иртәрәк бит, таң да атып бетмәгән.
  • Ярар, ачуланмагыз инде мине.Тышта кар яуган ,беренче кар... Шул шатлыгымны дусларым белән уртаклашасым килгән иде.Сау булыгыз.

Сарбай урам буйлап башын аска иеп бара торгач, каршысына килгән кешене дә күрмәгән.

- Кара әле нинди матур эт баласы.Синең хуҗаң юк мәллә? Әйдә минем белән, эт оясы да буш тора.Тамагың тук, торыр урының, яраткан хуҗаларың булыр, – дип күтәреп өенә алып кайтып киткән.Сарбай чыннан да бик бәхетле тормышта яшәгән. Ак карлар аңа ак бәхетләр алып килде.