"Кышкы уеннар"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Габдрахманова Айгуль Габдулбаровна

Конспект для занятия развития речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_kyshky_uennar.docx20.58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә

белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

 “ Олы Әтнә балалар бакчасы”

“Кышкы уеннар”

(сөйләм үстерү шөгыленнән конспект)

Тәрбияче: Габдрахманова А.Г.

2019ел.

Тема : «Кышкы уеннар»

Максат:

1. Балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт,  бер-берсен тыңлый

белү  сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен,  эзлекле итеп сөйли

белү сәләтен үстерү.

3. Балаларның хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту,  рәсемнең

эчтәлеге буенча  сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

Жиһазлау : Чана,чаңгы, кәшәкә, тимераяк, кышкы уеннар рәсеме.

Эшчәнлек барышы.

1.Оештыру моменты.

- Балалар, ничек кәефләрегез? (балалар җавабы)

- Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, нинди матур көн!

- Әйдәгез әле бездә сезнең белән кул тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз. Үзебезнең яхшы кәефебезне бер – беребезгә бүләк итәбез.

2.Әңгәмә .

- Балалар  хәзер нинди ел фасылы?(кыш)

- Ә кышның нинди ае? (декабрь)

- Молодцы!

- Ә сез кышны яратасызма? (әйе)

- Әйдәгез әле “Кыш” сүзен кабатлыйк әле (кабатлау,берничә баладан кабатлату)

- Ә кыш нинди тавышлар чыгара? Әйдәгез бергәләп әйтик әле : шшш, жжж, ууу.

 - Молодцы!

- Сез суыктан куркасызма?

- Ни өчен? ( җылы итеп киенәбез,төрле уеннар уйныйбыз)

- Димәк, сез калын итеп киенәсез, уеннар уйныйсыз!!!

- Балалар карагыз әле, бу рәсемгә ( слайд) мондагы балалар да ниндидер уеннар уйныйлар, карыйк әле...

- Алар суыктан куркаларма? (юк)

- Әйе, бик дөрес, алар суыктан курыкмас өчен уеннар уйныйлар.

- Ә сез нинди кышкы уеннар беләсез? (кар бабай ясау,кар атышлы,тау шуу...)

- Кар бабай ясарга яратасызма?

- Әйдәгез бездә сезнен белән ял итеп, кар бабай ясап алыйк.

3.Физкультминутка.

Без урамда уйнадык, уйнадык.

Без кар бабай ясадык, ясадык.

Кар бабай бездән биек, бик-биек

Кар бабай бездән юан, бик юан.

Ә Кар кызы тәбәнәк, тәбәнәк.

Китә яздым тәгәрәп.

-Афәрин балалар, бик күңелле булды.

-Балалар, мин сезгә хәзер табышмаклар әйтеп китәм. Сез җавапларын әйтерсез (слайдта табышмакка  җавап рәсемнәр чыга,  һәм тотып карау өчен чаңгы, чана, коньки, кәшәкә таякларын күрсәтү, тотып карыйлар)

4.Табышмак әйтү.

1. Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар. (Чаңгы)

2.Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)

3. Зең-зең килә,

Тимер тәкә тиң килә.

Берсен-берсе куа килә,

Тояклары шуа килә. (Тимераяк)

- Менә табышмакларыбызны да чишеп бетердек, карагыз әле кыш көне дә ничек күңелле уеннар уйнап була. Ә сезгә нинди уеннар ошый?

 - Балалар әйдәгез әле сезнең белән кар атышлы уйнап алыйк (уенны аңлату)

5.“Уен”.

- Кар, кар кар ява

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз тундыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышлы уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез!

- Булдырдыгыз. Уен сезгә ошадыма?

- Менә шулай дус – тату уйнаганда гына уеннарыбыз куңелле була!

Уен “Нәрсә артык “

6.Йомгаклау.

- Бүгенге шөгыль сезгә ошадыма? (әйе)

- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?(кышкы уеннар, ...) .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Кышкы бер вакыйга

Балаларда яна елга карата кызыксыну уяту...

презентация "Кышкы уеннар"

материал для занятий по математике...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...